|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2020 Фаҗига
Гаиләләре белән янып үлгәннәрБашкортстанда Бишбүләк районының Кече Мәнәвез авылында бүген төнлә коточкыч фаҗига булган. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Шоссейная урамындагы ике фатирлы йортта янгын чыккан. “Янгынны тиз арада сүндерүгә карамастан, ахырда фатирда 4 кеше мәете табылган: 1993 елгы ир белән хатын, 2013 һәм 2016 елгы балалар”, – дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Гаиләнең нинди дә булса исәптә тору-тормавы хакында мәгълүмат юк.
Әлеге вакытта янгын сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: gtrk.tv
Фото: БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|