|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2020 Фаҗига
Татарстанда 3 кеше янып үлгән янгыннан чыгып котылган яшүсмер исерек булган диләрТатарстанның Алексеевск районында янган шәхси йортта ике хатын-кыз һәм ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 101нче янгын сагы номерына төнге беренче яртында шалтырату килгән - шаһитлар Горький урамындагы шәхси йорт януын хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләр дүрт минуттан соң килеп җиткән. Бу вакытка йорт тулысынча ут белән капланган була. 1.12 сәгатьтә янгын сүндерелгән.
Газ-төтен саклау хезмәте янган бүлмәләрне тикшергәндә, өч кешенең мәетен таба. Аларның икесе тәрәзә янында булган. Алар янган бинадан чыгып китәргә өлгермәгән.
16 яшьлек яшүсмер янгыннан котыла алган. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, ул исерек булган.
32 һәм 73 яшьлек хатын-кызлар һәм 33 яшьлек ир-ат һәлак булган.
--- |
Иң күп укылган
|