поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
02.12.2020 Дин

Диния нәзарәте Россия төбәкләренә Коръәннең татарча тәрҗемәләре белән “китаплы рейслар” җибәрде (ФОТО)

ТР мөселманнары Диния нәзарәте “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының тиражын Россия төбәкләренә җибәрде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча, Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәләре Туган тел елы кысаларында татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдәге милләттәшләр өчен 40 меңлек максатлы тираж буларак дөнья күргән иде.

Шушы көннәрдә китап читтә яшәгән татарлар арасында бушлай таратыла башлады.

“Китаплы рейслар” июль аенда Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәтеннән башланган иде – ул чакта кардәш республика мәчетләрендә тарату өчен 600 данә “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” җибәрелде. Алга таба китап быел август аенда Казанда узган Милләт җыены делегатларына да тапшырылды. Ел дәвамында басмалар Иваново мөфтияте, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте, Сарытау, Ханты-Манси, Омск шәһәре һәм Омск өлкәсе, Иркутск өлкәсе, Коми Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтләренә тапшырылды. Моннан тыш, китаплар Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, РФ мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнарының Дини җыены адресына юлланды. “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” шулай ук дини булмаган татар оешмаларына да җибәрелде. Алар арасында – Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге, “Штаб татар Москвы”.

Шул рәвешле, әлеге төбәкләрдә яшәгән милләттәшләр Коръәннең хәзерге татар әдәби телендә әзерләнгән мәгънәви тәрҗемәләре белән тәэмин ителәчәк. Мисал өчен, шушы көннәрдә Санкт-Петербургта ТАССРның 100-еллыгына багышланган күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә бүләк итте.

Шунысы әһәмиятле, “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының махсус тиражы Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дигән мөрәҗәгате белән башлана. Ул Татарстан Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортында каты тышлы һәм 807 битлек күләм белән дөньяга чыкты. Китап 4 тапкыр бастырылды. Моннан тыш, “Хозур” нәшрияты тарафыннан Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәләре аудиоверсиясе әзерләнде, соңыннан ул Коръән-каләмгә кертелде.

Татар телендәге басма белән беррәттән, шулай ук рус телендә «Калям Шариф. Перевод смыслов» китабы да дөнья күрде. Рус телендәге басма “Хозур” нәшрияты тарафыннан өч тапкыр нәшер ителде (гомуми тиражы 7 мең данә). Татар телендә хезмәт 3 тапкыр 4 меңлек гомуми тираж белән бастырылды. Моннан тыш, “Хузур” нәшрияты тарафыннан Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәләре аудиоверсиясе әзерләнде, соңыннан ул Коръән-каләмгә кертелде.

Татарча һәм русча тәфсирләрне әзерләү Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте тарафыннан Россиядә Исламның алдагы үсеше өчен нигез салу максатыннан башкарылды.

Китапларны төбәкләргә җибәрү дәвам итә.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»