02.11.2020 Мәдәният
«Сәйлән - 2020»нең җиңүчеләре бүләкләнде
«ШАЯН ТВ» каналы студиясендә «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең Гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тамашачылар игътибарына икенче сезонда яңгыраган иң матур җырлар тәкъдим ителде. Фестиваль җиңүчеләренә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«Сәйлән» фестиваленең төп максаты - татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.
Бу фестиваль, киләчәген сәхнә белән бәйләргә теләүче яшь йолдызлар өчен менә дигән мәйдан. Быел фестивальнең инде икенче сезоны үтте, һәм, искәрмә түгел, ул иң югары дәрәҗәдә узды! Башкача була да алмый! Уңыш формуласы да үзгәрешсез кала: профессиональ оештыручылар төркеме, йолдызлы жюри, матур җырлар hәм иң сәләтле катнашучылар!
Барлыгы фестивальдә катнашыр өчен 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан мәртәбәле жюри әгъзалары 32 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Бер ай дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачы үзенә ошаган катнашучы өчен тавыш бирде. Нәтиҗәдә, ярымфиналга - 12, ә финалга – 6 бала узды.
Финалистлар исемлегенә керер өчен алар берничә тур сынаулар үтте, төрле жанрлардагы җырлар башкарды.
Жюри әгъзалары арасында татар эстрадасының танылган артистлары: Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты - Салават Фәтхетдинов, Татарстанның атказанган артисты - Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты - Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты - Ландыш Нигъмәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты – Раяз Фасыйхов, шулай ук Айдар Сөләйманов, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар бар иде.
Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, татар халкының җырларын танытырга ярдәм итә. Фестивальдә катнашучылар өчен төрле остаханәләр уздырылды. Алар вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча мастер-классларда катнашты, стилистлар белән очрашты.
«Сәйлән» телевизион фестиваленең дәртле чыгарылышларын «ШАЯН ТВ» каналында, һәр якшәмбе 12.00 һәм 17.00 сәгатьтә карый аласыз! Җыр фестиваленең нәтиҗәләре 12 ноябрь көнне, «ШАЯН ТВ» каналының туган көнендә, билгеле булачак.
---
Шаян
№ --- | 02.11.2020