|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2020 Фаҗига
Бер ай эчендә әти белән улы әлегә ачыкланмаган авырудан үләУзган ялларда, Башкортстаның Миякә районының Сатый авылында, 79 яшьлек Ринат А. ны җирлиләр. Олы кеше, коронавирус инфекциясе аркасында үлгән. Бу турыда мәрхүмнең туганнары белдерә. Пенсионерның гомере Стәрлетамак хастаханәсендә өзелгән. Табиблар аның гомере өчен бик озак көрәшкән. Соңгы елларда тормыш абзыйны каты сынаган. 2019 елда яман шеш авыруы белән көрәшкән хатыны вафат булган. Ноябрь башында, аның 45 яшьлек улы Уфада үлгән.
“Алар аны, улы кебек махсус машинада кайтардылар. Кече улы абыйсын һәм әтисен җирләүгә кайта алмады, чөнки ул үзе дә коронавирус белән көрәшә", - ди вафат булган абзыйның дусты.
Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләп үткәнчә, алар Ринатның коронавирус инфекциясеннән үлүен кире кага да, раслый да алмыйлар. Матбугат секретаре София Алешина әйтүенчә, биометрик анализ ясарга кирәк. Бер айдан соң гаилә үлем сәбәбе турында соңгы нәтиҗә алачак.
Чыганак: gorobzor.ru
Фото: gorobzor.ru
Рәдиф ФАТКУЛЛИН |
Иң күп укылган
|