|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2020 Язмыш
"Гомерем буе мине Аллаһы Тәгалә озата барды"– Гомерем буе мине Аллаһы Тәгалә озата барды. Гел аның ярдәме белән уңышларга ирештем, — дип сүз башлады Данил абый Шәяхмәтов. — Ун яшемдә үк колхозның сарык көтүен көттем. Сарык көтүен яхшы көтте дип, икенче елны абый белән икебезгә дуңгыз көтүен ышанып тапшырдылар. Колхоз рәисенең ышанычын акладык, эшләгәнебез өчен ике центнер арыш бирделәр. Сугыштан соңгы авыр елларны исәпкә алсак, ул ашлык безнең өчен алтын тапкан кебек булды, чөнки халыкның таякка эшләгән чоры. Бездән бигрәк әти-әни бик куанды. 1936 елда туган малай мин. Туган авылым Күлтәстә башлангыч белем алдым, аннары Урта Пошалымда җидееллыкны тәмамладым. Бер генә каникулны да бушка уздырмадым, гел эшләдем. Колхозда бер яшь тай бар иде. Колхоз рәисе: “Җигә алмыйсың, йөрмә”, — ди. Ә мин үҗәт: “Була ул миннән”, — дим. Һәм җигәргә өйрәттем. Шуны җигеп чәчү чәчтем. Ул чорда атларны безнең ише малай-шалайга бирмиләр, өлкәнрәк ирләр генә җигә. Ә монда мин, мәктәп баласы, чорсыз тайны тәртә арасына кертә алдым. Бераздан Лаеш урманына агач кисәргә җибәрделәр. Анда да тырышып эшләдем. Аннан кайткач училищеда укыдым, ләкин документ бирмәделәр. Ул чорда мәҗбүри рәвештә өч елга Казахстанга эшкә җибәрү бар иде. Шунда эшләп кайткач кына укыганлыкка документ бирәләр. Поездда барабыз, безне документлар тутырылган чемоданы белән бер хатын-кыз укытучы озата бара. Үткенрәк егетләр теге укытучының әз генә читкә тайпылганын күзәтеп тордылар да, үз документларын алып, поезддан качып төшеп калдылар. Мине дә үзләре белән дәштеләр, әмма мин ризалашмадым. Поездда барабыз, ни күрик — кар эченнән төтен чыга. Сылап кына эшләнгән йортларны кар баскан, морҗа торбасыннан төтен чыга икән. Безнең өчен гаҗәп күренеш булды ул. Станциягә килеп җиткәч, безне йөк машинасына утырттылар да, йөз илле чакрым кирәкле урынга алып барып куйдылар, фатирларга тараттылар. Бер фатирда төрле милләттән булган уналты егет тордык.
Җирне тырмалап кына чәчтек, бернинди чүп үләне юк. Ә бодае кылчыклы Кубань бодае иде. Миңа үткән елда да эшләмәгән, таралып беткән комбайн бирделәр. 1951 елда чыккан утсыз комбайн иде ул. Күңел төште, өйгә кайтып китәсе килә башлады. Комбайнны бер хохол егетенә карап ремонтлаган булдым, ничек кирәк эшләп китте тагын. Әмма ул озак эшләмәде. Комбайнның кайсы җире көйсез икәнен ат җигеп килгән малай каян белсен инде? Гаражга кайтарып куйдым. Карасам, гараж ишек төбендә тулы комплектлы мотор ята. Ачкычларым кесәдә иде, тиз генә үземә кирәкле запчастьларын сүтеп алдым да, бөтенесен үземнекенә көйләп куйдым, комбайн җырлап эшли башлады. Бригадирыбыз минем комбайнны шулай көйләп эшләтеп җибәрүемә шаккатты. Шуннан кырга чыгып киттем. Уңыш бик яхшы иде. Мин беренче урынга чыктым. Шәһәр обкомы, профсоюз вәкилләре килеп миннән сорашалар: “Комбайнда ничә ел эшлисең?” — диләр. “Тиздән бер ай була”, — дим. Гаҗәпләнделәр. Ул вакытта анда ашлык кабул итү урыннары юк, кырга зур-зур көшелләргә өеп куялар да, язын Ишим елгасы аша төяп озаталар иде.
