|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2020 Хәйрия
"Яшисем килә..."Салаватта яшәүче 50 яшьлек Светлана Рузматовага бавыр күчереп утырту өчен берничә ел донор көтәргә туры килгән, чөнки үзенеке ачыкланмаган генез циррозы аркасында таркалган. Бу вакытта Светлана дүрт баласы белән тулай торактагы кысан бүлмәдә сыенырга мәҗбүр була, ире күптән инде гаиләдән киткән. Ул бүген Үзбәкстанда яши, балаларына ярдәм итми. Һәм менә барлык авырлыклар артта калган кебек була. Светланага операция ясаганнар, донор бавыры организмына килешкән. Ә былтыр хатынга һәм балаларына хакимияттән соцнайм буенча фатир биргәннәр. Инде рәхәтләнеп яшәргә иде дә бит, бүген күпбалалы анага янә ярдәм таләп ителә. Аның гомере яңадан зур куркыныч астында: күптән түгел Светланада яман шеш тапканнар.
- Бавыр күчереп утыртканнан соң ел ярымнан артык вакыт узды инде, әмма мин даими рәвештә Уфага тикшеренү өчен килеп йөрим. Җәен эчем бик каты авырта башлады, тик табиблар донорлык бавыры белән моның берничек тә бәйле түгеллеген белдерде. Аннары чираттагы УЗИда минем эчемдә сыеклык барлыкка килүе ачыкланды. Табиблар шунда ук мине гинекологка консультациягә җибәрде. Алары исә онкомаркерларга анализ билгеләде. Нәтиҗәдә, миндә шушы куркыныч чир барлыгы ачыкланды, хәзер ашыгыч рәвештә операция таләп ителә.
Табиблар өстәмә анализлар һәм тикшеренүләрдән башка операция ясарга батырчылык итми, организм трансплантатны кире кагарга мөмкин. Салаваттан Уфага даими йөрим, юл, анализлар, дарулар өчен күпме чыгым таләп ителүен һәркем аңлыйдыр, ә минем бит әле балаларым да бар. Кече улым бик каты авырый. Әмма мин бирешергә тиеш түгел, балаларга кирәк әле мин, - ди Светлана Рузматова.
Кече улы Илһамга 9 яшь, әмма аңа алты яшьтән дә күбрәкне биреп булмый. Малайның берничә җитди авыруы бар, аңа да кыйммәтле тикшеренүләр, операцияләр һәм дарулар кирәк. Кызганыч, баланың әтисе улының тормышында берничек тә катнашмый.
- Яшисем, балалар тәрбиялисем килә. Алар миңа бик нык бәйләнгән, миннән башка аларның беркеме дә юк. Мондый гади булмаган вакытта гаиләбезгә ярдәм итә алган һәркемгә рәхмәтле булыр идем. Безнең, чыннан да, мөрәҗәгать итәр кешебез юк. Азык-төлек, көнкүреш химия товарлары, канцтоварлар, акча белән ярдәмнең һәркайсын кабул итәр идек, - ди Светлана.
Әгәр дә сез хатынга һәм аның балаларына бу авыр чорда ярдәм итәргә телисез икән, аның белән 8(919)144-13-79 телефоны буенча элемтәгә керә аласыз (карта номеры телефон номерына бәйләнгән).
Фото: ufa.kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|