поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.11.2020 Язмыш

Татарстанда 83 яшьлек Зәйнәпбану әби, оныгына ышанып, урамда кала язган

Лаеш районы суды рәисе Мәгънәви Гәрәев 30 елдан артык хөкемдар булып эшләү дәверендә төрлесен күргән. Аеруча истә калган хәлләр турында сөйләшә башлагач, берничә ел элек Габиш бистәсендә булган аяныч хәлне искә алды.

Тугызынчы дистәсен түгәрәкләп баручы Зәйнәпбану әби, сәламәтлеге какшагач, ул-бу була калса дип, йортын һәм ун сутый җир кишәрлеген оныгына васыять итә. Булгач-булгач, булсын диптер, бераз вакыттан барлык мал-мөлкәтен рәсми рәвештә бүләк итә.
 
Тик дөнья гел без дигәнчә генә бармый шул. Килен белән ике арада моңарчы да булгалап торган тормыш каршылыклары торган саен кискенрәк төс ала. Ике ут арасында яшәгән оныгы хатыны ягына авышып, әбине бердәнбер яшәү урыныннан куа башлый. Участок инс­пекторы да гаилә ыгы-зыгысына закон күзлегеннән караптыр, үзара тыныч яшәргә кирәклеген искәртүдән ары китә алмый. Елдан артык туганнары, танышларына сыенып яшәгәннән соң, Зәйнәпбану әби, гадел хөкемгә өмет итеп, район судына мөрәҗәгать итә.
 
– Өлкән яшьтәгеләр арасында сирәк булса да, андый хәлләр кабатлана тора. Киләчәктә ниләр булмас диптер, өлкән кеше дөньялыкта туплаган мал-мөлкәтен, кайчак бердәнбер яшәү урынын да якыннарына бүләк итә. Югыйсә иртәгә ни буласын бер Ходай гына белә. Ашыгырга ярамый. Ни өчен дигәндә, Россия Федерациясе Гражданлык кодексы турындагы законның 572 нче маддәсе нигезендә, үз теләгең белән бүләк ителгән мөлкәтне бүләк иясенең ризалыгыннан башка кире кайтару каралмаган. Бу очракта Зәйнәпбану әбигә дә мал-мөлкәтен оныгына бүләк итү түгел, ә васыять итү кулайрак булыр иде, – дип киңәш итә Татарстанның атказанган юристы Мәгънәви Гәрәев.
 
Югыйсә Зәйнәпбану әби дә дөнья күрмәгән кеше түгел. Махсус урта белеме дә бар. Пенсиягә чыкканчы, балалар бакчасында пешекче булып эшләгән. Ире Габделхак ага белән Казандагы фатирларын сатып, Габиш бистәсендә ике катлы йорт өлгерткәннәр.
 
Бердәнбер уллары юл фаҗигасендә һәлак булгач, Габделхак ага да нык бирешә. Ике ел буе урын өстендә ятканнан соң, 72 яшендә йөрәк өянәгеннән китеп бара.
 
– Улым һәлак булганнан соң, ел ярым да узмады, киленем үзенә башка юлдаш тапты. Оныгым Рамил 13 яшеннән минем янда үсте, – ди Зәйнәпбану әби.
 
Документлардан күренгәнчә, 2014 елның май аена кадәр Габиш бистәсендәге ике катлы йортның хуҗасы булып Зәйнәпбану Нуруллина исәпләнә. Якыннарын югалту аның да сәламәтлеген нык какшата. 72 яшендә инсульт кичерә. Икенче группа инвалид, төрле йөрәк авырулары, шикәр чире өстенә, баш миенә зыян килүдән интегә.
 
Тикшерүләр үткәргән тиешле органнар, йорт хуҗасының башта барлык мал-мөлкәтен, йорт һәм каралты-кураларын, шул исәптән ун сутый җир кишәрлеген рәсми рәвештә оныгы Рамил Нуруллин исеменә васыять итүе, ә берничә көннән ике арада төзелгән килешү нигезендә, барлык мал-мөлкәтен оныгына бүләк итүе шуңа бәйле булырга мөмкин, дигән нәтиҗәгә килә.
 
– Суд барышында әбине кызганып еламаган кеше калмагандыр. Югыйсә бөтен нәрсә җитеш. Ике йөз квадрат метрлы өйгә өч кеше сыя алмыймы? Ни өчен 83 яшьлек әби урамда калырга тиеш? Суд барышында онык та, килен дә, чат ябышып, әбине гаепләргә тырышты. Янәсе, кунак килгәнне, тавышланганны яратмый. Шулайдыр. Әледән-әле төрле авырулардан интегүче өлкән кешенең тыныч яшисе киләдер. Югыйсә Зәйнәпбану әби өй хуҗасы булганда, бар да яхшы булган. Әби бернәрсәсез калгач, урамга чыгып китәргә тиешме икән? – ди бу хәлләрдән хәбәрдар булган Лаеш районы судьясы ярдәмчесе Алсу Яруллина.
 
Суд барышында китерелгән дәлилләрне төрле яклап өйрәнгәннән соң, Зәйнәпбану әбинең өлкән яшьтә һәм авыру булуын, йортын һәм барлык мал-мөлкәтен оныгына бүләк итү турында рәсми кәгазьләрне имзалаганда, моның ничек бетәргә мөмкин булуын аек акыл белән бәяли алмавын исәпкә алып, Лаеш районы суды йорт һәм җир кишәрлеген, шул исәптән барлык мал-мөлкәтен Рамил Нуруллинга бүләк итү килешүен гамәлдән чыгару турында карар кабул итте. Бүген әби үз йортына үзе хуҗа.
 
Рамил Нуруллин тарафыннан язылган шикаятьне тикшергәннән соң, Татарстан Республикасы Югары суды Лаеш районы суды карарын үз көчендә калдырды.
 

Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.11.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»