поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.12.2020 Фаҗига

«Бөтен авыл халкы елый...»

Спас районы Танкеевка авылында җиде яшьлек малайның мунчада ис тидереп үлгәнлеге турындагы хәбәрне укыгач, тәннәр чымырдап китте, тамакка төер утырды.

Кул арасына кереп, әле яңа гына яши башлаган, быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән газиз баласын югалткан, аны салкын җир куенына иңдергән әнигә нинди көч кирәк, ходаем. Бала хәсрәтеннән дә ачырак нәрсә бармы икән ул бу дөньяда. 
 
Спас районы Полянка авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлнара Шевченко сүзләренә караганда, сабый әнисе, 10 яшьлек апасы һәм яшь ярымлык сеңлесе белән дәү әтисе һәм дәү әниләре йортында яшәгәннәр. Әтиләреннән ел ярым элек аерылганнар.
- Бик тырыш гаилә, яхшы яктан гына телгә алырга була, - дип сөйләде безгә Гөлнара. - Малайның әнисе әлегә кече баласы белән декрет ялында. 
Агачтан корылган мунча утын белән ягылган, малайны мунчага җибәргәнче, олылар кереп чыккан, истән агуланган дип әйтергә урын да юк, югыйсә, чөнки алай дисәң моңарчы кергәннәр агуланыр иде, ди Гөлнара. 
 
Әйткәнемчә, баштан мунчага олылар кергән, шуннан соң гына малай берүзе юынырга киткән. Унбиш минутлар үткәннән соң аның апасы озак тора бу дип карарга бирегә килгән.
- Идәндә хушсыз яткан энесен күреп, шок хәлендә калган кыз тизрәк әнисен алып килгән, алар баланы өйгә алып кергәннәр, фельдшер килеп җиткән. Ул кирәкле барлык реанимацион чаралар ярдәмендә баланы аңга китерергә тырышса да, ни кызганыч, юкка булып чыга, - ди Гөлнара күз яшьләрен тыя алмыйча. - Олы кайгы, әнисе үзен битәрли, ник баламны үзен генә җибәрдем, нигә шулай булды икән дип. Нишлисең бит, күрәчәктер, егылыр кеше алдан белгән булсам, юрган җәеп куяр идем дигән бит. Бөтен авыл халкы кара кайгыда, шундый ачык күңелле малайның яши дә башламыйча гүр куенына салынуы олы фаҗига. Укытучысы да малайның саф күңелле, ихлас, тыңлаучан икәнлеге турында сөйләде, сабый белән бергә укыган сыйныфташлары бик кайгыра. 
Нарасыйның үлем сәбәбен ачыклау максатында моргка алып барганнар, аның нәтиҗәсе тиздән билгеле булачак.
 
Фото: http://pixabay.com
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.12.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»