|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.11.2020 Матбугат
Инстаграмда 100 000 язылучысын җыю уңаеннан «Матбугат.ру» хәйрия акциясе игълан итте«Матбугат.ру»ны инстаграмда укучылар саны 100 меңгә җитте. Берничә көн элек инста-дусларыбызга сорау биргән идек, “юбилей”ны ничек үткәрергә дип. Укучылабыздан иң акыллы идея мондый булды: «Матбугат.ру»ны котлап, хәйриягә 100 сум бирү. Шул рәвешле, бүген инстаграмыбызда бәйрәм флешмобы башлап җибәрдек. Анда болай дип язылган: Безне 100 меңенче укучыбыз белән котлап, әйдәгез әле һәрберебез “Ярдәм” фондына 100 сум сәдака җибәрик! Җибәргәч, пост астында плюсик куегыз. “Ярдәм” мәчетен һәм фондын беләсез инде, күрмәүче кешеләр белән дә, колясочниклар белән дә, ятим балалар белән дә эшлиләр, пандемия вакытында өлкәннәргә һәм инвалидларга дә ярдәм итәләр. Хәйрия өлкәсендә эшләре санап бетергесез. Кыскасы, сезнең хәләл 100 сумыгыз нәкъ үз адресатына барып ирешәчәк. Иренмәгез әле, котлагыз безне! Аллаһы Тәгалә разый булсын! Меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын!
"Сбербанк" картасы: 4276620034666796
(Ильгам Фатхирахманович)
QIWI-кошелёк: +79046692427
"Яндекс-кошелёк": 4100 1808 2931 92
P.S. Инстаграмыбызда өч сәгать эчендә 40ка якын “плюсик” җыйдык. Димәк, ким дигәндә 4 мең сум җыелган. Хәйрия эшенә сез дә кушылыгыз, дуслар!
--- |
Иң күп укылган
|