поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.12.2020 Медицина

Үпкәләре 100 процент зарарланган ханым ковидны җиңгән

Кайсыбер кешеләрнең яшәүгә булган омтылышы иң авыр чирләрне дә җиңәргә сәләтле. Моңа ачыл мисал – коронавирусны җиңә алган Уфалы ханым. Ул үпкәләре 100 процент зарарлануга, өстәвенә артык тән авырлыгы, шикәр диабеты булуга карамастан, ковидны җиңәргә үзендә көч тапкан.

Бу хакта башкаладагы 22 санлы Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенең реанимация һәм интенсив терапия бүлеге мөдире Рөстәм Габидуллин бәян итте.
 
“Кешедәге шатлык гармоннарының – эндорфиннар һәм серотониннарның – вируска каршы куәте бардыр, күрәсең. Бездә 60 яшьне үткән, тән авырлыгы 100 килограммнан арткан, шикәр диабетлы пациент булды, – ди ковид-госпиталь шартларында “кызыл зона”да авыр пациентлар белән эшләүче табиб. – Килгәндә үпкәләре 100 процентка, ягъни тулысынча зарарланган иде. Хатынны шунда ук ИВЛ аппаратына тоташтырдык, анда ул бер ай булды. Аңа трахеостомия ясалды. Бу операциядә трахеягә, тишек ясалып, сулыш юлларына һава керүне тәэмин итүче махсус көпшә куела. Әлеге очракны салкын акыл белән анализлаганда, пациентның терелүе мөмкин түгел кебек иде. Әмма ханым шулкадәр позитив булды, ул яшәү өчен теш-тырнаклары белән көрәште. ИВЛ аппаратында булганда миңа һәрвакыт куллары белән йөрәк ясап яки зур бармагын күрсәтте – янәсе, барысы да яхшы, эшлибез. Һәм ул ерып чыкты, без аны ИВЛдан алдык, хәле тотрыкланды, пациент утырды, сөйләшә башлады. Аны бүлеккә күчергәндә барыбыз да аңа кул чаптык. Әле ул терелеп, дәваханәдән чыкты. Шуңа бездә хәзер шундый закон: палатага кергәндә табиб пациентларны көлдерергә, мәсәлән, мәзәк сөйләп, кәефләрен күтәрергә тырыша. Күрүебезчә, позитив кешеләр реанимациядән аз югалтулар белән чыга”.
 
Медик шулай ук нинди чирләре булган пациентларга коронавирустан терелүе авыррак икәнлеген дә әйтте.
 
“Беренче урында – әлбәттә, шикәр диабеты. Алар хәвеф зонасында. Аннары бөерләре зарарланучылар, хроник пиелонефрит һәм гломерулонефрит; йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, артериаль гипертония, йөрәкнең ишемик чире, кардиомиопатия, ритм бозылу; обструктив һәм хроник бронхит; матдәләр алмашыну бозылу, артык тән авырлыгы белән интегүчеләр килә. Теләсә нинди хроник чир булганда инфекция авыр үтә, – ди табиб. – Алай гына ла түгел, кайсыбер пациентлар үзләрен сәламәт дип уйлап йөри, аларның амбулатор картасы да калын түгел. Әмма тикшергәндә аларның гипертония белән дә, шикәр диабеты белән дә инде берничә ел чирләве ачыклана”.
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: solidarnost.org

Язгөл САФИНА
Өмет
№ --- | 02.12.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»