|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2020 Фаҗига
Ковидлылар хастаханәсендә янгын чыгып, биш кеше һәлак булганҺиндстанда коронавируслы пациентларны дәвалый торган хастаханәдә янгын чыккан. Нәтиҗәдә 5 кеше һәлак булган. Янгын интенсив терапия бүлегендә чыккан. Анда 11 пациент булган, 6 сын коткарып кала алганнар. Янгынны хастаханәдә эшләүчеләр үзләре сүндергән. Калган дәваланучыларны башка медицина учреждениеләренә күчергәннәр.
Фаразлар буенча, янгынның сәбәбе - кыска ялганыш. Әлегә тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.
Фото архивтан
--- |
Иң күп укылган
|