поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.09.2010 Авыл

ЯНЫП ҮЛМИМ ДИСӘҢ... ЯКИ КОЛХОЗСЫЗ ЯШӘҮНЕҢ АЧЫ ТӘҖРИБӘСЕ

"Бу хатыбызны чарасызлыктан язабыз. Быелгы аяусыз җәйге корылык безне дә әйләнеп үтмәде: елгабыз корыды, җирләр тетелеп ярылды, болыннар саргайды. Авылыбыз кайчандыр йөз йорттан артып киткән, хәзер исә егермеләп кенә калды. Анда да безнең кебек колхозда эшләп саулыкларын югалткан карт-карчыклар гына яши. Мөгаен, шул сәбәптәндер инде, алты авылны берләштерүче Айбаш авылы җирлеге соңгы елларда безне ташландык авыллар рәтенә кертте булса кирәк.

Без ел саен суга тилмереп яшибез. Тау астындагы чишмәдән көянтә-чиләк белән су ташу бик авыр. Элек авыл өстендәге фермада терлекләр асраганда коедан мотор белән кудырылган су колонкага килә иде. Терлекләр бетерелгәч, электр моторын өзеп киттеләр. Безнең хакта уйлаучы да булмады, ферма хайванына караганда да кирәксез булып чыктык. Узган ел, ялвара торгач, аена 70 сум хак белән колонкага су килә башлаган иде, әмма ул берничә айга гына барды. Күрше Яңа Авыл егете Илшат Җәләлиев "К-700" тракторы белән яшелчәләргә сибәр өчен халыкка көн дә диярлек кичләрен чишмәдән су ташый ансы. Бу изге эше өчен Алланың рәхмәте яусын үзенә.

 

Авылыбызда быел ике мәртәбә чак кына янгын чыкмый калды. Беренчесе 10 июль көнне булды. Трансформаторга электр чыбыгы беркетелгән чәшке чыгып китеп, чыбыклар чыбыкка тиюдән кыска ялганыш чыккан да җиргә төшкән очкыннан кипкән үлән яна башлаган. Ярый әле шимбә көн – кунакка кайткан кешеләр күп иде. Авылга терәлеп торган ташландык фермага үрмәләгән ялкынны алар сулы чиләкләр белән сүндерергә өлгерделәр. 24 июль көнне бу хәвеф янә кабатланды. Җавапсызлык нәтиҗәсендә, ташландык фермага баручы электр чыбыклары трансформатордан аерылмаган булып чыкты. Яшел масса чабып йөрүче комбайнның үлән кудыру торбасы электр чыбыгын өзеп, тагын янгын чыкты. Тагын шимбә көн, бәхетебезгә, авылга кайткан кешеләр күп иде. Кеше биеклеге кипкән үләнгә капкан ут ферма утарына килеп керде. Ә анда калын салам, тирес, сүтелгән ферма биналарының иске, черегән сайгаклары. Терлекчеләр йорты, котельня санаулы минутлар эчендә янып көлгә әйләнде. Ут җил уңаена бәрәңге бакчалары башына салынган ярымҗимерек фермага үрмәләде. Әгәр фермага ут капса, авыл янып бетәчәк иде. Шарт­лап янган ут тавышыннан чарасыз калган авыл халкы үкереп елады. Ул арада, рәхмәт төшкере, Мәмдәл, Дөбьяз янгын сүндерүчеләре килеп җитте.

 

Шушы хәвеф-хәтәрдән соң да ферма янына ник бер рәсми кешенең килеп караганы булсын. Айбаш авыл җирлеге рәисе бу авыр сәгатьләрдә безнең арада булырга тиеш иде бит, ә аның эзе дә күренмәде. Безнең районга күптән түгел район башлыгы итеп Рөстәм Кәлимуллин билгеләнде. Аны халык зарына бик игътибарлы, эшкә бик таләпчән, тырыш кеше, диләр. Ул безнең үтенечләребезне күз уңына алыр дигән ышанычыбыз зур.

 

Зур өметләр белән,

Апсабаш авылы халкы"

 

Быел республика авылларының күбесенең проблемасы булды ул сусызлык. Ярый әле күрше Мари Иле, Чуашстан, Мордовиядәге кебек урман янгыннарыннан Аллаһы Тәгалә саклады. Ләкин ул да, сакланганны саклармын, дигән бит. Бу мәсьәләдә без Аллага да, үзебезгә дә түгел, күбрәк дәүләткә ышанырга күнеккән. Апсабаш авылы халкының редакциягә җан ачысы белән хат юллавы да шуны раслый.

