|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2020 Хәвеф-хәтәр
Берьюлы 8 кешене бәрдергәнКраснодар краенда трассада теркәлгән юл авариясендә 5 кеше һәлак булган. Җиңел машина каршы як юл полосасына чыга һәм 8 кешене бәрдерә, дип хәбәр итәләр РФнең Краснодар крае буенча Эчке эшләр министрлыгында бүген иртән. Гулькевичи — Отрадо-Кубанское — Отрадо-Ольгинское автомобиль юлының 26нчы километрындагы юл һәлакәте турындагы хәбәр иртәнге 5ләрдә билгеле була.
“Вакыйга урынына килеп җиткән полицейскийлар “Лада Приора” руле артындагы 27 яшьлек водительнең томан шартларында үз полосасы буйлап хәрәкәт иткәндә, алда туктап торган ВАЗ-2115 һәм ВАЗ-21099 машиналарына барып менмәс өчен, каршы як юлга чыгуын ачыклый. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә алган тән җәрәхәтләреннән кеше гомере өзелгән”, – диелә ул хәбәрдә.
Авариядә каза күрүче калган 5 кеше төрле травмалар белән дәваханәгә озатылган. Полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә.
Чыганак: ria.ru
Фото: kubantv.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|