|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2020 Фаҗига
Кечкенә сабыйны үтергәнче ашатканнарКоточкыч фаҗига Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә була. Анда яшь ярымлык малайның үлүе турында хәбәр яшен тизлегендә таралды. Эшне Россия тикшерү комитетының төбәк Тикшерү идарәсе үз контроленә алган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, кич белән 8 яшьлек кыз үзенең 1 яшь 10 айлык энесен ашаткан. Көтмәгәндә малай сулыш алудан туктый. Әтиләре ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма килгән табибларга баланың үлемен генә расларга кала. Сабый азык массалары аспирациясеннән үлгән дип фаразлана. Аның тын юлы ризык белән тулган була. Хәзерге вакытта Россия тикшерү комитеты тикшерү эшен дәвам итә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|