поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.09.2010 Авыл

ХӘЗЕР ДӘ СОҢ ТҮГЕЛДЕР ӘЛЕ...

Камышлыга баргач, миңа район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Минәхсән Әхмәтвәли улы Сәгыйров белән әңгәмә корырга насыйп булды. Искиткеч уңган, булдыклы, үз эшен белеп һәм яратып эшләүче бу җитәкче белән әле аның Балыклы авылында колхоз рәисе булып хезмәт иткән чагында очрашкан идем. «Озакламый лаеклы ялга китәм», – дигән иде ул миңа шул сөйләшүдә. Менә пенсиягә дә китмәгән икән бит, әле җаваплырак эшкә дә алынган. Шунда «Колхозыгыз таркалмагандыр бит?» – дип соравымны үзем дә сизми калганмын.

– Юк, ә нигә аны таркатырга?! Яшәргә тиеш ул! Ә менә таралганнарын яңадан торгызасы иде, – дип җавап бирде ул.

 

Ни өчен язам соң мин боларны?!Чөнки Камышлы районындагы татар авылларындагы таркалган колхозлар арасында шушы заманда әлеге күмәк хуҗалыкның элеккегечә колхоз буларак яшәп килүе, искитәрлек хәл, минемчә. Күрәсең, Минәхсән абый кебек җитәкчеләр күбрәк кирәк булган безгә. Әнә ул ут йөрәкле, уңган, үзе дә тырышып эшләүче, башкаларны да эшләтә белүче шәхес туплаган белемен, эш тәҗрибәсен яшь буынга өйрәтеп калдыру өчен, бу яңа вазифага керешкәндер дә, мөгаен.

 

– Авыл халкы бу көннәрдә тормыш авырлыгыннан артык зарланмыймы соң, Минәхсән абый?

 

– Шөкер, авыл кешесе беркайчан да зарланырга яратмады. Дөрес, моңа аның вакыты да юк.Чөнки ул авыл хуҗалыгы басуларында икмәк үстерергә, шәхси хуҗалыгында терлек асрап, сөт саварга, шәһәр халкын ит-май, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итәргә дә өлгерә. Ә эшсезләргә килгәндә, алар совет системасында да булып, берни эшләмичә аракы эчеп йөри торганнар иде. Хәзер дә андыйлар бар, тик алар артык күп түгел.

 

Без ничек тә авыл кешесен һәр җирдә эш белән тәэмин итәргә тырышабыз. Ә эшләгән кешегә, бездә эш җитәрлек.

 

– Быел бик тә коры ел булды бит. Әйтегез әле, тора-бара икмәккә бәяләр күтәрелер, дип уйлыйсызмы?

 

– Әлбәттә, былтыргыга караганда быел бәяләр югарырак булырга тиеш. Бүген үк инде өченче класслы бодайның бер тоннасын бездән дүрт мең биш йөз, биш мең сумнан сатып алырга теләүчеләр бар. Ипи – яшәү чыганагы, диләр бит. Шуңа да бер үк вакытта ул бик кыйммәт тә булырга тиеш түгел. Моны булдырмас өчен югары дәүләт җитәкчеләре дә, җирле хакимиятләр дә, кирәкле чаралар күрер, дип ышанасы килә.

 

– Быел районда уҗым бодае уңышы ничек булды?

 

– Әйе, аны үз вакытында яхшы итеп эшкәртелгән туфракка чәчкән урыннарда гектарыннан унбиш–унҗидешәр центнерга кадәр уңыш җыеп алдылар. Кемнәр начаррак эшләде, аларның уңышы да түбәнрәк. Ә менә арышка килгәндә, аның уңышы быел бик күп булмады, көзге бодай корылыкка чыдамрак, күрәсең. Алга таба да мондый һава шартлары торса, җирдә дым булмаса, белмим, көзге чәчүне үткәреп булырмы? Әлегә бу билгесез.

