поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
05.11.2020 Мәдәният

“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясе сәхнәдән айфон уйнатачак

2020 елның 12 декабрендә 18.00 сәг. “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уза. Билгеле булганча, концертны онлайн форматта турыдан-туры трансляциядә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында һәм интернет киңлекләрендә карап булачак. Ул гына да түгел! Быел премия тапшыру тантанасында айфон уйнатылачак!

“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясе башланганчы без ай дәвамында радиотыңлаучылардан “Кайсы җыр сезнең өчен алтын хит булып санала?” дигән сорауга СМС хәбәрләр кабул итәчәкбез. 
 
2 ноябрьдән алып 12нче декабрьгә кадәр радиотыңлаучыларыбыз 5522 номерына МИЛЛИ  сүзе  белән башлап үзләре “Алтын хит” дип санаган җырның исемен язарга тиеш була. “Алтын хит”ларны тәкъдим итеп СМС җибәрүчеләр арасында IPHONE уйнатыла. Җиңүченең телефон номеры очраклы рәвештә билгеләнә. Бәхет елмайган  номер иясенә элемтәдә булуы һәм концертны каравы мөһим, чөнки премия алып баручылары туры трансляция барышында әлеге номерга шалтыратып, концертка бәйле бер сорау бирәчәк. Абонент телефонын алмаган очракта, җиңүчене яңадан сайлау каралган. 
 
СМСларда иң еш яңгыраган җыр исемнәре алтын дискта тупланачак һәм МИЛЛИ ПРЕМИЯ барышында халык хозурына тәкъдим ителәчәк. Әлеге бәйге алтын хитлар исемлеген арттыру һәм мәңгеләштерү максатыннан оештырыла. 
 
“Елдагыча премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчыларга да мөмкинлекләр бирәбез, кайнар хит проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак. 12 декабрь, 18.00 сәг. “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалын кушып, елның көтеп алынган тантаналы вакыйгасын күзәтеп барырга чакырабыз”, - ди “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов.  
 
“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы шаһиты булу һәм турыдан-туры трансляция барышында айфон оту мөмкинлеген ычкындырмагыз!
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.11.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»