|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2020 Криминал
11 яшьлек бала наркотик сатып ике ай эчендә миллион сум акча эшләгәнБу гамәлне кыз әти-әнисе кушуы буенча эшләгән. 33 яшьлек хатын һәм 35 яшьлек ир балага адреслар биргән һәм шунда пакетны илтеп тапшыруны сораган. Баланың сүзләре буенча, ул пакетта нәрсә булганын белмәгән. Кыз чираттагы адреска барганда аны полиция хезмәткәрләре туктаткан һәм аның әти-әнисе кайдалыгын сораган. Арытаба хокук сакчылары пакет эчен тикшергән һәм баланы полиция бүлегенә алып киткән.
Соңрак хокук сакчылары ир белән хатынны тоткарлаган. Тикшерү барышында ачыкланганча, ике ай эчендә җинаятьчеләр бала ярдәмендә миллион сум акча эшләгән.
Фото: oren.mk.ru сайтыннан
--- |
Иң күп укылган
|