поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.11.2020 Матбугат

«Рәхәтләнеп, иркенләп, тәмен белеп языгыз»

Ел саен Татарстан хөкүмәте чит төбәкләрдә чыгып килүче татар телле газета-журналларның баш мөхәррирләрен Казанга җыя. Быелгы очрашу бик тә купшы “Корстон” кунакханәсендә узды.

Билгеле булганча, әлегә Россия регионнарында татар телендә дистәләгән газета-журналлар чыгып килә. Аларның кайберләре өлкә хөкүмәте хисабына яши, икенчеләре хәйрия акчасына көн күрә, өченчеләре ирек диңгезендә йөзә. Шулар арасында “Бердәмлек” Самара өлкә татар газетасы да бар. Билгеле булганча, ул әбүнәчеләребез хисабына һәм өлкә хөкүмәте ярдәменә таянып яши.
 
Басма матбугат үкчәсенә электрон сайтлар басып килә башлагач, газеталар үзләренең укучыларын югалта башладылар. Монда инде олы яшьтәге апа-абыйларның бакыйлыкка күчә баруын да исәпкә алырга туры килә, ә яшь буын кешеләре кесәдәге телефоннарына башлары белән кереп чумганнар, газета түгел, китап та укымыйлар. Шушы халәттә газеталарга ничек яшәргә? Очрашуда сүз башлыча шул турыда барды.
 
Шушы проблемаларны чишү йөзеннән, очрашу башында сүзне “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев алды. Ул газеталарның баш мөхәррирләренә Россиядә халык санын алу алдыннан эшчәнлекне тагын да көчәйтергә һәм социаль челтәрләрдә дә активлашырга өндәде.
 
- Коронавируска карамастан, эшне көчәйтү, яңа ысуллар эзләү, халык белән яңача эшләү, милләттәшләребезне үзебезгә тарту мөһим. Һәркем кирәк. Сан алу - зур эш. Төбәкләрдә татарлар күбрәк булса, сезгә дә җиңелрәк булачак, - диде Айдар Сәлимгәрәев. Ул шулай ук кунакларга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек билгеләре, кайбер редакция җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. “Бердәмлек” редакциясе дә бүләкләнүчеләр исемлегендә бар иде.
 
Гомумән, бу очрашуда бүләкләр мулдан булды. “Татмедиа” генераль директоры Шамил Садыйков редакцияләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ноутбуклар бүләк итте. Коронавирус вакытында читтән торып эшләү өчен ноутбук бүләк итү - бик вакытлы һәм бик зур ярдәм бит ул. Аның бәһасен шул сферада эшләүчеләр генә аңлый. Редакцияләр җитәкчеләре Татарстан хөкүмәтенә, Президенты Рөстәм Миңнехановка, “Татмедиа” генераль директоры Шамил Садыйковка чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.
 
Очрашу барышында Акционерлык җәмгыяте җитәкчесе басма газеталарга да интернет киңлекләренә кыюрак чыгарга, Инстаграмда, социаль челтәрләрдә үз битләрен булдырырга, аудиторияне арттырырга кирәклеген искәртте.
 
- Инстаграм ул — акча эшләү, аудитория җыю, тәэсир итү коралы. Сез хакимият өчен дә, җирле җәмгыять оешмалары өчен дә кирәк булачаксыз. Ун еллап газеталар әле булыр, ләкин алга таба татар җәмәгатьчелеге белән яңача эшләүгә әзерләнергә кирәк, - дип сөйләде Шамил Садыйков. - Хәзер Инстаграм — иң актив үсә торган, беренче номерлы сервер. Безнең өчен бу — бик мөһим эш. Без сезгә төрле яклап булышырга риза: методика, эшләү алымнары белән дә. Газетларга QR-кодлар куярга һәм шушы аудиторияне Инстаграмда җыярга була.
 
Ярдәм - ул акча һәм яңа компьютерлар гына түгел, ә рухи яктан булышу, белем белән уртаклашу да. Шул максаттан, “Татар-информ” редакциясе шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлова социаль челтәрләрдә эшләү үзенчәлекләре белән таныштырды. Ә “Татар-информ” редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Татарстаннан читтә чыга торган басмаларга күзәтү ясады, уңай һәм тискәре якларын күрсәтте. Шуны да билгеләп үтәсе килә, безнең газетаның кимчелекләре күрсәтелмәде. “Бердәмлек” миңа ошый. Аларның һәр материалы өлкә татарлары турында. Язма гомумтатар тормышы турында булганда да, ул өлкә татарлары белән бәйле булып чыга”, - дип мактап та алды.
 
 
Икенче көн матбугат хезмәткәрләре өчен Татарстанның милли музеенда башланды. ТАССРның йөз еллыгына багышланган экспозиция, гомумән, татар тарихын тулаем үз эченә алган иде. Советлар чорына багышланган бүлектә минем игътибарны ике фото җәлеп итте. Безнең якташыбыз Халикъ Садри Татарстан журналистлар берлеге әгъзалары белән төшкән. Аның янында ук диярлек Муса Җәлил басып тора. Самара татарлары белән горурлануым тагын да арта төште.
 
Төштән соң ТАСС агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лана Самарина (фотода) журналистлар өчен семинар үткәрде. Ул да “свежий” яңалыклар табу, баштан яхшылап тикшерү һәм тиз арада һәм кыска гына иттереп социаль челтәрләргә элү темасына багышланган иде. “Ә безнең укучылар эссе, хикәя, тарихи язмалар һәм очерклар ярата. Бу тормыштан калып баруыбыз буламыни инде?” - дигән соравыма каршы Лана ханым авыр сулап куйды. “Мин үзем дә матур итеп язылган тәфсилле язмалар яратам. Ә тормыш таләпләре үзгәрә һәм безгә дә аның артыннан үзгәрергә туры килә. Укучыларыгыз шулай ярата икән, рәхәтләнеп, иркенләп, тәмен белеп языгыз. Чын журналистика шул инде ул”, - дип, кызыгып карады сыман.
 
Чара кысаларында Казанның «Корстон» комплексында Журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXIII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да узды. «Шәһри Казан» газетасы, «Ялкын», «Салават күпере» журналлары, Кукмараның «Хезмәт даны», Минзәләнең «Минзәлә-информ», Балтачның «Хезмәт» газетасы редакцияләренә «Лада Ларгус» автомобильләре тапшы-рылды.
 
 
 
РӘСЕМДӘ: Татар журналистлары ТР милли музеенда.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 29.11.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»