 

Бик матур урынга урнашкан Апсабаш. Авылның абыстае һәм мулласы саналучы Рауза апа белән Рәкыйп ага Сафиуллиннар әйтүенчә, кайчандыр биредә йөзгә якын хуҗалык булган. "Урал" колхозының бер бригадасы чагында фермасында 750ләп сарык асралган. Умарталыгы белән дә дан тоткан авыл бу. Чөнки Мари урманнары авылдан кул сузымында гына диярлек.

 

Хәзер инде авылның егермеләп хуҗалыгында гына тормыш пыскый. Әйе, пыскый, чөнки аларның да берничәсенең хуҗалары җәйне генә биредә үткәрә икән. Авылның ике сыеры бар. Күпләре бары тавык-чебеш кенә тота. Хәтта каз-үрдәк тә асрамыйлар. Чөнки су юк. Инешләре исә, бердән, ерак һәм тау астында ук, икенчедән, быел бөтенләй кипкән диярлек. Ярый әле тау астындагы чишмәләре исән. Карт-коры кыш, яз, көз айларында анда ничек төшеп йөридер? Хәер, анда чиләк-көянтә күтәреп суга йөрүче әби-бабайлар берән-сәрән генә инде, диделәр. Күбесен күрше авыллардан килеп социаль хезмәткәрләр карый. Суны да алар ташый. Кайберләренә Казанда, күрше авылларда яшәүче балалары атна буена җитәрлек су ташып калдыра. Быел әнә күрше авыл егете ярдәмгә килгән.

 

Ләкин берничә мичкәгә тутырылган су белән генә яшәү яшәүмени ул? Быел әнә ике мәртәбә авыллары белән кычкырып янудан котылып калганнар бит инде. Ярый ла Ходай саклаган.

 

 – Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәләредер без, – ди Рәкыйп ага да. – Мәчетебез булмаса да, динне онытмыйбыз, гает намазларын безнең өйдә укыйбыз. Узган ел зиратыбызны яңа койма белән әйләндереп алдык. Аның өчен 50 мең сум акчаны Казанда яшәүче туганымның улы биргән иде. Җитмәгәненә үзебезнең пенсияне тоттык, авыл халкы да булышты. Тик менә су проблемасын хәл итү авыл халкының гына көченнән килми. Үзем ферма мөдире булып эшләгәндә берочтан авыл урамнарына колонкалар да керткән идек. Ферманы бетергәч, алар каралмады. Узган ел әнә суны бөтенләй өзеп куйдылар. Ә сусыз, үзегез беләсез, дөнья сансыз.

 

 – Ә нишләп халык мотор алу өчен акчаны үзе җыймый соң? – дим. – Хәзер күп авылларда шулай эшлиләр бит: моторын да алалар, су башнясын да ремонтлыйлар.

 

 – Авылда пенсионерлар гына яши бит, кызым, – ди Рәкыйп ага. – Алар дәүләткә шунлык та эшләмәдемени инде? Бу – бердән. Икенчедән, акчаны бөтен кеше дә бирергә теләми шул – шунысы проблема.

 

Аның сүзләрен мөгезле эре терлек асраучы ике хуҗалыкның берсенең хуҗабикәсе Гөлфия Гарәфиева да, Айбаш авылы җирлеге идарәсендә эшләүчеләр дә раслады.

 

Гөлфия апа кайчандыр авыл кибетендә дә эшләгән, күрше Яңа Авылга йөреп сыерлар да сауган. "Урал" колхозы таркалганнан бирле өйдә генә мәш килә. Авылның кибете дә юк, көндәлек кирәк-яраклар белән җирле эшмәкәрләр тәэмин итә. Гомумән, биредә бернинди оешма да юк. Ярый әле газ кергән һәм Яңа Авыл белән ике арада 7 укучысы булган башлангыч мәктәп бар икән. (Анысын да ябалар дигән сүзләр йөри.) Ә урта мәктәп, жирле үзидарә, элемтә бүлеге, китапханә, медпункт кебек оешмалар бар да 7 чакрым ераклыктагы Айбашта. Тик, юл булмаганлыктан, алар Каф таулары артында төсле.

 

Әйе, Апсабаш халкы өчен юлсызлык та зурдан-зур проблема. Хәтта җәй көннәрендә дә, әгәр яңгыр явып үтсә, авылга якын да килерлек түгел. Әти-әниләренең хәлен белергә кайтучы ул-кызлар, машиналарын олы юлда калдырып, авылга тәпиләп керә.

