поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.12.2020 Милләт

Китап, кофе һәм үзенчәлекле мохит... Татарстан китап нәшрияты «Әдәби кафе» ачты (ФОТО)

Бүген “Татмедиа” бинасының (Декабристлар ур., 2) беренче катында Татарстан китап нәшриятының «Әдәби кафе» исемле яңа кибете ачылды. “Әдәби кафе” кунакларына уңайлы атмосфера, төрле зәвыкка җавап бирерлек китаплар, басма матбугат һәм тәмле кофе эчеп ләзәтләнү мөмкинлеге тәкъдим ителде.

Кибеттә 700ләп исемдәге төрле жанрдагы китаплар сатыла. Алар арасында матур әдәбият, тарихи, фәнни-популяр әдәбият, татар әдәбияты классиклары белән беррәттән, яшь авторларыбыз әсәрләре, белешмәләр, фәнни әдәбият, альбомнар, затлы басмалар, юлкүрсәткечләр, һәм, әлбәттә, төрледән-төрле балалар китаплары бар.

Татарстан китап нәшриятының үз китапларыннан тыш, башка нәшриятлар продукциясе дә тәкъдим ителә. “Әдәби кафе”да АСТ/Эксмо, “Белый город” нәшрият йортлары, “Мещеряков” нәшрият йорты, “Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшрияты”, Чувашия китап нәшрияты, “Заман”, “Титул”, “Логос”, шәхси эшмәкәр Сергей Бузукин нәшриятлары, “Ак бүре”, “Ихлас”, “Уен”, “Юлбасма”, “Интерграфика”, “Городская панорама/Мастер-Граф” нәшриятлары, “Тәгълимат” татар мәгариф үзәге, “Школа” редакция-нәшрият үзәге ктапларын да сатып алырга мөмкин.

Шулай ук биредә яңа табадан төшкән республика басмаларын да табып була. “Сөембикә”, “Казан утлары”, “Идел”, “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Татарстан”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Безнең мирас”, “Сәхнә”, “Чаян”, “Ялкын” журналлары кибет киштәләрендә даими урын алачак.

“Әдәби кафе”да һәркем үзенә ошаган китап белән таныша алачак, хуш исле каһвә эчә-эчә яңа чыкккан басмаларны да укыячак. Шулай ук биредә яраткан язучылар белән автограф-сессияләр, яңа китап презентацияләре, тематик остаханәләр булыр дип көтелә.

Бу Татарстан китап нәшриятының дүртенче сәүдә ноктасы. Казанның Бауман урамы, 19; Бауман урамы, 51 адреслары буенча ике кибете, Аргопромпаркта сәүдә ноктасы бар. Соңгы биш елда нәшриятның контрагентлар саны ике тапкырга артты. Хәзер Татарстан һәм Россиянең төрле почмагында 800 дән артык китап сатучылары бар. Татарстан китап нәшриятының китаплары Казан аэропортында, республикабызның һәм аннан читтәге төрле шәһәрләрдәге шәхси эшмәкәрләр кибетләрендә, “Китап” нәшриятының (Уфа) фирма кибетендә, шулай ук Казан, Түбән Кама, Урыссу, Бөгелмә, Зәй, Әлмәт , Алабуга, Чистай, Яшел Үзәндә “Любимый книжный”, “Читай город”, “Дом книги. Книга +” кибетләр челтәрләрендә сатыла.

Өстәвенә, татар китапларына “Озон”, Литрес, “Лабиринт”, “Библио-глобус”, “My-shop.ru”, “Books.ru”, “WildBerries” сайтларында, “Читай-город”, “Буквоед” интернет-кибетләрендә, нәшриятның tatkniga.ru рәсми сайтында заказ бирергә мөмкин. Шулай ук нәшриятның социаль челтәрләрдәге (Одноклассники, Вконтакте, Инстаграм, Фейсбук) рәсми аккаунтларында да күңелегезгә хуш килгән китапны сайларга ярдәм итәрләр.

Гомумән, соңгы биш елда китап тарату географиясе киңәю нәтиҗәсендә, Татарстан китап нәшрияты китапларын укучылар саны артты. Узган 2019 елда гына да 300 мең данәдән артык китап сатылган.



▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»