|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.11.2020 Матбугат
Илсур Садыйковның хатыны: “Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” Танылган режиссерны соңгы юлга озаттылар (ФОТО)Бүген Казанда режиссер Илсур Садыйковны соңгы юлга озаттылар. Шәһәрнең 7нче хастаханәсе янына Илсур әфәнденең күпсанлы хезмәттәшләре, туганнары, дуслары җыелды. Соңыннан ритуаль хезмәт автомобиле Азнакай районына кайтып китте. Илсур Садыйков бүген шунда җирләнәчәк. Тантаналы озатулар булмады. Урыны һәм вакыты ул түгел. Шулай да, кайбер хезмәттәшләре Илсур Садыйков турында җылы сүзләрен әйтте. Аның югары профессионал булуын һәм кешелекле сыйфатлары турында сөйләделәр. ТНВ җитәкчесе һәм Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов, ТНВның Яңалыклар бүлегеннән Светлана Спирина һәм Сәрия Хәбибуллина чыгыш ясады. Соңыннан Илсур Садыйковның хатыны Дания ханым зур рәхмәтләрен җиткерде: “Без Илсур белән бәхетле 27 ел яшәдек. Аның артында мин дә, кызым да таш дивар артында кебек булдык. Алга таба ничек яшәрбез. Мин хәзер аның үз эшен ник шулай яратканын белдем, хөрмәт итеп күпме кеше җыелган бит, барыгызга да рәхмәт. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!”
Илсур Садыйковның телевидениедә иң якын дусты, мөгаен, режиссер Рифат Йосыпов булгандыр. Алар 32 ел таныш. Рифат абый “Матбугат.ру” хәбәрчесенә шуны сөйләде, алар бер-берсенең туйларында шаһит булганнар икән, Илсур белән Дания аларның туйларында танышкан.
Илсур Садыйков элегрәк “Татарстан” телеканалында, “Барс-Медиа” компаниясендә, “Хөррият” студиясендә дә эшләде. Бүген дә 7нче хастаханә ишегалдына аны озатырга төрле студиядән хезмәттәшләре җыелган иде.
Шунысы аяныч, соңгы берничә ай эчендә генә Илсур Садыйковның бертуган апасы, әнисе һәм әтисе дә якты дөньядан киткән. Менә шундый сынау. Туганнарына сабырлык телибез. Илсур абыйның урыны җәннәттә булсын. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Әйбәт кеше иде!
--- |
Иң күп укылган
|