|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2020 Хәвеф-хәтәр
Казанда тагын янгын булган: бу юлы 4 кеше чыгып котыла алганКазанда ут капкан ташландык йорттан дүрт сукбай чыгып котыла алган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Татар-информ» хәбәр итүенчә, кичә кичен сәгать җиделәр тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру өчен 112 номерына Декабристлар урамында ташландык бина януы турында хәбәр килгән. Йортның икенче катындагы бүлмәләрнең берсендә әйберләр һәм чүп-чар янган.
Урынга янгын сүндерүчеләр килгәндә, дүрт сукбай ир-ат бинадан үзләре чыккан булган инде. Аларга табиб яки янгын сүндерүчеләр ярдәме таләп ителмәгән. Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны сүндергән. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.
Моңа кадәр Бар кеше йоклап яткан чакта Казанда кешеләр янып үлгән дип язган идек.
--- |
Иң күп укылган
|