 

Быел уҗым бодаен чәчү срогы арткарак күчереләчәк. Алдагы елларда без бу эшне беренче сентябрьдә төгәлләсәк, хәзер аны егерме бишенче сентябрьгә кадәр чәчәргә туры килер дип уйлыйм. Ә менә быел сабан бөртеклеләре кырларда кашык буе гына үсте. Аларны терлек азыгына җыеп алдык. Бүгенге көндә бөтен өметебез шул көзге чәчүдә.

 

– Техника җитәрлекме соң?

 

– Алар бар барын, тик искерделәр генә. Яңаларын сатып алырга акча җитми.

 

– Корылык сәбәпле хөкүмәт бераз ярдәм итмәдеме?

 

– Юк, әлегә күренми. Бүгенге көндә шунысы әйбәт: федераль һәм өлкә хөкүмәтләре авыл хуҗалыгына аз процентлы кредитлар бирә.Әгәр дә хөкүмәт тарафыннан бернинди ярдәм күрсәтелмәгән булса, мондый шартларда авыл хуҗалыгы производствосына күптән нокта куярга туры килер иде.

 

– Терлек азыгын җитәрлек итеп хәзерли алдыгызмы соң?

 

– Кышкылыкка базларга җитәрлек сенаж салынды, бүгенге көндә печән әзерләү эше бара.Быелгы елда терлек өчен төп азык - салам белән фураж булыр, дип уйлыйбыз. Мал исәбен киметү турында сүз дә юк, чөнки бер югалтканны кире кайтаруы җиңел түгел.

 

Бер литр сөтнең сатып алу бәясе ун сум илле тиенгә кадәр күтәрелде. Без шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне саклап калу максатыннан аларны да азык белән тәэмин итәргә тырышабыз.Урып-җыю эшләре тәмамлангач, көзге ярминкәләр үткәреп, халыкка очсызрак бәягә икмәк, фураж сатарга уйлыйбыз.

 

– Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә хезмәт хакы даими түләнәме?

 

– Аларга хезмәт хакы исәбеннән печән, фураж, икмәк бирелә, акчалата да түлибез.

 

– Карабодай, кукуруза культураларының, көнбагышның үсеше әйбәтме?

 

– Яңгырлар булмау сәбәпле, карабодай кырларыбыз юкка чыкты. Быел кукурузаны чәчмәдек тә. Ә көнбагыш исә матур гына үсеп килә.Терлек азыгын җитәрлек кадәр әзерләгәч, аны көзен урып, уңыш җыеп алыр өчен калдырдык.

 

–  Районда алдынгы комбайнчыларыгыз бармы?

 

–  Бар, ләкин күп түгел. Хәзерге механизаторлар ялга чыккач аларны алмаштырырдай яшь механизаторларның булмавы бик зур проблема булачак. Бу турыда уйлый башларга вакыт җиткәндер. Форсаттан файдаланып, шуны әйтеп үтәсем килә: Федераль үзәктән “Корылыклы елда зыян күрүчеләргә ярдәм” дип исемләнгән проект нигезендә өлкә хөкүмәтенә кредит бирелде. Без дә юкка чыккан чыгымнарыбыз компенсацияләнер дип өмет итәбез.

 

Тиешле ярдәм күрсәтелсә, яхшы инде ул, ә шулай да барысы да үз кулыбызда, дип әйтер идем. Авыл кешесе чыдам, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга әзер бит ул.

 

Камышлы муниципаль район администрациясендә авыл хуҗалыгы тармагын җитәкләүче Минәхсән Әхмәтвәли улы Сәгыйровның шушы сүзләрен ишеткәч, киләчәккә ниндидер өмет хисе уянды кебек. Ә кешене җирдә өмет яшәтә бит. Әгәр тормышыбызны дөрес итеп корсак, җиребезгә хуҗа була белсәк, барысын да җайга салырга әле дә соң түгелдер.

 

Камышлы районы, Камышлы авылы.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»