поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
02.09.2010 Җәмгыять

“БӘЙРӘМДӘ ИСЕРЕКЛӘР ТАШЫДЫМ”

Милләттәшләрем, хөрмәтле татарстанлылар, 30 август – суверенитет көне ничек узды соң? Кайларда булдыгыз, ниләр күрдегез, нинди гамәлләр кылдыгыз? Мин, мәсәлән, төне буе исерекләр ташыдым, ягъни такси вазифасын үтәдем.

Иртән сәгать 10да, яңгыр явып торуга карамастан, Камал театры бинасы янына киттем. Төрле чыгышлар арасыннан аеруча Питрәч районының Пимәр авылыннан килгән баянчылар уйнаганын илһамланып карадым. Осталыкларына күз тимәсен. Араларында кече яшьтәге мәктәп балалары да булу аеруча сөендерде мине. Чөнки оста гармунчы-баянчылар бүген арабызда күп түгел. Әмма көн суыграк булгач, биредә озак юана алмадым, өйгә кайтып киттем. Көндез кояш чыкты, фатирда утыру да ялыктыра башлады һәм кичке якта кабат үзәккә юнәлдем.

 

Сәгать кичке 8ләр тирәсе. Бәйрәм “кыза” гына башлаган. Башкала үзәге кайный, кибетләрдә су буе чират. Урамда яшьләр әллә нинди тавышлар чыгара. Һәммәсе шул рәвешле Татарстанның суверенитет алуына 20 ел тулуны “юа”.

 

Такси вазифасын башкару уемда юк иде үзе. Шәһәр буенча йөргәндә ике кыз кул күтәрде дә туктарга булдым, утырттым үзләрен. “10 микрорайонга хәтле. 150 сум”, - диде кызлар. Таксистлар хакын белмим, беренче тапкырга бик әйбәт дип, теләп ризалаштым. Алар кереп утыруга машина салонына тәмәке исе таралды. Кызлар төтенне яхшы суырган, бәлки, тарткан кешеләр янында озаграк басып торганнардыр.

 

– Бәйрәм ничек үтте, кызлар? – дим, машинадагы тынлыкны бозып.

 

– Әй, туган көн белән Яңа ел булса, бүләк бирерләр иде. Монда нәрсә инде?! Сәгать 7дә төшкән идек, салкын, туңып йөрдек. Өйдә утырмастан ярый инде, – ди кызлар.

 

Сөйләшүләреннән суверенитетның аларга ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлавы кыен түгел. Онытылып “гуләйт итү” өчен календарьдагы 30 август бер сәбәп кенә.

 

Кызлар рәхмәт әйтеп төшеп калды. Аяклары җиңел булды бит. Ике генә тукталыш үткән идем, бер ир белән хатын кул күтәреп тора. Төнге сәгать бер. Кая кайталар икән дип, боларына да туктадым. Икесе дә ярыйсы гына төшереп алган. Бераздан телефоннары шалтырады. Хатынны әнисе эзли, елаган баланы тынычландыра алмый интегә бугай.

 

– Кайтып җитәбез ич инде. Еласа, шешәсенә сөт салып бир инде. Әллә нигә бер ял итәргә чыгабыз, шунда да кайтырга кушасың, – дип әнисенә ризасызлык сүзләрен белдереп алды ул.

 

Монысының күкрәк сөте эчә торган нәни баласы бар. Әни кеше эчеп кайткан көе баласын имезсә, “шәп” була инде, икәүләшеп изрәп йокларлар. Боларына да 30 август өйдән китеп, үз ишләре белән җыелышып эчәр өчен бер сәбәп кенә икәне аңлашыла.

 

– Бәйрәмне бик карап булмады. Нинди чыгышлар булды соң? – дим бу “клиентларыма” да.

 

– Кем белгән анда ни булганын?! Дуслар белән җыелыштык та Камал театры артына барып утырдык.

