поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
08.12.2020 Криминал

"Калганын хәтерләмим. Хастаханәдә уяндым": оныгын коткарам дип, гомер буе җыйган акчасыннан колак каккан

Ике елдан артык телефонга тынгы юк. Берәү Санкт-Петербургтан шалтыратып, Арчада ачылачак массаж кабинетына чакыра. Арча шәһәрен белмим шул, дип котылдым. Икенчесе кредит алырга чакыра. Ышаныр идем дә, исемемне дөрес әйтмиләр. Шундый шалтыратучыларга ышанып, бик күпләрнең акчасыз калганы, яки киресенчә, алмаган килеш кредитлы булганы бар. Алдакчылар кармагына ничек эләкмәскә соң?

– Мине алдарлар дип уйлап караганым да булмады.  Бөтен әйбергә сак карый идем, – дип сөйли Әлмәттән Айназ Габидуллина. – 900 номерыннан шалтыратып, Саклык банкыннан дигәч, ышандым. Җитмәсә, шалтыратучы бөтен мәгълүматны белеп тора. Ничә картам, күпме акчам барлыгына кадәр әйтеп бирделәр. Шалтыратуның сәбәбе – минем исемгә кредит рәсмиләштермәкчеләр икән. Шуңа да миңа тизрәк бу хәлне туктатыр өчен карта номерларын әйтергә кушалар. Югалып калуымны күргән ирем кулымнан телефонны тартып алды. Гомердә дә алдап булмый торган кеше бит ул. Сөйләшкәч, ул да ышанды. Техник хезмәткәргә бирәбез дигән булып та, трубканы икенче кеше алды.  Шуннан соң күңелдә шик бөтенләй калмады. Теге якта нәрсә кушалар, шуны эшләп бардым. Сөйләшеп трубканы куйгач кына, алданганымны аңладым. Тик соң иде инде. Картадагы акчадан җилләр искән!
 
Казанның Имәнлек урамында яшәүче 72 яшьлек Фәүзия  Сафиуллина исә, оныгын коткарам дип, гомер буе җыйган акчасыннан колак каккан.
 
–  Шалтыратып,  Марат машина белән бәрелде, диделәр. Башым әйләнеп китте, кан басымым күтәрелде. Үзе исән дигәч, эчемә җылы керде. Шалтыратучылар тиз арада бер картага акча күчерүемне сорады. Янәсе, бәрелгән машинаны төзәттерер өчен акча кирәк. 350 мең сумымны күчердем. Аннары кызымның хәлен белмәкче булдым. Баласы хакында ишеткәнме икән, дим.  «Безнең Марат авариягә эләккән икән», – диюемә, кызым: «Ни сөйлисең, каршымда чәй эчеп утыра», – дип җавап бирде. Калганын хәтерләмим. Хастаханәдә уяндым… – дип сөйли Фәүзия апа.
 
Алданучыларның яше юк. Нинди һөнәр иясе булуыңа да карап тормыйлар. Бөтен нәрсә телефонның теге очындагы оста сөйләүче мошенниктан тора. Казанның бер клиникасында хисапчы булып эшләүче Анастасия Рейтмен да эләгә алар тозагына.
 
– «Альфа банк»тан  процентсыз куллану мөмкинлеге бирә торган картам бар иде. Бик кирәктә генә тотам аны. Тиешле вакыт аралыгында акчасын кире кайтарып бирәсең дә, бернинди артык түләү юк.  Алданасы көнне миңа Мәскәү номерыннан шалтыраттылар. Ир-ат үзен банк хезмәткәре дип таныштырды. «Сезнең исемгә кредит алмакчы булалар, шуны кисәтер өчен шалтыраттык», – ди. Бөтен шәхси мәгълүматларымны атадылар. «Сезгә хәзер телефоныгызга бер программа  йөкләргә кирәк», – диделәр. Мин, аларны берсүзсез тыңлап, теге программаны урнаштыра башладым. Шул арада банктагы шәхси биткә кереп карыйм. Анда бер тиен акчам калмаган. «Нәрсә соң бу?» – дим. Ә ул исә: «Программаны яңартабыз, соңрак барлык акчаларыгыз күренәчәк», – диде. Миң алданганны аңлап алганда, өстемә 292 мең сумлык кредит эленгән иде инде, – ди Анастасия.  Банкка шалтырату ярдәм итми. Берни белмибез, дип кенә җавап бирәләр. – Әлеге эшкә катышлары булмаса да, минем бөтен шәхси мәгълүматны таратканнар бит. Банк хезмәткәрләреннән  бу картаны ябуларын сорадым. Алай эшли алмыйлар икән. Берничек тә ярдәм итмәделәр. Хәзер полициягә дә, прокуратурага да гариза яздым. Белмим, нәрсә булып бетәр…
 
Банк картасы тотучылар арасында алданучылар артып тора. Илдә яшәүче һәр дүртенче кешегә мошенниклар шалтырата икән. Белгечләр чит номерларны алмаска, алган очракта да бер нинди мәгълүмат бирмәскә, банк картасының арткы ягындагы саннарын әйтмәскә куша. Татарча сөйләшергә киңәш итәләр. Бер нәрсәне истә тоту мөһим: банк хезмәткәрләре беркайчан да,  карта хакында сорашып, кешеләргә шалтыратмый.
 
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, банк карталары аша акча урлау быел ике тапкыр артып, 9 мең очрак теркәлгән. Мошенникларның 40 проценты банк хезмәткәре булып шалтырата.  Алдакчылар дөньяның теләсә кайсы почмагыннан алдап ята. Татарстанда иң зур күләмдә акчаны мошенникларга Тукай районы фермеры күчергән. Ул Италиядәге бер исәп-хисап счетына 130 мең евро акча җибәргән.
 
Мошениклар куллана торган 9 хәйлә
 
Сезнең картагыз эшләми.
Ялгыш акча күчердем.
Сез бүләк оттыгыз.
Социаль түләүләр бирәбез.
Якын кешегез бәлагә очрады.
Интернет аша товар сатканда: акча күчерәм, карта номерын әйтегез.
Башкалар алмасын өчен, бүген акчасын салыгыз, иртәгә товар киләчәк.
Сезнең күп кенә серләрегезне беләбез.
Техник хезмәт күрсәтәбез, тест уздырабыз.
Алдакчыларны ничек танырга?
 
– Аларның сөйләме дөрес булмый.
 
– Диалектлар кулланалар.
 
– Үзләрен агрессив, сабырсыз тоталар.
 
 Аларны ничек итеп кыен хәлгә куясы?
 
– Озак итеп, берни аңламаган булып сөйләшегез.
 
– Карта номерларын сорап алыгыз.
 
– Сөйләшкәндә су эчеп килегез, озакка тоткарлагыз.
 
Әгәр чынлап та, банк хезмәткәре шалтыратса, ул төгәл, сүзләрне дөрес әйтеп сөйләшә. Кешене беркайчан да ашыктырмый. Көтеп тора да белә.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.12.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»