Урып-җыю эше беткәч, биш йөз сум аванс алдым да, Октябрь бәйрәменә өйгә кайтып киттем. Минем эшләгәнем өчен тегеннән әтигә квитанция җибәргәннәр дә, ул мин кайтканчы кырык капчык ашлык алып кайтып куйган иде инде. Менә монда да мине Аллаһы Тәгалә озата барды. Ул миңа эшләр өчен көч бирде һәм ярдәм итте. Әти алган бодайның бер потын йөз сумга Балтач базарына барып сатып кайта иде. Теге вакытта качып кайтып киткән егетләр алдан алган подъемный акчаларын кире кайтарып, штраф түләде, ә мин киресенчә, әти-әнигә зур ярдәм иттем дип уйлыйм.
1958 елны армиягә китәргә повестка бирделәр. Мин һаман Казахстанда эшлим. Армиягә киткәнче әтиләргә сигез центнер ашлык, алты мең ярым сум акча җибәрдем. Тагын сигез центнер ашлык аласым калды, ләкин өлгермәдем, армиягә китеп бардым. Шул вакытта әти: “Улым, авыл халкы синең шулкадәр акча, ашлык җибәрүеңә шаккатты”, — дигән иде. Акчаны почтага салып куйганнар да, мин кайткач, шул акча белән өр-яңа йорт-җир төзедек. Армиядән соң урманчылыкка эшкә кердем.
Берара урманчылык хуҗасы миңа монтерлар курсына укырга барырга тәкъдим итте. Мари республикасына барып, бишенче разрядлы монтер таныклыгы алып кайтып, шул юнәлештә дә эшләдем. Аннары никтер бура станогына күчтем. Йомры агачлар чыгардык. Ул вакытта да Аллаһы Тәгалә ярдәме белән зур акчалар эшләргә насыйп булды. Тырыш та булдым, куелган максатыма ирешмичә эшемнән туктамадым. Һәр эшне намус белән башкардым. Шул чордагы хезмәт хакым бик югары булды, пенсиягә шуның белән чыктым.
Хәтта армиядә дә курсларда укырга туры килде миңа. Аллаһы Тәгалә монда да юлны киң итеп ачты. Взвод командиры ярдәмчесе һәм батальон старшинасы булдым. Анда да акча алып хезмәт иттем. Бервакытта да акчага тилмермәдем. Бөтен Ташкентны әйләнеп чыктым.
1964 елда укытучы булып эшләүче Нурзидә исемле кызга өйләндем. Аның белән ике бала тәрбияләп үстердек, алар югары белем алдылар. Нурзидә апаң да бик тырыш булды. Гомер буе башлангыч классларда укытты, бик күп мактау грамоталарына ия ул. Минем дә мактау грамоталарым күп, Россиянең, Татарстанның “Хезмәт ветераны” да мин. Илле алты ел Нурзидә апаң белән бергә, бер-беребезне хөрмәт итеп, кадерләп яшибез. Балаларыбыз, оныкларыбыз өчен сөенәбез...
Данил абый миңа менә шуларны сөйләде. Аның тормыш иптәше Нурзидә Габдрахман кызы утыз тугыз ел укытучы булып эшләгән. Укучылары арасында табиблар, агрономнар, укытучылар бар. Алар Татарстанда гына түгел, Русия төбәкләрендә дә дәрәҗәле исемнәр алып эшлиләр. Һәрвакыт Нурзидә ханымның хәлен белешеп, бәйрәмнәр белән котлыйлар икән. Ул алдынгы укытучы булган кеше. Аның мәкаләләре “Совет мәктәбе” журналында чыгып барган. Мәскәүдән килгән ике галим белән автордаш буларак, Урта Пошалым мәктәбе укытучысы белән берлектә, 1-4 класслар өчен материал туплап, татар мәктәпләрендә рус теле укыту буенча дәреслекләр әзерләп, Мәскәүдә шуның презентациясендә катнашкан. Нурзидә ханымга РСФСР Мәгариф министрлыгының “Өлкән укытучы” исеме бирелгән.
Үҗәт, тырыш, максатчан, тормыш җанлы Нурзидә һәм Данил Шәяхмәтовлар мал асрап, үз көчләре белән хуҗалыкларын ныгытып, тырыш хезмәт юлы үткәннәр. Аларга сокланып та, алар белән горурланып та кайттым.
Халидә ГАБИДУЛЛИНА. Арча районы, Гөберчәк авылы
--- |
Иң күп укылган
|