|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2020 Фаҗига
Янгында һәлак булган ана һәм ике бала турында яңа фактлар ачыкланганБашкортстанда кирпеч торак йортта чыккан янгын әнисе һәм аның ике баласының гомерен өзгән. Барысы да 26 октябрь иртәсендә булган. Янгын сүндерелгәннән соң беренче булып әнисе, аннары өлкән бала табыла. Икенче малайны бик озак эзлиләр. Кич белән генә гаиләнең иң кечкенә әгъзасының җәсәдләре табылган. Федоровка районы хакимияте башлыгы Винер Насретдинов белән әңгәмә вакытында ул утта һәлак булган гаилә яшәгән йортта янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эш алып барылу-барылмавы турында “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына аңлатма биргән.
«Чын фаҗига булды, өч кешедән торган гаилә – 3 һәм 5 яшьлек кечкенә ике баласы белән яшь хатын һәлак булды. Гаилә имин булмаганлыгы белән билгеле, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә тора, опека органнары, «Гаилә» үзәге контролендә була. Агымдагы елда гына да бу гаиләгә ай саен теге яки бу хезмәт вәкилләре барып йөрде.
41 яшьлек хатынның биш баласы бар иде. 2014 елда хатын өлкән яшьтәге өч балага карата беренче иреннән суд буенча ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Ике улы һәм кыз - 19, 17 һәм 14 яшьлек балалар - әтиләре белән яши. Гаилә Салават шәһәрендә теркәлгән, ә Новософиевка авылында ана капиталына торак сатып алынган», — дип сөйләгән муниципалитет җитәкчесе.
Аның сүзләренә караганда, 2018 елда опека хезмәте икенче никахтан ике малайны әнисеннән алган. Алар берничә көнгә район хастаханәсенә урнаштырылган. Хатын-кызның даими рәвештә алкоголь куллануы турында да билгеле. Малайлар өйдә тәрбияләнгән.
"Билгеле бер дәрәҗәдә, эш хатын-кызны ата-ана хокукыннан мәхрүм итүгә барды, тик хәзер бу эш ни өчен ахырына җиткерелмәүне ачыклыйбыз. Берничә сорау бар: бу эшкә кем комачаулаган?", - дигән хакимият башлыгы.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига вакытында үлгән ике малайның әтисе Салават шәһәрендә булган. Ул авылга янган йорт янына килеп, утта һәлак булган балаларны эзләүдә катнашкан.
2019 елда йортта янгын сигнализациясе урнаштырылган. Соңгы тикшерү бу елның 12 октябрендә үткәрелгән, приборның төзеклеге турында билге бар. Тик прибор, нишләптер, кирәк вакытта эшләмәгән.
"Опека, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, хокук саклау органнары, мондый хәлләргә йогынты ясау мөмкинлеге булганнар белән эшләячәкбез. Балалар потенциаль куркыныч мохиттә булганда кардинальрәк карарлар кабул итәргә кирәклеген күрәбез. Әйе, балаларны гаиләләрдән алу начар, әмма бу очрак яңа алымнарга бәя бирү өчен тагын бер кат этәрә.
Профилактика эшенә килгәндә, без аны беркайчан да туктатмадык. Әмма хәзер тагын да зуррак көч белән гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җиткерәчәкбез. Бездә шундый 48 гаилә исәптә тора. Извещательләр куюны дәвам итәчәкбез, бу эш үзен аклый. Монда кеше факторы бар: без приборны урнаштырабыз, тикшерәбез, ул эшли, ә йортта тәмәке тарткан очракта, кеше аны үзе сүндерә", — дип хәбәр итә район башлыгы.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мәләвез районара тикшерү бүлеге янгын вакытында өч кешенең үлеме факты буенча «саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Фото: "Башинформ"
--- |
Иң күп укылган
|