 

Боларын Космонавтлар урамында төшереп калдырдым да яңадан үзәккә юл алдым. Ошап китте әле миңа бу эш. Горький паркы тукталышында кыз белән егет туктатты. Үзәккә илтеп куюымны сорадылар. Була ул, проблема юк. Сөйләшүләреннән аңлашыла, егет азәрбайҗан милләтеннән, ә кыз – руслашкан татар. Болары ап-аек. Бәхәсләшеп тә алганнар бугай. Үзара салкынрак сөйләшәләр.

 

– Әйттем мин сиңа чыгып йөрмик дип, – ди азәрбайҗан егете русча вата-җимерә. Теле шомармаган әле, Татарстанга күптән түгел генә килгән бугай. – Аллам, ураза ае бит, ә монда бар да исерек. Сезнекеләргә суверенитет ни дә, Сабан туй ни! Гел эчәргә генә булсын.

 

Аек азәрбайҗан егете төшкәндә “вакланып” тормады, 200 сум бирде. Елмаеп, татарча итеп рәхмәт дигән идем, ул да: “Татар кызы, мусюлманка”, – дип елмайды.

 

Алар яныннан киткәч, тагын бер егет янына туктадым: “Җиңү проспектына тикле алып бармассызмы икән? Алдан ук әйтеп куям, бер тиен дә акчам калмады”, – ди. Аягында көчкә басып тора. Булган бар акчасын эчеп бетергән бу. Бушлай сыр капкында гына була дип, монысын алмадым, юл чатында басып калды. Исерекләргә хәйрия эшләп йөрерлек баемадым әле, гафу итсен.

 

Уң һәм Сул Болак урамнарында юлны төнге сәгать 12дән соң ачтылар. Кердем карурманнарга, адаштым дигәндәй, андагы чүп-чар... Бер чыккач, йөрим инде дип, төнге 3кә хәтле кеше ташыдым. Нәтиҗәдә 1200 сум акча эшләдем.

 

Әле кайтып яткач та тиз йоклап китеп булмады. Ишегалдындагы яшьләр тавышы 9нчы катка хәтле ярып менә. Акырышалар, салган баштан мактанышалар, холык күрсәтешәләр... Югыйсә икенче көнне күбесенә эшкә барасы бит.

 

Ә дустым Илдарның 30 август көне тагын да “үзенчәлекле” үткән. Бу хакта икенче көнне шалтыратышып уртаклаштык. Бер-беребездән серләребез юк, шуңа гел ачыктан-ачык сөйләшәбез. “Көндез чыгып та тормадым. Бәйрәмне көне буе телевизордан күрсәттеләр. Анда “нечего ловить”. Кукмараныкы Айрат та минем белән иде. Төнлә Бауманда ике кыз белән таныштык. “Служак” фатир снимать итә. Кат-кат чыгып йөрмәскә дип, 5 литр сыра, тәмәке, чипсы, көнбагыш алдык та Айратка киттек. Вот кызлар “клевые”! Исерештеләр. Берсе чишенмичә генә стриптиз да биеп күрсәтте. Кесәсенә юри 50 сум акча тыктым. Көлә-көлә үләбез дип торабыз. Әйбәт бии. Өйрәнергә йөргән булган бугай. Иртән озаттык үзләрен. Телефон номерларын алып калдык әле. Ә сез нишләдегез?” – ди. Илдар өчен исә шундый зур бәйрәмдә кызларны кулга төшерү – бар нәрсәдән дә мөһимрәк.

 

Тагын кем нәрсә эзли, шуңа юлыга, диярсез инде. Эзләмим дә бит, юлыма шулай туры киләләр менә. Бәйрәмнең матур, күркәм яклары да күп булгандыр.

 

Суверенитет! 20 яшьлек юбилеең да үтеп китте. Кибетләрдә сатылмаган товарлар сатылып план үтәлде, күпме кеше махмырдан интекте, кесәләр такырайды... Болай барса, 40-50 яшьлек юбилейларың нинди рухта үтәр?! Бу хакта уйлыйсы да килми.

 

Кемнәрне котларга өлгермәдем, соң булса да уң булсын, үткән бәйрәм белән, ватандашлар! Бәйсезлек алган көнең белән, республикам!


Лилия ЙОСЫПОВА
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»