|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2020 Авыл
Бүгенге көн кайтмыйРадиодан бер җырчының: “Әтинең печән чабуы...” — дип җырлаганын ишетеп калдым. Моңлы җыр йөрәгемнең нечкә кылларын тибрәтеп, күңелемне яшьлеккә алып кайтып китте. Үзебезнең Мамадыш районы, Түбән Козгынчы авылының куе урманнары, Мөнир абыемның умарталыгы, кошларның өздереп сайраулары, диләнкеләрдә яңа чабылган үләннең хуш исләре — барысы да күз алдымннан үтте. Зәп-зәңгәр күзле, йөзләрендә нур балкыган газиз әтием белән әнием, имәндәй дүрт ир туганым, җиңгәләрем, безгә ияреп урманга килергә өлгергән балаларның чыр-чулы шат авазлары... Хатын-кызлар, күңелле гөрләшеп, учак ягарга урын әзерли, ирем урманнан бер кочак коры-сары ботак-чатак алып чыга. Умарталыгыннан гөлҗимеш тамырлары, төрле хуш исле үләннәр, кәрәзле бал тотып, елмаеп, Мөнир абый килеп җитә. Күрше, якын танышыбыз Рәзимә ханым аны иң яраткан җыры белән каршы ала: “Кайда соң сез, унсигезем, унтыгузым, егермем?..” Әни, елмаеп: “Әнә, безнең Хәния Фәрхиебез”, — ди. Рәзимә чынлап та Хәниягә бик охшаган, әни шуңа аңа, яратып, “безнең Хәния” ди. Артистларны бер якка куярга сәләтле Нурмөхәммәт тә ара-тирә җыр суза. Бер мәл телсез калып, аның моңын тыңларга да өлгерәбез. Әнә, Рәшит, Фәрит, Галимҗан абыемнар... Берзаман диләнкедә чалгы чыжлавы гына ишетелеп тора башлый. Борынга тигез итеп ятып калган печән покослары исе бәрелә. Игътибар белән тыңласаң, төрле кошлар сайравы, вак бөҗәкләрнең авазлары кушыла.
Ирем чалгы күтәреп килсә дә, аның барлык эшкә сәләтле икәнен белгән, әмма печән чабуга махирлыгы уртача гына булганын күреп торган әти: “Кияү, чабып азапланма, әнә, алар чапсын, син учак янында командир”, — дигәч, ирем шул якка китә. Ә мин гаиләдә дүрт малайга бер кыз булганга, әти-әни гел минем янда бөтерелә. “Кызым, нигә кирәк сиңа абыеңнарга кушылып, ярышып чабулар? Син әкрен генә, план кырыйларын гына чабып йөр”, — ди әти, аннан әнигә эндәшә: “Мә, карчыгым, кызымның чалгысын янап (кайрау-үткенләүне бездә шулай диләр) бир әле?” Әни чалгыны янап алган арада, әти, аңа яратып карап: “И-и, кызым, мин янаган мин инде, әниеңә җитми. Аның кадәр оста чабучы бармы икән дөньяда? Тыны кысыла шул гөлкәемнең, каян килде бу тын кысылу чире?..” — дип көрсенә, күзләренә моң тула. Икесен дә кочагыма алып кысудан чак тыелып калам, парлы булуларына сөенеп туя алмыйм... Аларның бер-берсен эчкерсез, берни өмет итми, хыянәтсез яратуы — алыштыргысыз бәхет. “Бүгенге көн иртәгә кайтмый, бүгенге бәхет белән яши белегез, балалар”, — дип әйтә иде әти.
Чалгысын печәнгә терәп, бөтен болынга яңгыратып, Фәрит абый: “Әйдә, атым, куала!” — дип, үзалдына елмаеп, җиңелчә тамагын кырып куя. Моны тизрәк, тырышбрак эшләргә команда дип кабул итеп, барысы да, елмаеп, чалгыга ныграк ябыша. Көч, дәрман өсти бу сүзләр. Туганнарның бергә җыелу шатлыгы, саф һавалы искиткеч матур табигать, учакта пешкән аш, чәй исләре... Әти белән әнинең дә яныбызда булуы күңелгә әйтеп аңлатып бетерә алмаслык рәхәтлек өсти. Ял итәргә туктыйбыз. Ашау-эчү, уен-көлке, җыр... Кәефләр күтәренке, һәркем бәхетле.
Әти, зәңгәр күзләрен әнигә төбәп: “Кил, карчыгым, яннарыма”, — дип, яратып, җиңелчә генә әнинең биленә кагылып куя. Әни әтигә берничек тә “картым” дип әйтә алмый: аның яратуы эчтә, йөрәк түрендә. Ул әле оялып, елмайганын яулык чите белән яшерә төшеп, аз гына читкә тайпыла...
