поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
18.11.2020 Шоу-бизнес

Нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров: "10 ел әниемне карадым"

Быел Татарстанның халык артисты, танылган нәфис сүз остасы Рәшит Сабировка 65 яшь тулды. Аның үзенчәлекле тавышын әллә каян таныйсың, мәгънәле шигырьләрен, төртмәле юморын да тамашачы көтеп ала. Соңгы арада Рәшит абый кайда югалды дисәм, Бәкер курортында ял итеп алганнан соң, туган авылы Яшел Үзән районы Бәчек авылына кайткан икән.

— Рәшит абый, авылда ниләр эшлисез?

— Җәй буе авылда яшәдем, кышка Казанга китәм. Очрашуларда, иҗат кичәләрендә катнашасым бар. Авылда бакча эшләре белән көн уза. Кызыл чөгендер, кишер, үземә җитәрлек кенә бәрәңге үстердем. Ел саен кабак утыртам. Ресторан тотучы танышым бар. Гадәттә, кабакны ул сатып ала. Калганын туганнарыма таратам. Кабакның төшен ашыйм, көн саен иртән бер стакан согын чыгартып эчәм.

— Дөрес туклануга игътибар бирәсезме?
 
— Ир-атка аш кирәк. Ул ашказаны өчен файдалы. Бер профессор табиб өйрәтеп калдырган иде. Итне башта 20 минут аерым кәстрүлдә кайнатып алырга. Бөтен майлары, күбеге шунда җыелып кала. Аннары итне икенче савытка салып, аш пешерергә.
 
— Озак еллар әниегезне тәрбияләп, соңгы юлга озаттыгыз. Ир-атка җиңел булмагандыр?
 
— Әнием миннән риза булсын. Гаиләдә биш бала идек. Кызганыч, бүген апам белән генә калдык. Паркинсон авырулы әниемне 10 ел карадым. Үзем ваннага салып юындыра идем. Баштарак уңайсызланды. Мәзәккә бордым, “Синнән чыкканда оялмаганмын бит. Син дә уңайсызланма”, — дидем. Һәрчак догада булды. Акыллы хатын иде, урыны җәннәттә булсын.

— Сәхнәдә шигырь уку онытылып бара кебек.
 
— Шулайрак шул. Артист Алмаз Хәмзин дә мине соңгы могиканга тиңли. Кызганыч, хәзер сәхнәдә төп максат көлдерүгә кайтып кала. Тамашачы акыллы, матур шигърияткә сусаган. Поэзияне аңлаучы, укый белүче генә сирәгәеп бара.

— Пародия ясаучылар күбәйде кебек?
 
— Пародия кешедән көлү, мыскыл итүгә корылырга тиеш түгел. Артистны артист иткән үзенчәлекләрен күрсәткән матур пародияләрне уңай кабул итәм.
 
— Кешедә нинди сыйфатларны яратмыйсыз?
 
— Әти бик гадел иде. Беркайчан урлашмады. Булганы белән яшәде. Хәләл көч белән табылган акча гына килешә безгә. Кеше өлешенә кергән, урланган әйбер кирәк түгел. Икейөзлелекне яратмыйм. Синең алда бер, артыңда икенче төрле сөйли торганнарны кабул итә алмыйм. Кеше гомере кыска, яхшылык эшләп өлгерергә кирәк. Килә бер вакыт, мәңгелеккә китеп барасың. Синең турында начар сөйләмәсеннәр, үзебездән соң якты эз калдырырга тырышыйк. Бәчегемне бик яратам. Чишмәләре, таулары үзенә тартып тора. Туган ягыма һәрчак сөенеп кайтырга насыйп булсын.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 17.11.2020
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»