поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.10.2020 Бәйрәм

Хыяллар чынга аша

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль йөртүчеләр көнен билгеләп үтәбез. Бу һөнәр барыбызга да кагыла, чөнки бүгенге тормышны автомобильсез күз алдына китереп тә булмый. Әле безнең балачакта җиңел машина да сирәк кешедә генә була иде.

Хәзер инде һәр гаилә әгъзасы үзенә аерым автомобиль сатып алырга ашыга. Ә авыл кешеләренең йортында икешәр-өчәр төрле техника басып тора... Чыннан да, техника кеше тормышын бермә-бер җиңеләйтә.

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре халык ихтыяҗларын тәэмин итү буенча авыр һәм мактаулы эш башкаралар. Юл куркынычсызлыгы һәм хәвеф-хәтәрсезлеге руль артында утырган кеше кулында. Алардан зур игътибарлылык, саклык таләп ителә.

Машина йөртүне һөнәр итеп сайлаучылар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше. Минем героем да балачактан техникага, машиналарга мөкиббән киткән кеше.
 
Күпләргә югары квалификацияле фотограф буларак таныш булган Әнәс МИНГАЛИЕВ Самара өлкәсенең Елховка районы, Тупли авылында Насыйбулла һәм Рәйсә Мингалиевларның беренче шатлыгы булып дөньяга туа. Әтисе колхозда тракторчы, слесарь-механик булып эшли. Шулай ук Насыйбулла абзыйны бик уңган балта остасы буларак та беләләр. Олы уллары Әнәс бик иртә кул арасына керә башлый. Әтисе аны акрынлап үзе белгән һөнәрләренә өйрәтә. Бура бурау дисеңме, машина, трактор, комбайн төзәтү дисеңме – малай һәрвакыт әтисе янында. Нинди генә эшкә алынмасын, Насыйбулла абзыйның осталыгына сокланып туймассың. Әнәс тә, нәрсә эшләсә дә, бөтенесен төгәл һәм асылына төшеп башкарырга күнеккән.
 
- Балачак дустым Ринат Арифуллин белән “машина-машина” уйнаганда, мин һәрвакыт автобус йөртүче була идем. Үсеп җиткәч тә, нәкъ менә шушы һөнәрне сайлаячакмын, дип уйлаган идем, - дип елмая әңгәмәдәшем. - Кешеләрне автобуска утыртып, ерак сәфәрләргә, башка шәһәрләргә алып барырга, урман-кырлар аша, табигать гүзәллегенә соклана-соклана, озын юллар буенча җилдертергә хыяллана идем.
 
Колхозлар чорында авыл балаларына хезмәт эшчәнлеген бик иртә башларга туры килә иде. Әнәс тә, алтынчы сыйныфны тәмамлагач, җәен урып-җыю эшләрендә катнаша башлый. Менә шул вакытта ул беренче тапкыр трактор руленә кагыла. Тәҗрибәле абзыйлар, малайның техникага хирыс булуын күреп, трактор йөртергә өйрәтә башлыйлар. Сәләтле егет бу һөнәрне бик тиз үзләштерә, әмма мәктәпне тәмамлагач, Куйбышевның трамвай-троллейбус идарәсендә слесарьга укый.
 
- Армиядә хезмәт иткәндә машина йөртүче иптәшләремә кызыгып карый идем. Бервакыт шулай үземә дә йөк машинасы руле артына утырырга туры килде. Алдыма куйган бурычны бер дә авырсынмыйча, җиңел генә башкарып куюыма үзем дә гаҗәпләндем. “Юкса, мин әйбәт кенә машина йөртүче булып китә алганмын бит, әй. Шәп шофер килеп чыккан булыр иде миннән”, - дип шаярып куйдым ул чакта.
 
