|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2020 Фаҗига
Янгында 5 яшьлек баласы булган яшь гаиләнең гомере өзелгәнУзган төндә Уфа янындагы Лебяжий бистәсе бакчаларында коточкыч янгын дөрләде. Анда биш яшьлек баласы булган яшь гаиләнең гомерен өзелгән. Бакча йортында ут төнге икеләрдә чыккан. Авария хезмәте пультына тревога 2:17 сәгатьтә килгән. Әлеге урынга янгын сүндерүчеләр һәм медиклар җибәрелгән. Аларның килүенә бакча йортын ут ялмап алган була. Янгын иртәнге алтыда гына тулысынча сүндерелә. Анда 39 кеше һәм 18 берәмлек техника катнаша.
Янгын вакытында коткаручылар 30 яшьлек ирнең, 26 яшьлек хатынның һәм аларның 5 яшьлек кызларының гәүдәләрен тапкан.
Янгын хезмәте белгечләре, тикшерү-оператив төркем фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.
Фото:v-kurse.ru
--- |
Иң күп укылган
|