поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
02.11.2020 Шоу-бизнес

Айнур Фатыйховның әнисе Лилия ханым: “Безгә ул гастрольдә кебек”

Соңгы вакытта Айнур Фатыйхов җырчы Ришат Төхвәтуллин белән эшләгән. 11 октябрьдә алар Башкортстанның Республика көненә багышланган концертта Уфада чыгыш ясаган.

Фатыйховлар — бик талантлы гаилә. Халит абый Башкортстанның Илеш районы Сәеткол авылыннан. Виртуоз баянчы. Хатыны Лилия апа — Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылы кызы. Ул — танылган юмор остасы, җырчы, рәссам, баянда, мандолинада уйный. Лилия апаның беренче никахыннан туган улы Илшатны Халит абый 2 яшеннән тәрбияли. Ур¬так балалары Айнур исә бөтен дөньяга танылган музыкант иде.

— Миңа — 66, иремә 62 яшь, — дип дәвам итте Лилия апа. — Халит Башкорт дәүләт филармониясендә эшли. Уфада яшибез. Улларыбыз да безнең янда. Җәйне ел саен бакчада үткәрәбез. Әлеге чирнең гаиләбезгә ничек эләгүен белмим. Башта Халит, аннан ике көннән мин авырдым. Халитнең — 60, минем исә 50 % үпкә зарарланган, диделәр. Айнурныкы исә — 90 %, үпкәсе челтәр кебек кенә калган, дип әйттеләр. Бу коточкыч чир, коралсыз сугышка тиң. Бик тиз тарала. Шуңа күрә кешеләргә, сакланыгыз, җиңел карамагыз, диясем килә.

Айнурга коронавирусның күпкә авыррак төре эләккән. Ул хәтта тын да ала алмый интеккән. Үпкәсенә томография ясатырга тиеш иде, өлгермәде...
 
Айнурны 29 яшемдә таптым. Безнең белән яшәде. Фатир алмыйча өйләнмим, диде. Без ярдәм итә алмадык. Үзебез дә 20 ел тулай торакта яшәдек. Ул бик шук бала иде. Тиктормас, хәрәкәтчән, янып яшәде. Сәхнәдә нинди, тормышта да шундый иде. Кулындагы агачтан да, ручкадан да көй чыгарырга мөмкин. Ул оста шофер да, пешекче дә, актер да, җырчы да, рәссам дә... Аллаһы Тәгалә аңа төрле яклап сәләт биргән. Фантазиягә бай бала иде.
 
Айнурны югалтуыбызны әле аңлый алмыйбыз. Карантинда калу сәбәпле, җирләүдә катнашмагач, безнең өчен ул гастрольгә киткән кебек.
 
— Улыбыз чыннан да сәләтле, универсаль егет. Нинди генә жанрны алса да, җиренә җиткереп башкарды, — дип күз яшьләрен сөртте Айнурның әтисе Халит абый. — Икәү сәхнәдә вакытта күңелне горурлык хисләре биләп ала иде. Айнур 4 яшеннән гармунда уйнады. Бөтен Мәскәү, Казан җырчыларына аранжировка ясады. Гел татарча сөйләште. Мәскәүгә, чит илгә чакырулар булды, китмәде. Башкортстанда бер генә чара да улымның чыгышыннан башка узмады. Кызганыч, бернинди мактаулы исемсез бакыйлыкка күчте. Ә бит ул 14 яшендә Швейцариядә узган конкурста “Дөньяның 7 нче музыканты” исеменә лаек булган бала! Айнурыбызның исеме Башкортстанның Андреев исемендәге алтын китабына кертелде...
 

Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 02.11.2020
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»