поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
11.12.2020 Авыл

Күченеп китәргә мәҗбүр булган авыл халкы: «Бик авыр…»

Тукай районында тулы бер авыл юкка чыга. Мартыш авылында яшәүчеләрне башка җиргә күчеп китәргә сораганнар. Сәбәбе – авылның Түбән Кама сәнәгать узелының санитар-саклау зонасына эләгүе.

Мартыш Иштерәк авыл җирлегенә керә. Җирлек башлыгы Гөлнара Гарифуллина “ВТ” хәбәрчесенә әйтүенчә, барлыгы 11 йорт һәм ике төзелеп бетмәгән бина күчереләчәк. Бүген авыл халкы башка урыннарга күченү белән мәшгуль. Йортлар һәм җирләр Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына тапшырылган.
 
– Дәүләт Торак фонды 2012 елда халык белән килешү төзегән булган. 2014 елның декабрендә 91 йорт сүтелгән иде инде. Быелга кадәр авылда 13 хуҗалык кала килде, – диде Гөлнара ханым.
 
Мартыш авылында 103 хуҗалык булган. 2014 елда биредә теркәлүчеләр 55 кеше булган. Күпчелек халык – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
 
– Авыл зур түгел иде. Мәктәпләр, кибетләр юк иде. Дөрес, кайчандыр гөрләп торган авыл иде, әлбәттә. Монда теркәлүче кешеләргә Чаллы, Түбән Камадан фатирлардан бирделәр. Ә милек хуҗаларына компенсация түләнде. Ул акчалар кешеләрнең счетларына күчерелде инде, – диде Гөлнара Гарифуллина.
 
Тик җирлек башлыгы әлеге сумманы әйтергә теләмәде. Аның сүзләренә караганда, мөмкинлеге булганнар йортларын сүтеп алып китә, кемдер сатып җибәрә. Калганнарыныкы җир белән тигезләнәчәк…
 
– Иштерәк авылына төшүчеләр дә бар. Аулаш дигән керәшен авылына барып урнашучылар да булды. Аңа кадәр авылны калдырып чыгып китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең кайсысы йортларының бураларын сүтеп алып китте. Калган каралты-кураларын чокыр казып, шунда күмеп куйдылар, – диде җирлек башлыгы.
 
Гомер буе яшәгән авылыннан, йорт җирләреннән кубарылып чыгып киткән халык күз алдына килде. Берсенә дә җиңел булмагандыр.
 
– Әйе, бик авыр булды… Авылның газы кергән, суы узган иде. Хәзер анда берни дә калмады, – ди Гөлнара ханым. – 2 декабрьдә суд карары нигезендә соңгы кешеләрне чыгарып, ишекләрне бикләдек. Әйберләрен ташырга гына рөхсәт бирелгән. Бүгенгә кадәр каршы килүчеләр дә бар… Тик эш алардан гына тормый инде…
Фото: chelny-biz.ru
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.12.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»