Еллар уза торды. Мин гаилә корып, малай белән кызымны үстереп, көндәлек мәшәкатьләргә күмелеп яшәп ятканда, үзем дә сизмәстән, машина йөртүчеләр әзерләүче курсларга барып эләктем. Шулай итеп, балачак хыялым чынга ашырга тиеш икәненә ышана башладым. Таныклыкны кулыма алып чыккан атнада ук яңа һөнәрем буенча эшли дә башладым. Үз канаты астына алып, миңа ышанып, тәҗрибә тупларга мөмкинлек биргәне өчен Җәмил ага Вәлиуллинга олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә, - ди Әнәс абый.
 
Чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәнеп, башлаган һәрбер эшне җиренә җиткереп башкарырга күнегеп үскән авыл егете, күптән хыялланган һөнәренә җиң сызганып алына. Автобус йөртүче булмаса да, аңа төрле оешма җитәкчеләрен, гади хезмәткәрләрне йөртергә туры килә. Аның машинасы һәрвакыт әле генә конвейердан төшкән кебек ялт итеп тора, ә үзе тиешле урында дикъкатьле тыңлаучы яки мәгънәле әңгәмәдәшче дә була белә. Шуңа күрә дә, менә инде күп еллар ул җиңел машина йөртүче булып хезмәт итә. Җитәкчеләре Әнәс абыйны лаеклы ялга озатырга ашыкмыйлар, чөнки бүген аның кебек кешелекле, тырыш, үз эшен белеп, яратып эшләүче шоферлар яшьләр арасында сирәк күренеш.
 
Әнәс абыйның тагын бер мавыгуы, шулай ук балачактан яратып башкарган шөгыле турында әйтеп узмыйча булдыра алмыйм. Балачагы табигать кочагында, урман-кырларда уйнап, су буйларында балык тотып үскән кеше, һәркайда, һәрнәрсәдә матурлыкны, гүзәллекне күрергә сәләтле булып үсә. Әнәс абый да шундыйларның берсе. Ул көндәлек ыгы-зыгы арасында гади, күзгә күренмәгән матурлыкны күреп алып, үзенең фотографияләрендә сакларга тырыша. Әлеге шөгыле аны туксанынчы еллар башында “Бердәмлек” газетасына фотокорреспондент сыйфатында китерә. Ул бүгенге көнгә кадәр безнең газетабызда штаттан тыш фотохәбәрче булып эшли.
 
- Шәһәрара командировкалар да еш булгалый. Шофер һөнәренең шул ягы аеруча ошый. Трассага чыгасың да, юл буендагы гүзәллеккә соклана-соклана, элдертәсең. Аеруча язгы чәчәкле чорны һәм алтын көзнең моңсулыгын яратам. Табигать матурлыгын күреп, сулышым кысылып куя, йөрәк күкрәкне ватып чыгарлык булып тибә башлый. Андый вакытларда машинамны юл кырыена туктатам да фотоаппаратымны алам, - ди романтик күңелле шофер.
 
Фотография белән мавыгу тышкы гүзәллекне генә түгел, кешенең эчке дөньясын да күрә белергә өйрәтә, минемчә. Әнәс абый ясаган портретлар, картиналар кебек үк, кешенең эчке халәтен дә чагылдыра. Сер итеп кенә, ул үзенең тагын бер хыялы турында сөйләде:
 
- Өлкәбезнең татарлар яшәгән бөтен авылларында булып, анда яшәүче кешеләр белән танышып, аралашып, аларның фотосурәтләрен бер зур җыентык итеп туплыйсы иде. Чөнки һәр төбәкнең үз характеры, үз үзенчәлекләре бар. Әмма бу әлегә чираттагы хыял гына...
 
Аллаһы Тәгалә сезнең бу хыялыгызны да чынга ашырырга насыйп итсен, Әнәс абый.
 
Барлык машина йөртүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм руль артындагыларның һәркайсына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, хәвеф-хәтәрсез һәм имин юллар телибез!
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 23.10.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»