|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2020 Мәдәният
Милли музей "Яхшылык эшләргә ашык" акциясен башлап җибәрде3 декабрь ел саен Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә инвалидлар проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм аларның хокукларын яклау чаралары үткәрелә. Татарстан Республикасының Милли музее ел саен "Яхшылык эшләргә ашык" инвалидлар декадасын һәм "Музей һәркем өчен" Бөтенроссия акциясен оештыра. Декада кысаларында мастер-класслар, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен квестлар, саңгырау һәм тифло аңлатмалары булган фильмнарны күрсәтү дә оештырылачак. 5-6 декабрьдә исә, "Музей һәркем өчен!" Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар оештыра. Аның максаты - кеше хокукларын тулысынча үтәү һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуы.
--- |
Иң күп укылган
|