поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
18.06.2008 Авто

ТИЗЛЕК ЯРАТУЧЫЛАРНЫ - КАМЕРАГА

Россиядә юлларны чит илдәгечә төзергә өйрәнә алмадылар. Аның каравы руль артында утыручыларны Европадагы кебек тикшермәкче булалар 1 июльдән юлларда махсус видеокамералар пәйда булачак. Беренче җиһазларны Мәскәү өлкәсендә урнаштырачаклар. Ел ахырына кадәр Казанда да 68 камера куелачак. Аларның эшләү рәвеше бик гади: кагыйдә бозучыларны фотога төшерәчәкләр. Ә аннары квитанцияләрне гаепленең өенә җибәрәчәкләр. Дөрес, бу ысулның ни кадәр нәтиҗәле буласы бәхәс уята.

Әлегә Россиядә барлыгы ничә камера буласы төгәл билгеле түгел. Әмма җиһазлар урнаштыру өчен Мәскәү өлкәсендә генә дә 400 миллион сум акча сарыф итәргә җыеналар. Ил буенча исә 3,1 миллиард сумлык 10 мең камера булдыру күздә тотыла. Акчаны 2006-2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген яхшырту программасы кысаларында федераль бюджет бирә. Җиһазлар аварияләр иң күп була торган юлларда куела.

 

Юл иминлеген саклаучылар камераларның файдасы зур булыр, алар ярдәмендә аварияләр кимер дип өметләнә. Былтыр әнә Россиядә кагыйдә бозучыларга 50 миллион сумлык штраф салынган. Камералар булгач исә штраф күләме дә артачак. "Гаишник"лар фикеренчә, бу җиһазлардан качып булмый. Тизлекне арттыручылар да, каршы як юлга чыгучылар да эләгәчәк икән. Камера төшергән мәгълүмат автомат рәвештә тикшерелеп, беркетмәләр машина хуҗасына җибәреләчәк. Казанда да 68 камера пәйда булыр дип көтелә. "Бүген бу котылгысыз чара, – ди Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Мәсгут Мифтахов. – Машиналар саны аз булганда инспекторларның көче җитә иде әле. Бүген исә бер инспекторга 500 автомобиль туры килә. Җитмәсә, бездәге йөртүчеләр руль артында тәртип бозмый дип әйтеп булмый".

 

Автомобиль хуҗаларының хокукларын яклау коллегиясе башлыгы Виктор Травин фикеренчә, чыннан да бу җиһазлар пәйда булган беренче мәлдә йөртүчеләр бераз булса да тәртипкә утырырга мөмкин. Ә аннары безнең кеше бу җиһазлар күзеннән качу ысулын да уйлап табачак. Әнә бит, Кытайда йөртүчеләр машина номерларын пычрак белән буйый башлаган. Ә күптән түгел бу камераларны сукырайта торган махсус җиһаз уйлап тапканнар. Җитмәсә, квитанцияләр дә халыкның башын бутарга мөмкин. Чөнки еш кына руль артына ышаныч кәгазе, ягъни доверенность белән утыралар. Монысын исә суд аркылы хәл итәргә туры киләчәк. Ә юллардагы ришвәтчелекнең кимү-кимемәве хакында беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Камералар акча алмаса да, тере "гаишник"лар кала бит әле. Аларның санын киметү турында исә сүз булганы юк.

 

Яңа ысулның иң зур файдасы – инспекторларның эше кимеячәк. Алайса Казанда "гаишник"ларны кайвакыт 4-5әр сәгать көтәргә туры килә. Икенчедән, камера барысын да теркәп бара. Ә тере инспектор кагыйдә бозган бер машина хуҗасына беркетмә төзегән арада аның яныннан дистәләгән автомобиль чыжлап узып китә.

 

Камералар күпер, эстакада, яктырту баганаларына, кыскасы, юлны өстән күрерлек итеп урнаштырылачак. Светофорларда исә йөртүчеләрнең кызыл утка чыгу-чыкмавын тикшерү өчен башка җиһаз куелачак. Моннан тыш ялганчы җиһазлар беркетү дә күздә тотыла. Шунысы кызык, алары да антирадарларда күренәчәк. Нәтиҗәдә йөртүче барыбер тизлеген киметергә мәҗбүр булачак. Максат бит штраф салу гына түгел, ә профилактика уздыру да. Ялганчы җиһазларның күпме буласы әлегә билгесез. Кыскасы, юл иминлеген саклаучыларның нияте җитди. Бары бу камераларның күпмегә чыдыйсы һәм акыллы башларның аларга каршы чара уйлап тапканчы күпме вакыт узасы гына сорау тудыра.


Илнар ХӘСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 119 | 18.06.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»