Ә кичкә таба Мөнир абый безгә махсус концерт оештыра: Олыяз клубы артистларының моңлы җырларын, баян тавышын тыңлап ял итәбез. Рамилнең җырлавы аеруча тәэсирләндерә. Мәңге кабатланмас бәхетле мизгелләр...
Бу бердәмлекнең төп тоткасы — әтиебезне, без биш баласын гадел, тигез күреп, бар йөрәге белән, керсез яраткан әниебез. Гомергә сүз йөртмәгән, ызгышмаган, әйтер сүзен бер мәкаль белән әйтә белгән, бала белән бала, килен белән килен арасын күзгә күренмәс дилбегә белән үз кулында тоткан әни. Барыбызны да бәхетле, туганҗанлы, кешелекле итте ул. Төп йорттагы киленебез Фәридәдә аның сабырлыгы, кешелеклелеге бар иде. Гомере генә кыска булды гөлкәемнең. Әти-әнидән соң да ул үзенең юмартлыгы, ачыклыгы, киң күңелле булуы белән барыбызны да туган йортка тартып торды, туган нигезебезнең җылысын тоярга ярдәм итте. Әти-әнине югалту ачысын ул дәвалады, миннән ике яшькә яшь булса да, күземдә аларны сагыну яшен күрсә: “И-и, балам, балам”, — дип кочаклап юатты. Гомере буе миңа, башкаларга бүләк ясады. Иремнең хәлен белергә Азнакайга килгәндә, соңгы тапкыр килүен сизенгәндәй, колагындагы алкаларын салып, миңа бирде, инде күрешүләр булмас дигәндәй, кулларымны кысты. Үзе киеп тә карамаган күлмәген миңа кидереп, сиңа миннән бүләк булсын диде. Ул күлмәкне хәзер дә аның төсе итеп киям. Бергә уйнап үскән күрше кызы булгангамы, мине бик тә ярата иде ул. Авылга кайткач, китәр көнне әнигә бик матур кыр чәчәкләре җыеп, букет итеп калдыра идем. Әни аларны тәмам корып беткәч кенә алып куя: “Шулар белән синең белән сөйләшкән кебек сөйләшәм”, — дия иде. Аннан Фәридәгә шулай чәчәкләр җыеп калдыра башладым. Туган нигездә һәркем үзенә бәхет, шатлык тапты. Барлык җиңгәм дә якын, киткәннәре җәннәттә булсыннар! Исәннәре озын гомерле булып, тигез яшәсеннәр.
...Радиодан ишеткән җыр менә шул рәвешле барлык хисләрне, үткәннәрне айкап-чайкап чыгарды.
Тормыш шулкадәр ямьле! Нәселне дошман итеп калдырмаган, ә һәр туганны бер җепкә тезгәндәй тигез-тату иткән әти-әниләребезнең, якыннарыбызның эзен югалтмыйк. Сагынып искә алыйк, догада булыйк.
Хәзер инде элекке кебек печән чабулар онытылып бара, печәнне әзерләп, өйгә үк китереп бирәләр. Тормыш җиңеләйде, шулай да туганлык җепләрен бәйләп торган, бер-беребезгә якынайткан, бәйрәм кебек күңелле күмәк хезмәт — тезелеп басып, чалгы белән киерелеп печән чабулар, тәмләп ял итүләр һич онытылмас. Их, печән чабулары, йөрәкнең янулары... Гореф-гадәтме, әллә... “Онытылмый беренче саф мәхәббәт, онытылмый Агыйдел сылуы” дип җырлаганда кем генә үзенең яшь чакларын, беренче мәхәббәтләрен исенә төшерми икән! Их, ул вакытлар, гашыйк утында янып, күкнең җиденче катында очып йөрүләр... Борынгы риваятьләрдәге, әдәби әсәрләрдәге мәхәббәт тарихларында геройларның исемнәре һәрвакыт парлап искә алына. Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә, Мәҗнүн-Ләйлә, Хәлил-Галиябану һәм башкалар турында укып, кайсы гына егет-кызлар үзләре дә шундый саф мәхәббәт турында хыялланмадылар икән! Кемнеңдер беренче мәхәббәте хәтер түрендә хыялый бер мизгел булып урын алса, кемнәрдер кавышып бергә гомер итәләр. Гомумән, минемчә, бер-берсен яратышып кавышкан парлар, нинди генә тормышта яшәүгә карамастан, күпкә бәхетлерәк, аларның мәхәббәте дә озын гомерле. Элеккеге гореф-гадәтләр турында күп язылса да, “Татарстан яшьләре” газетасының бер санында кыз урлау темасына язылган биш (!) мәкалә укыгач, үзебезне урта гасырлардагы сыман хис иттем. Әле шушы кыргыйлыкны ни дәрәҗәдәдер аклап, хәтта ки мактап та язганнар. Монысы миндә, гомумән, ризасызлык тудырды. “Урлау” дигән