поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
27.11.2020 Мәдәният

Илсөя Төхвәтуллина: «Баланы китап тотып кына тәрбияләп булмый»

Татарстанның халык артисты Илсөя Төхвәтуллинага хәл-әхвәл белешеп шалтыраттык. Балалар, ир һәм хатын мөнәсәбәтләре, гаилә, бәхет турында сөйләшеп киттек.

«Гаиләгезгә ничә яшь тулды инде?» – дип сорагач, уйланыбрак торганнан соң: «Пар канатлы булып яшәвебезгә 32 ел икән бит! Сез сорамасагыз, санамаган да булыр идем бит! Бәхетлеләр вакыт агышын сизми, диләрме әле?» – дип җаваплады ул.
 
:: Илсөя ханым, ныклы гаилә нигезендә нәрсә ята соң?
– Һәркем ныклы гаилә дигән төшенчәне үзенчә аңлыйдыр инде ул. 1988 елның июненнән бирле бергә, шөкер. Елларны санап яшәмәсәң, шулдыр инде ул бәхет, әйеме? Тормышыбыз матур гына башланып китте. Тормыш дилбегәсен ныклап тотып, бер-беребезгә терәк булып яшибез. Күңел тынычлыгы, исәнлек-саулык кына булсын. Аллаһы Тәгалә хатын-кызга күпме көч һәм бурычлар биргән бит. 50дән узгач, бу хакта күбрәк уйлыйсың икән ул. Хатын-кызга иң элек сәламәтлек һәм ана булу кирәк. Бу – бик зур бәхет! Эш дип чабып, вакыт үтеп китә… Һәр нәрсәнең үз вакыты бар югыйсә. Бу яктан үземне бик бәхетле дип саныйм. Безнең ике мәхәббәт җимешебез – ике кызыбыз бар. Индирабыз, Ходай рәхмәте белән, икенче тапкыр әни булды. Диләрәбезгә дә шушы бәхет насыйп булсын иде. Гаилә ныклыгы, гаилә учагы хатын-кызга бәйле дибез инде, әйе. Тик бит икең дә тырышмаса, гаиләңдә мәхәббәт, сине аңлап, ихтирам итеп, уй-фикерләреңне уртаклашып яшәүче булмаса, гаиләне берүзең генә тота алмаячаксың. Аллаһы Тәгалә хатын-кызга сәламәтлек тә, рухи көч тә бирә. Без бит әле өй эчендә дә мең төрле һөнәр иясе – пешекче дә, җыештыручы да, бала караучы да. Хатын-кыз бу вазыйфаларның барысын да башкарырга сәләтле. Гаилә бәхетен хатын-кызның рухи яктан көчле булуында күрәм мин. Аннан, хатын-кызның бәхете – аның ирегендә. Аның үз сүзе булырга тиеш, иҗатта да, тормышта да, һөнәрендә дә. Бу үз-үзеңне хатын-кыз итеп тою өчен мөһим. Ирем бу яктан мине бер дә чикләмәде.

:: Әниләр көне уңаеннан сөйләшәбез, шул уңайдан үз әниегезне дә искә алыйк әле.
– Безнең әниебез итәк тулы 4 бала белән тол калды. Ул безне, кечене – кече, олыны олы итеп күрергә кирәк, дип тәрбияләде. Һәркайсыбызның эшләре бүленгән иде, без хезмәт тәрбиясен дә алдык. Шул ук вакытта белемле итү өчен дә әниебез күп көч куйды. Аңа минем рәхмәтем зур.
 
:: Кызларыгыз нинди тәрбия алды?
– Балалар дип яшибез, алар – тормыш мәгънәсе. Кызларыбыз бәләкәй чакта спектакльләр дә, гастрольләр дә күп иде. Ул вакытларда бездән аларга игътибар азрак тигәндер. Шөкер, дәү әниләре ярдәм итте.  Аларның тәрбиясе – бөтенләй башка, бик кадерле тәрбия. Өлкәннәребезнең тәрбиясе бик кирәк. Үзебез дә хәзер оныклар сөябез. Үзебезчә тәрбияләргә тырышабыз. Кызларыбызга, Аллаһка шөкер, ягымлы да, таләпчән дә була белдек, белем алсыннар дип тырыштык. Әхлакый яктан да дөрес кыйммәтләр бирергә тырыштык кебек. Баланы китап тотып кына тәрбияләп булмый. Хәзергеләр психология дәресләренә, ниндидер курсларга йөри. Андыйларны бик аңламыйм да инде. Оясында ни күрсә, бала шундый була ул. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – көзгесе.
 
:: Ирегез (Рамил Төхвәтуллин – Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты. – Ред.) гаиләдә нинди?
– Рамил матур, җылы сүзләргә саран түгел. Ул мине хуҗабикә буларак та, актриса буларак та һәм, әлбәттә, хатын-кыз буларак та гел үсендереп һәм илһамландырып тора.

:: Бәйрәмнәр якыная. Бу атнада – Әниләр көне, тиздән – Яңа ел. Бәйрәмнәргә кагылышлы сезнең гаиләгә генә хас традицияләр бармы?
– Элегрәк Яңа елны ике як туганнар белән җыелышып бездә уздыра идек. Бала-чага, олысы-кечесе шау-гөр килеп, күңелле итеп үткәрә идек без аны. Кыш бабай һәм Кар кызы булып, әлбәттә, без киенәбез, программа төзибез, өстәл янында гына утырмыйбыз… Хәзер исә алай ук түгел. Әмма без кодаларыбыз белән чиратлашып, Яңа елны йә аларда, йә бездә үткәрәбез. Әниләр көне дигәннән, балаларыбызның кечкенә чакта кулдан ясаган бүләкләре – иң кадерле бүләк иде безнең өчен. Хәзер исә кочаклап, биттән үбеп, ихластан тәбрикләсәләр – шул инде безгә бүләк. Иң кыйммәтлесе – аларның мәхәббәте, җылы сүзләре, авыз тутырып «әни» диюләре, киңәш сорап килүләре, серләшүләре. Балаларым, ирем, оныкларым тарафыннан мәхәббәтне, назны тоеп яшим. Шуңа да бәхетле хатын, дәү әни, әни мин! Барлык аналарның чын күңелдән балаларының хөрмәтен, назын тоеп яшәүләрен телим!

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.11.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»