|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2020 Криминал
Эчке эшләр министрлыгы Кукмарада полициягә һөҗүм итү турында аңлатма бирдеКукмарада төнлә полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән кешене атып үтерү турында Татарстан Эчке эшләр министрлыгында аңлатма бирделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген төнге беренче яртылар тирәсендә полиция хезмәткәре, эше янында автомобилен парковкага куйган вакытта асфальтта нәрсәдер януга, янәшәдә шешә ватыклары аунап ятуга игътибар иткән. Тәртип сакчысы утны сүндерергә керешкән. Шул мизгелдә билгесез кеше килеп, яна торган катнашма салынган тагын бер шешәне койма аша ыргыткан һәм качып киткән.
Полицейскийлар аның артыннан куа киткән. Куып җиткәч, бу кеше хокук саклаучыларга пычак белән янарга керешкән. Тәртип сакчылары аңа бирелергә кушса да, ул таләпне үтәмәгән.
Тоткарлаган вакытта 16 яшьлек Кукмара егете актив каршылык күрсәткән һәм полиция хезмәткәрен пычак белән яралаган. Шул чагында тәртип сакчылары аңа ут ачкан һәм атып үтергән. Яраланган полицейскийны хастаханәгә озатканнар. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.
Фаҗига булган урынга Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.
Кукмарада полицейскийларга һөҗүм иткән үсмер экстремизм тарафдары буларак исәптә тормаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.
Чыганак китергән мәгълүматлар буенча, бүген төнлә полицейскийларга пычак белән ташланган 16 яшьлек үсмернең әнисе Башкортстанда туган һәм шунда яшәгән. Быелның апрель аенда ул кияүгә чыккан һәм Кукмарага күченеп килгән. Яшүсмер сеңлесе белән Башкортстанда әбисе янында яшәп калган. Быелның җәендә ул Ижевскида пицца пешерү серләренә өйрәнгән һәм сентябрь аенда шулай ук Кукмарага күченеп килгән.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, бүген төнлә Кукмарада 16 яшьлек Антипов полиция бүлегенә ут төртергә маташкан. Тоткарлаган вакытта ул полицейскийларга актив каршылык күрсәткән, берсен пычак белән яралаган. Тәртип сакчылары аны атып үтергән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Аны республика Президенты һәм ТР прокуратурасы махсус контрольгә алды.
--- |
Иң күп укылган
|