поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.11.2020 Язмыш

“Әниегез... агу эчте...”

Бер танышым­ның башыннан үткәннәрен тыңлагач, чәчләрем үрә торды. Гыйбрәт өчен дип, исемнәрен үз­гәртеп, аны сезгә дә тәкъ­дим итәргә булдым.

Динәнең күргәннәре, чыннан да, куркыныч фильм кадрларын хәтерләтә. Әниләре фаҗигале төстә дөньядан киткән көн аның йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра салып, бүген дә үзен сиздереп тора. Хәер, аңа кадәр дә күпне кичерә аның башы. Әле үзенә дә унике генә яшь булуга карамастан, кечкенә энесе белән сең­лесе өчен ул күптән инде җаваплылык хисен тоеп яши. Әти кеше еш кына әнисен кемнәндер көнләп тавыш чыгара, ә бу вакытта Динә энесе-сеңлесен тышка алып чыгып китү ягын карый. Кечкенәдән аналарча кайгыртучанлык сыйфаты канына сеңгән булгандыр күрәсең. Ә теге көнне исә, әти­ләре кабат тавышлана башлагач, Динә балаларны гадәттәгечә тиз-тиз генә киендерә дә, ишегалдына алып чыга. Төзелеп килүче гаражның бер почмагына берсен, икенче почмагына икенчесен бастырып, тавышланмаска куша да, үзе кире йөгереп, өйнең тә­рәзәсенә якынрак килә. “Бүтән тү­зәр әмәлем калмады... Хуш, бәхил бул...” — дип әнисенең ачыргаланып кычкырганын, аннары озак та тормый әтисенең башын тотып урамга йөгереп чыкканын Динә һаман да оныта алмый. “Әти, әти, ни булды?” — дип сорагач, әтисе: “Әниегез... агу эчте...” — ди дә, күршеләргә таба йөгерә. Динә бер мәлгә катып кала. Әтисенең сүзләре аның аңына барып җитми. Хә­ер, бала гына ич әле ул үзе дә. Кеше тик торганнан агу эчә ди мени... Әнисе су эчәм дип ялгышкан гынадыр. Хәзер ул өйгә керер дә, әнисенә ярдәм итәр... Ләкин инде әниләренә ярдәмнең кирәге калмый шул. Апалары артыннан йөгереп кергән балалар да авыз кырыеннан күбекләр чыгып, күзләре каядыр еракка төбәлеп калган, идәндә аунап яткан әни­ләрен күреп, башта берни аңламый басып торалар. Аннары өчесе өч яктан әнкәләренең инде суына башлаган гәүдәсенә килеп сарылалар.

Иң кечкенәләре беренче тапкыр мәктәпкә аяк басасы көнне ана кешене мәңге кайтмас җиргә озаталар. Шушы көннән Ди­нә өчен балачакка нокта куелды дисәң дә буладыр. Әйе, әтиләре аларны баштагы мәлләрдә бер дә кешедән ким-хур итми итүен. Кибеттән тәм-томын да ящигы бе­лән, кием-салымын да иң матурын алырга тырыша. Динә дә әтисенә булдыра алганча булыша. Савыт-саба юу, ашарга пешерү, өй җыештыру кебек эш­ләрне ялт итеп эшләргә өйрәнә. Ләкин алда язмыш сынауларының тагын да хәтәррәге көтеп торган икән...

Әтиләренең ялгызлыкка түземлеге озакка бармый — йорт бусагасын үги ана атлап керә. Ана назына сусаган балалар өмет тулы күзләре белән әлеге чит апага текәләләр. Иң кечкенәләре Фәрит барыннан да өлгеррәк булып чыга: йөгереп килеп, теге апаны кочып та ала. Үзе бер туктамый: “Апа, син безнең әни буласыңмы? Апа, синнән әни исе килә!” — дип тәтелти. Белмим, баланың сүзләре хатынның күңелен эреткәндерме-юкмы, ә аңа иярә килгән ике бала Фәритне ачу белән этеп җибәрә­ләр. “Ул безнең әни! Якын киләсе булма безнең әнигә!” — диләр. Әлеге сүзләр катгый бер кагыйдә булып ятимнәрнең йөрәгендә мәңгегә уелып кала. Алар инде чит апага теләгән саен якын килеп булмавын нәни җаннары аша да тоялар.
 
Үги әни дә балаларга йөзен ачарга ашыкмый. Алай гына да түгел, ул аларны көннән-көн читкә тибәрә башлый. Ни генә эшләсәләр дә аларны гаепле итеп калдыра, ашату-киендерү мәсьәләсендә дә нык кимсетә. Әти кеше исә усал хатыныннан узып берни дә эшли алмый. Ә көннәрнең берсендә, әти­ләре өйдә юк чакны туры китереп, үги әни Динәне өйдән куып ук чыгара. Бала кадәр баланы өйдән куарлык нинди сәбәп булгандыр, әмма бераздан бу чират башка балаларга да җитә. Алар әтиләре яныннан китәргә теләмичә кайчак абзарда, кайчак лапаста төн үткәргәләп, ахырда түзәр әмәлләре калмыйча, әбиләре янына барып сыеналар.
 
Бер бәхетсез — гел бәхетсез шул. Тәмле ашлары белән генә түгел, күңел җылысы белән дә сабыйларны җылыткан әбиләре авырып, тиздән мәңгелеккә күзләрен йома. Балалар кабат туган йорт бусагасына кайтып егылалар. Кабат эт типкесенә тиң көннәр башлана. Үги әни элеккедән дә зәһәррәк кылана. Җыен юк-бар сә­бәп­ләр табып, аталарын балаларга каршы котырта. Үз балаларын аерып ашат­канда, аларга затлы әйберләр, киемнәр алганда, ятимнәргә кешедән калган гына эләгә.
 
Ни генә булмасын, Динә тырышып-тырмашып, тормыш буйлап үз юлын ярырга омтыла, гаилә кора. Энесе белән сеңлесен дә ташламый ул. Язмыш тарафыннан бер сәбәпсез кыерсытылган балалар бүген дә, булдыра алган кадәр, бер йодрык булып яшәргә тырышалар. Үги әни һаман да аларның әтисе белән гомер кичерә, кеше алдында балалар өчен үзенең ничек “өзелеп” торуын да күрсәтергә онытмый икән. Юк, рәнҗеми аңа Динә. Күңеле белән әтисен дә күптән кичергән инде ул. Аллаһның барысын да берәр вакыт үз урынына куясын белә. Бары тик гомер үткән саен: “Ни өчен шушындый булды соң безнең балачак? Нинди гаебебез булды икән безнең?” — дигән сораулар гына тынгы бирми аңа. Үзенең сабыйларына яратып карый да, йөрәге шатлыктан кысылып куя. “Әле дә ярый минем балакайларым әти-әни назыннан мәхрүм түгел. Бәхеткәйләрегез генә булса иде, җимешләрем!” — дип, кочагына алып иркәли ул аларны. Шулай булсын, Динә! Балаларыгыз әти-әниле тигез канат ас­тында үсә күрсеннәр!
 
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА. Азнакай.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.11.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»