|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2020 Шоу-бизнес
Ленар белән Илнар Сәйфиевләр бүген ничек яши?Җырчы Ленар Сәйфиев соңгы вакытта сәхнәдә күренми. Эшмәкәрлеккә тотынгач, эстрададан тәмам читләште. “Абыйлы--энеле Сәйфиевлар югалды. Кайда алар? Ни белән мәшгуль?” — дип тамашачылар арасында да кызыксынучылар шактый. — Әти арабыздан киткәндә, II сыйныфта укый идем. Абыем — балачактан әти урынына калган кеше! Әни белән миңа ул һәрвакыт зур терәк булды һәм шулай дәвам итә дә. Һәрчак аның киңәшләренә таянам, — дип сүз башлады Ленар. — Зур сәхнәгә чыгарга да нәкъ менә абый этәргеч бирде. 2006 елда радиодан “Йолдызлар фабрикасы” турында ишеттем. Кастингта катнашып карарга булдым. Абыйның репертуарыннан “Кайтып киләм сине озатып” җырын башкардым. Шул ук елны икәү бер-гә “Татар җыры”нда “Талбишек”не җырладык. Шулай артист тормышы, гастрольләр башланды. Соңрак, үз эшемә керешкәч, чыгыш ясаулар бермә-бер кимеде. — Эшмәкәрлектә күптәнме, Ленар? Эшең нәрсә белән бәйле? — Берничә ел элек тотындым. Электр белән тәэмин итү, монтажлау эшләре белән шөгыльләнәбез.
— Илнар да хәзер сәхнәдә бик күренми...
— Аның да үз эше бар. Гаиләсе ишле, Аллага шөкер. Әмма абый да иҗатны ташламый. Чакырып торалар, чыгыш ясый.
— Еш күрешәсезме?
— Әйе. Барыбыз да Казанда яшибез. Аның ике кызы, бер улы бар. Энекәш, сеңелкәшләрем булу — зур сөенеч. Кунакка киләләр. Аеруча әни оныкларын көтеп ала.
— Миләүшә апа Казанда аерым яшиме?
— Әни 2006 елдан бирле Казанда. Ул минем янда, бергә торабыз. Сәламәтлеге, кәефе яхшы. Августта бераз авырып алдык. Шушы вирус инде. Хастаханәдә дә ятарга туры килде. Шөкер, узып китте. Авырган кешеләргә сабырлык телим!
— Шәхси тормышта үзгәрешләр юкмы?
— Юк шул әле... Бу хакта уйланам. Ни дисәң дә, 34 яшь тулды. Гаилә корырга кирәк. Әни дә, гомумән, барысы да өйләнүемне көтә. Әнинең минем балаларны да күрәсе, сөясе килә. Аллаһы Тәгалә насыйп ярны очратыр дип өметләнәм.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|