 

Айбаш авыл җирлеге җитәкчеләре Апсабашта су мәсьәләсен хәл итәргә тырышып караган-каравын. Авыл халкы түләүдән баш тарткач, өй борынча йөреп тә аңлатып караганнар. "Беренчедән, акча су өчен түгел, аны кудырганда тотылган электр энергиясе өчен түләнә, – ди бу уңайдан җирле үзидарә секретаре Фәридә Насыйрова. – Икенчедән, алар безне гаепләп ялгыша. Чөнки җирле үзидарә балансында су кудыруга тотылган электр энергиясе өчен акча каралмаган. Ә алар узган елның июнь-сентябрь айларында гына да 7 мең сумнан артык энергия тоттылар. Мин ул акчаны каян алыйм? Җирле үзидарә башлыгы Нурания Гыйләҗева белән икәүләп Апсабашта өй борынча йөреп шуны аңлаттык, бу һәркайда шулай, дидек. Мәсәлән, Айбашта моның өчен ай саен кеше башына – 35, бер cыерга – 35, бозауга 15 сумнан жыябыз. Сүз әйтүче юк. Ә апсабашлылар, түләмибез, без суны күп тотмыйбыз, кирәк кадәрне инеш-чишмәдән дә ташыйбыз, кем күп тоткан, шулар түләсен, диделәр. Ә суны кемнең күпме тотканын без исәпләп чыгара алмыйбыз, счетчик һәр йортта куелмаган, ә авыл өчен бер генә бит. Нишлисең, хәзер заманы шундый, мотор янып чыкса да, төзәтү өчен акчаны халык үзе җыя. Әнә Көектә дә, Каракүлдә дә мотор янды, халык үзе акча җыеп ремонтлады. Башка авылларда, колхоз исән булгач, авыл халкына бу мәсьәләдә ул ярдәм итә дә бит, бездә аның таралганына биш былтыр инде".

 

Минем, аптырап, Апсабашта пенсионерлар гына яши ләбаса, теләк булса, хәлләренә керү җаен табып буладыр инде, диюем булды, җирле үзидарәгә кайсы салым, кайсы нәкъ менә су өчен түләргә кергән хатын-кызлар шунда ук кабынып китте.

 

 – Без дә өйдәге пенсионерларыбыз акчасына яшибез, – дип кызды алар. – Колхоз таркалганнан бирле менә берничә ел инде авылда бернинди дә эш юк. Фермаларны таркатып бетерделәр. Җирләр А.Ишкуватов дигән инвестор кулында, диләр, аның үзен күргәнебез дә юк. Печән, саламны үзебез табабыз, сатып алабыз. Ярый әле соңгы вакытта сөтне 10 сумнан җыя башладылар. Бөтен карап торганыбыз шул сөт акчасы да, әби-бабайларның пенсия акчасы инде. Инвесторның пай җирләре өчен дә берни биргәне юк. Айбашның үзендә дә су һәм юл проблемасы бар. Мәсәлән, бераз түбәндәрәк урнашкан Тукай урамында яшәүчеләр быел җәй буе су күрмәде. Язын-көзен урамда юллар бөтенләй йөрерлек түгел, янгын гына була күрмәсен инде.

 

Дөресен әйтим, аларны шаккатып тыңладым. Чистай, Әлки, Спас кебек районнарда мондый проблемалар белән очрашкан бар иде барын, әмма Казан артындагы авыллар да юлсызлыктан, сусызлыктан интегәдер, басулар менә берничә ел инде кысырдыр дип башыма да китермәдем. Әле дә безнең халык тырыш, үҗәт, нинди хәлдә дә авылын ташлап китми, аны яшәтергә, саклап калырга тырыша, дип сөендем.

 

Апсабашлыларның да, Айбаш, Яңа Авыл, Каракүл халкының да бу уңайдан бар өмете яңа хакимият башлыгында. Ул колхозны да, фермаларны да тергезергә булышыр, җирне дә халыкка кайтарырга ярдәм итәр дип ышана алар. Чынлап та, кайчандыр "Урал" колхозы районда алдынгы хуҗалыклардан санала иде бит. Ул да шундый хәлгә калгач инде? Шуңа да без тиз генә Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинның үзе белән элемтәгә кердек.

 

– Ни гаҗәп, районда таркалган һәм төрле инвесторлар кулында булган хуҗалыклар, җирләр шактый. Шулай ук Айбаш авыл җирлегенә караган җирләр дә инвестор кулында. Ләкин ул җирләр тиешле дәрәҗәдә файдаланылмый. Шул сәбәпле яңа инвестор эзлибез. "Ак Барс-агро" белән сөйләшүләр бара. Апсабашта су проблемасы юк, бары халыкның аңа түләү мәсьәләсен аңларга теләмәве генә бар. Авыл җирлеге башлыгы бу көннәрдә халык белән янә очрашачак һәм уртак тел табылыр, мөгаен. Ә юлга килгәндә, әкренләп ул мәсьәләне дә хәл итәчәкбез, әлегә ул юнәлештә Каракүл авылына юл салына, – диде ул.


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 177-178 | 03.09.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»