поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.12.2020 Язмыш

Кое да каргый икән...

Гөлниса төш күреп, уянып китте. Төше дә нинди диген? Имеш, ул кояш исе сеңгән чәчләрен җилдә тузгытып, салават күперенең мең төрле балкышы чагылган күлдәвекләргә яланаяк баса-баса, балачагына йөгерә. Ак ялларын тузгытып чапкан гомер аргамагында шул аклык эчендә адашып калган балачагына ашыга, елый-елый кулларын суза...

Ә анда ап-ак яулык япкан, ак күлмәк кигән, йөзеннән җанны иркәли торган нурлар сирпеп әнисе карап тора. Ә күзләрендә ниндидер хәвеф шәйләнә түгелме? Гөл­ниса мөлдерәп ташыган күңелен, яшь тулган күз­ләрен әни­сенә төби. Әнисе тагы бер сынап карый да аңа нидер әйтә, нәрсә­дән­дер кисәтер­гә тели. Ә Гөл­ниса әнисенең сүзләрен ишетми, аклык эчендә адашып калган балачагына йө­герә...
 
Кинәт каршыда зур упкын пәйда була. Ә упкын кырыенда Гадел басып тора иде... Нәкъ шушы урында Гөл­ниса куркып уянып китте. Йокыдан уянгач та, шактый уйланып ятты әле ул. Моннан 20 ел элек мәңгелек йортына күчкән, һәрчак якты йөзле, үпкә-ачусыз, гади һәм риясыз, биш вакыт намазын бер генә көн дә укымыйча калдырмаган, Коръән­­дә язылганча, иң элек балаларына байлык түгел, миһербанлылык те­ләгән әнисен сагынып, искә төшереп ятты ул. Ә аннары әнисенең хәвефле күз карашын күңеленнән кичереп, борчылып, уйлап куйды: “Нәрсә әйтергә теләде соң әнисе?“ Уйларыннан арынырга теләп, ишегалдына чыкты ул. Ире Гадел ком-таш ташый иде. – Гөлниса, өйгә инде су кергән, нигә кирәк инде бу ишегалдындагы кое?
 
Бурасы иске, җире дә убыла, йә мал-туар төшеп китәр, күмәм мин бу коены. Гөлниса ни дияргә дә белмәде. “Бер уйлаганда, Гадел дөрес әйтә бит. Ишегалды киң, матур булып калыр. Чәчәкләр дә утыртырмын”, – дип уйлады ул. Ә йөрәге нигәдер каршы килеп: “Ничә еллар шушы коеның тәмле суын эчтек. Бу бит әти-әниең истәлеге, күмдермә коены!” – ди иде. Яшьләр өйләнешкәч, авылга Гөлнисалар ниге­зенә кайтып яши башладылар. Гөлнисаның әти-әнисе күптән бакый дөньяга күчкән, 2 апасы шәһәрдә үз тормышларын корып яши, нигез буш тора иде. Гадел шәһәр малае булса да, авыл тормышын, аның табигатен үз итә. Гөлниса да шәһәргә һич кенә дә ияләшә алмады һәм менә алар туганнары белән киңәшләштеләр дә авылга кайтырга булдылар. Апалары сөенделәр генә: “Нигез бетми, нигез яши. Әти-әниләрнең дә рухы шат булыр”. Менә шулай, өйләрен яңартып, матур гына яши башладылар алар. Яшь­ләр­нең тырышып, дус, матур яшәүләрен күреп, күрше карчыгы Хәбибә бик сөен­де.
 
Тормышларына сокланып та, көнләшеп тә караучылар булды авылда. Дөнья кызык бит ул. Син аны куган буласың, ә ул сине куалый. Тик бу куалашудан туктап, вакыт-вакыт тын алырга да кирәк икән. Кирәк икән лә. Әнә Гадел коены уратып алган черек такталарны куптарып, көрәк белән кое эченә ком-таш ата башлады. Алны-ялны белми, эш­ләде дә эшләде ул. Инде коены күмеп бетердем генә дигәндә, ялгыш абынып егылып, аягын авырттырды. Шулвакыт капкада Хә­бибә әби күренде. Кое­ның юкка чыгуын күргән күрше карчыгының кулыннан банкасы төшеп китеп, челпә­рәмә килде. “И улым, улым! Нишләдең син? Коены күмәргә ярамый бит! Нигә киңәшләшмәдең, и балам”, – дип сыкранды ул. Шул төнне табигатькә әллә нәрсә булды: төне буе җир өстен ялмап яшен яшьнәде, күк күкрәде, чиләкләп койгандай яңгыр яуды. Хәтта елга ярларыннан ташып чыгып, су күтәрелде. Язгы ташумыни?!
 
Әйтерсең лә, Җир-Ана үз баласы – коены югалтуын шулай авыр кичереп, зар елый иде... Гөлниса белән Гаделнең яраткан этләре кое янында уралып, төне буе еламсырап улады. Ә күрше карчыгы, йоклый алмыйча, хәвеф киләсен йөрәге белән сизенеп, төне буе белгән догаларын укып чыкты. Иртәгесен Гадел эшен бетерергә дип, аксап-тук­сап, ишегалдына чыкты. Тик үзендә хәлсезлек, буыннары авыртуын тоеп, кире урынына кереп ятты. Шул ятудан Гадел тора алмады. Сөлектәй ир көннән-көн кипте, суга туя алмый җә­фаланды. Йокысызлык һәм сусау басты аны. Аяклары йөрмәс булды.   Имәндәй таза Гаделне нинди авыру екты икән? Әллә кое каргышы төштеме? Хәбибә карчык Гадел­нең көннән-көн ябыгып, саргаеп баруын күреп, күрше авылда яшәүче им-томчы дип танылган Якуб картка китте.
 
Карт, яшь­ләрнең туй фотоларын бераз учына куеп, уйланып карап торгач, авыр көр­сенеп, болай диде: “Кыз да, егет тә бик акыллы, бик эшчән. Ләкин бер бик зур ялгышлык эшләгәннәр. Челтерәп аккан су тавышын ишетәм. Чишмәгәме, коегамы зыян салганнар бит, әй, балакайлар. Су бик рән­җегән. Ә ул бит бик күп еллар бөтен нәселләрен тәм­ле суы бе­лән сөендергән. Дога кылсыннар, судан гафу үтен­сеннәр, корбан чалсыннар. Тормышлары көй­ләнгәч, берүк кое урынына нәрсә дә булса сала күр­мәсеннәр. Алайса, бөтенләй аяктан язар­лар. Бүген үк суның юлын ачыгыз. Ника­дәр тиз­рәк эш­ләсәгез, нәти­җәсе дә тизрәк булыр”.
 
Хәбибә карчык, белгән догаларын укып, ашыга-ашыга авылына – Гадел белән Гөлниса янына юл тотты. Якуб карт әйткән­нәр­не сөйләгәч, авылдагы бер­ничә егетне чакырып, коены яңадан чистарттылар. Ә Гөлниса кое янына берсен­нән-берсе матур чәчәкләр утыртты. Корбан чалып, аш та уздырдылар. Аның тәмле, саф суын эчеп, берәр атна яшәгәннән соң, Гадел дә аягына басты. Тормышлары да алга китте. Ә Гөлниса тиздән әни булырга җыена. Яшьләрнең дус-тату, матур яшәүләрен кү­реп, иң күп шатланган кеше, әлбәттә, Хәбибә карчык.

---
Өмет
№ --- | 03.12.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»