|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2020 Криминал
Үтерер алдыннан өен яндырганБашкортстанның Кырмыскалы районында булган фаҗиганең кайбер нечкәлекләре билгеле булды. Кичә анда бер ирнең, балалар бакчасына кереп, тәрбияче булып эшләгән элекке хатынын үтерүен язган идек. Эльвира белән Данилның мөнәсәбәтләре соңгы елда нык начарайган булган. Аңа кадәр алар яхшы яшәгән, ике бала үстергән, ил буйлап сәяхәттә йөргән. Ләкин ир нык көнчел булган.
Шуңа түзә алмыйча, Эльвира балалар белән бергә иреннән аерым яши башлаган. «КП-Уфа» чыганагыннан алынган мәгълүматларга караганда, ир белән хатын аерылышырга да өлгергән. Хатын улы һәм кызы белән яңа йортка күчеп килә. Шушы елның 17 сентябрендә анда янгын чыга. Данил, исереп килеп, йортка ут төртә. Бәхеткә, анда кеше булмый, әмма берничә песи баласы янып үлә.
Ир белән хатынның кызы битараф булмаган кешеләрдән финанс ярдәме җыйган.
- Бүген төнлә минем әти шәхси йортка ут төртте. Барысы да янып бетте! Йорт хайваннарыннан тыш, барысы да исән калды, без өйдә юк идек. Ә бу ерткычны (кызганычка каршы, әтине) хәтта җинаять җаваплылыгына да җәлеп итә алмыйбыз, - дип язган кыз социаль челтәрләрдә.
Ул вакыт ирне җаваплылыкка тарттырмаганнар. Ике айдан ул пычак алып балалар бакчасына килә...
Фото: кп.ру
--- |
Иң күп укылган
|