сүз үзе үк тискәре күренеш бит, ә закон ягыннан караганда, ул җинаять булып исәпләнә түгелме соң? Кыз бала бит ул песи баласы яисә сарык бәрәне түгел, ул кемнеңдер кадерләп үстергән кызы, кемнеңдер яраткан апасы яисә сеңлесе. Шул баланы ниндидер булдыксыз чит-ят ир-ат урлап китсен ди әле. Ни өчен булдыксыз дим, чөнки кешечә өйләнә алмаган егет кисәге күп очракта кешечә аралаша да белми торган, яисә аңа кияүгә чыгарлык булмаган эчкече, яки ялкау булып чыга. Бәлки барысы да андый түгелдер, искәрмә рәвешендә уңай сыйфатлысы да булгандыр, тик ни өчен кешене ирексезләп алып китә соң ул? Шушы вакыйгадан соң кызның әти-әниләре, ярар инде, кеше арасында хур булмыйк дип ризалашсыннар да ди. Алар хур булмасыннар, ә кыз бала нишләргә тиеш? Ниндидер чит-ят кешеләр арасында, яратмаган кешең белән яшәү ул бит гаилә тормышы түгел, ә коллык. Хәзерге вакытта бездә мондый кыргыйлык инде юктыр дип ышаныйк. Шәригать законнары буенча яшәүче илдә хатын-кызларның хәлен карап китик. Хәтта Европа иле исәпләнгән Төркиядә генә дә хатын-кызларның кырык проценты гаилә золымына дучар ителәләр икән. 2019 елда Стамбул шәһәрендәге бер бина стенасында төрек рәссамы Вахит Туна иҗат иткән, 440 хатын-кыз туфлиеннан торган монумент барлыкка килде. Бу аяк киемнәре илдә бер ел эчендә (2018 елда) ирләре кыйнап үтергән хатын-кызлар санынча куелган. Әлеге монумент кешеләргә дөньяда менә шундый проблема барлыгын искәртү өчен ясалган. Димәк, әле бүген дә барысы да ал да гөл түгел, хатын-кызны түбән катлау итеп күрү элек тә булган һәм хәзер дә шулай дәвам итә. Патша заманында гаиләдә кыз бала туу кимчелек исәпләнгән, аны имана җире бирмичә кимсеткәннәр, әйтерсең лә кыз кешенең ашарга авызы юк. Хәзер дөньялар башка, кем нинди хокукка күбрәк ия икәнен аңлап та бетерерлек түгел. Бүген дә төрле дини ашлар үткәрәләр, өлкән кешеләр үзләренең юбилейларын да Коръән укытып бәйрәм итәләр, бу бик матур күренеш. Кешеләргә хәер тарату йоласы да без белгәннән бирле үзгәрешсез сакланып бара. Иң башта табын артында утыручыларга бирелә сәдака, шуннан соң алгы өйгә чыгып, шунда тезелешеп утырган эреле-ваклы оныкларга да өлеш чыга. Менә берәр әби кеше, унышар сум акчасын малайларга таратып бара да, кыз балага җиткәч туктап, кесәсеннән биш сум эзли башлый. Әһә, менә бит без үзебез нинди, димәк тигезлек турында сүз дә булырга мөмкин түгел, бу безнең каныбызга сеңгән, тормыш һаман да шулай дәвам итә димәк. Бер караганда, кешегә болай да күп нәрсәне үзе хәл итәргә бирелмәгән, аның өчен күбрәк табигать яисә башка кешеләр карар кылалар. Мәсәлән, кеше дөньяга килгәндә нинди булып туасын да белми: кызмы ул, малаймы, карамы, сарымы, сәламәтме яисә гарипме — барысын да табигать хәл итә. Шулай ук әти-әниләренең, туганнарының кем булырга тиешлеген дә белми, үзенә гомер буена бирелгән исемен дә сайлый алмый хәтта, барысын да аның өчен хәл иткән булалар. Ләкин бер бик әһәмиятле әйбер генә аның үз кулында — бер түшәктә йоклап, бергәләп тормыш итеп, балалар үстереп, гомерен бергә уздыручы тормыш юлдашын сайлау. Борынгы әби-бабаларыбыз да бик зирәк булганнар бит: “Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч” дип әйтеп калдырганнар һәм булачак җәмәгатеңнең җиде бабасына кадәр белергә кирәк дигәннәр. Ә сез монда “кыз урлау” имеш. Ничек кенә булмасын, кешеләрнең хокуклары бозылмасын, борынгы кыргый күренешләр гыйбрәт өчен генә калсын, барлык кеше дә, нинди җенестә булуына карамастан, бәхетле булсын иде. Марат ИСХАКОВ. Азнакай.
Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай
--- |
Иң күп укылган
|