|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2020 Шоу-бизнес
Раяз Фасыйхов татар җырчылары арасындагы көндәшлек турында: "Бездә пычраклык юк. Сәхнә артында бәлешләр ашыйбыз"“Татарстан-Яңа гасыр” каналының «Таяну ноктасы» тапшыруында Милли музыкаль премия тантанасы турында сүз барды. Моннан тыш тапшуруда катнашучы татар эстрадасы артистлары башка бик күп темалар турында да фикер алышты. Шул исәптән җырчылар арасындагы көндәшлек хакында. Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов бу мәсьәләгә үз фикерен белдерде: «Көндәшлек һәр өлкәдә дә бар инде ул. Әмма башка эстрада вәкилләреннән аермалы буларак, бездә пычраклык юк. Без күрешкәндә кочаклашып, бик җылы аралашабыз. Хәтта сәхнә артында бергәләп бәлешләр ашыйбыз. Безнең өчен көндәшлек нормаль әйбер. Әгәр дә коллегаң матур гына бер җыр эшләп, синең күңелеңә үткән икән, бу сиңа тагын да эзләнергә, үсәргә стимул булып тора», диде Раяз Фасыйхов.
--- |
Иң күп укылган
|