поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
06.09.2010 Мәдәният

VI ХАЛЫКАРА МӨСЕЛМАН КИНОСЫ ФЕСТИВАЛЕНДӘ НИЛӘР КҮРЕРБЕЗ?

Cентябрь уртасында Казанга янәдән кинойолдызлар рәхим итәчәк. Сүзебез Казанда алтынчы тапкыр үткәрелүче Халыкара мөселман киносы фестивале турында. Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган кинематография осталары форумына әверелгән фестиваль 15 сентябрьдән 19ына кадәр яңа исем белән узачак.

Әлеге фестиваль кысаларында дөньякүләм танылган күренекле йолдызлар, үзен күрсәтергә өлгергән сәләтле яшьләр, абруйлы тәнкыйтьчеләр һәм замана кинематографиясен сөючеләрнең Казанда җыелулары матур традициягә әверелде. Быел оештыручылар шушы чарада катнашырга теләк белдергән 60 илдән гаризалар кабул итте. Ел да катнашучы Төркия, Иран, Мисыр, Согуд Гәрабстаны, Сирия, Бөекбритания, Канада, АКШ, Франция, Һиндстан, Нидерланд, Россия Федерациясе, БМО илләре кинематографистлары белән беррәттән быел Гонконг вәкилләре дә тәүге тапкыр үз кинокартиналарын тәкъдим итә. Фестивальгә җибәрелгән фильмнарының саны буенча Иран, Мисыр, Россия, Һиндстан, Франция лидерлардан санала.

Казанда үткәрелүче VI Халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясен режиссер һәм продюсер Овидио Салазар (Бөекбритания) җитәкли. Ә жюри составына түбәндәгеләр керә:

- Мауро Мартино (Италия) – язучы, романнар һәм киносценарийлар авторы;
- Анна Бройновски (Австралия) – актриса, режиссер, драматург;
- Ментай Утепбергенов (Казахстан) – актер;
- Ассаад Таха (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) – режиссер;
- Юксель Аксу (Төркия) – актер, режиссер, продюсер, сценарий остасы;
- Шахрияр Бахрани (Иран) – режиссер;
- Гуль Кират Панаг (Һиндстан) – актриса;
- Максимов Иван Леонидович (Россия) - режиссёр, сценарий остасы, рәссам-куючы, аниматор, педагог;
- Михайлов Михаил Михайлович - продюсер (Россия, Татарстан).

Казанда үткәрелүче VI Халыкара мөселман киносы фестивале программасына, гадәттәгечә, гомумкешелек рухи-әхлак кыйммәтләре һәм мәдәни традицияләрне чагылдырган, тынычлык идеяләрен, авторның нинди дин тотуына карамастан, башка диннәргә хөрмәт һәм гуманизмны алга сөргән фильмнар сайлап алынды. Конкурс программасына 28 илдән 52 кинофильм кертелде. Шуларның унбише тулы метражлы нәфис фильм, унҗидесе документаль, унысы кыска метражлы һәм унысы анимацион картиналар. Конкурстан тыш программага 24 фильм сайлап алынган, шуның 11е нәфис фильм һәм 13 документаль фильм. Тамашачыларга кино сәнгатендә агымдагы елда әһәмиятлеләрдән саналган юнәлешләр тәкъдим ителәчәк. Конкурстан тыш программа махсус секцияләрдән торачак: “Дөнья киносы”, “Asian spice”, “Яшьләр программасы” һәм дөнья кинематографиясе осталары ретроспективасы. “Дөнья киносы”на иң эре халыкара кинофествальләрдә билгеләнеп үтелгән иң яхшы фильмнар керә. “Asian spice” секциясе шәрык кинематографиясенең иң танылган йолдызлары һәм иң яхшы фильмнары белән танышу мөмкинлеген бирә. “Яшьләр программасы”на яшь режиссерларның игътибарга иң лаеклы дип саналган фильмнары керә. Секция клуб форматында үткәрелә, тамаша кылган фильмнар турында фикер алышу һәм кино сәнгате әһелләренең катнашуы көтелә. Шулай ук мастер-класслар, кино сәнгатендә абруй казанган шәхесләр белән иҗади очрашулар, үзешчәннәр төшергән фильмнар фестивале һәм мөселман модасын тәкъдим итү планлаштырылган.

Фестивальгә кунаклар буларак Россия киносы һәм дөнья кинематографы йолдызлары чакырулы. Дәрәҗәле кунаклар арасында Америка актеры һәм продюсеры, “Иң яхшы актер” номинациясендә “Оскар” һәм “Сезар” премияләре лауреаты Эдриан Броуди да бар. Россия киносы йолдызларыннан Антон Макарский, Вениамин Смехов, Андрей Федорцов, Сергей Селин, Мария Порошина, Алексей Гуськов, Анатолий Мукасей, Валерия Ланская, Светлана Дружинина, Сергей Соловьев, Марина Голуб, Александр Филиппенко, Дмитрий Дюжевларны күреп булачак.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»