|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2020 Мәдәният
Милли музейның "Төрле телләрдәге музей" проектына волонтерлар ярдәмгә килде (ФОТО)Татарстан Милли музее һәм Казан Федераль Университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты "Төрле телләрдәге музей" яңа уртак проектны башлап җибәрде. Максаты - чит ил кешеләре өчен музей коллекцияләренең мөмкинлеген арттыру, чит телләрне өйрәнүче студентларның белем сыйфатын күтәрү, мәдәният өлкәсендә волонтерлар хәрәкәте үсешенә ярдәм итү. 21 декабрьдә Татарстан Республикасының Милли музеенда һәм аның филиалларында, "Лингвистика" юнәлешендә белем алган Казан Федераль Университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 4 нче курс студентлары практика узачак. Практикада катнашучылар өчен сораштыру һәм тематик экскурсияләр Татарстан Республикасының Милли музее (театрлаштыру элементлары белән) һәм аның филиаллары тирәсендә үткәреләчәк. Алга таба булачак лингвистларның бурычы - Татарстан Республикасы Милли музее һәм филиаллары экспозициясендә аудио кулланмалар текстларының чит телләренә тәрҗемә итү. Практикада катнашучылар тәрҗемәче буларак чит ил кунаклары өчен музей экскурсияләрендә катнашачак. Мондый студентлар практикасы - иҗади үсеш һәм киләчәк белгечләрне профессиональ әзерләү өчен менә дигән мөмкинлек. Моннан тыш, практик күнегүләр барышында музей өлкәсендә кулланыла торган кызыклы һәм оригиналь идеялар еш ачыла.
--- |
Иң күп укылган
|