|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2020 Шоу-бизнес
Рөстәм Закиров: «Нахалларны яныма якын җибәрмәскә тырышам»Холкы, моңы, гамәлләре, тоткан кыйбласы буенча да мин аны милләтебезнең йөзек кашы саныймын. Ул чыннан да халыкныкы. Рөстәм Закировның «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булуы да — халкыбызның аны ихлас бәһаләвеннәндер. Рөстәм кебекләрне табигать тудыра — кабатланмас тавыш, үзгә аһәң, халык күңеленнән ургылучы моң... Бүген мин аның әңгәмәдәше. Сөйләшү бер яссылыкта — гади, эчкерсез, ихластан, ничек сөйләшенгән, сезгә шулай җиткерелә. Сүземне дә Рөстәмгә хуш килердәй сораудан башладым. — Рөстәм, син гомер буе тере тавышка җырлаучы җырчы. Фонограммага «йозак» кануны чыккач, иң әүвәле башыңа нинди уй килгән иде?
— Ул шатланганымны Тәңрем генә белә, Вазыйх абый. Димәк, Әлфия апа, Илһам абый, Флера Сөләймановалар чоры кабатлана икән диеп уйлаган идем. Кызганыч, бездә күпме кануннар язуда, кәгазьдә генә кала. Уены-чыны белән бергә әйткәндә, сәхнә бушар дигән уй да башка килгән иде.
— Моннан берничә дистә еллар элек синең Татарстан радиосына (минем анда эшләгән чорым — автор) гади генә бер авыл малае буларак килеп кергәнең исемә төшеп китте?
— Вазыйх абый, гадилегем, авылчанлыгым белән мине әле дә беркем үзгәртә алмый. Мин хәзер дә шул ук гади авыл малае. Ул елны мин шулкадәр сагынып искә алам ки, 1988 ел ул. Пошалымнан Казанга килүем. Республика гәҗитендә «Татар җыры» конкурсының шартлары турында белдерү чыккач, күршедә яшәүче Фәрит абый Гатауллин: «Әйдә, энем, тавышың бар», — диеп мине шушы конкурска кулдан җитәкләп дип әйтерлек алып килде. Асаф Валиев, Зөһрә Шәрифуллина, Венера Ганеева белән бер сәхнәгә күтәрелеп чыгыш ясадык, җиде дипломант исемлегендә минем дә фамилиям яңгырады. Дүрт мең кеше сыйдырышлы спорт Сарае залындагы миңа булган алкышларны әле дә ишеткәндәй булам. Гади авыл малаена бит?!
— Гран-При хакында да хәтерләрне яңартып алыйк инде. Син бит шушы дәрәҗәдә күбрәк танылдың бугай?
— Әлбәттә. Дөрес, аңа кадәр мин “Татар җыры — 89” да катнашып дипломант булдым, Русиякүләм конкурста “Тамашачы мәхәббәте” җиңүчесе булдым, “Голоса Татарстана” конкурсында лауреат исемен яуладым, Смоленск шәһәрендәге дәрәҗәле бәйгедә җиңдем. Минем өчен иң кыйммәтлесе, сүз дә юк, 1993 елдагы “Татар Җыры” бәйгесендә җиңеп, “Гран-При”га ия булу иде. Бөтен язмышымны үзгәрткән ел. Җырчы булам дигән карарга китерде мине бу җиңүем.
— Шуннан башландымы инде Рөстәм Закировның артистлыкка юл башы?
— Иң мөһиме: башта әти-әни ризалыгын аласы, туган нигездән фатыйха сүзен ишетәсе бар иде әле.
— Ишеттеңме соң?
— Ике каз сатып, абый белән безне гармунлы итәргә теләгән әтиемнән ни көтәргә иде бу минутларда. Разый фикереннән кала. Әти-әни фатыйхасы белән юл тоттым мин сәхнәгә.
— Үкенмисеңме?
— Дөресен әйткәндә — юк. Бу минем яшәешем, гомер юлым, кешеләр белән аралашуым, уртак фикергә килүем, тыйнаклык булмаса да әйтим, халкыма кирәкле җырчы Рөстәм Закиров җырлары белән бәхетле булуым белән горурланып яшим.
Бары бер нәрсәгә үкенәм: ни өчендер үз вакытында профессиональ белемгә омтылышым булмаган. Мин бит вузга да очраклы гына эләккән кеше. Музыкаль белемем юк. Казан педагогия институтының музыка факультетына дүрт кешене группага тавышына карап кына өстәп алдылар. Шул дүрт бәхетле арасына мин дә эләктем. Миңгол абый Галиев “үз кул“ астына алды да куйды бер авыл малаен. Ул һәрчак әйтә иде: ”Булмаган тавышны ясап булмый, синдә моң бар”, — ди иде.
— Алдагы язмышың?
— Диплом алгач авылга музыка укытучысы булып эшкә кайтырга тиешле белгеч идем мин. Тик язмыш башкача юллардан алып китте. Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Харис Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге халыкара уен кораллары оркестрында солист буларак башладым хезмәт юлымны. Аннан «Казан» милли үзәгенә эшкә килдем һәм бүгенгәчә шунда хезмәт куям. Коллективым ышанычлы, күңелгә ятышлы, хезмәтемнән канәгатьмен, тәм табып иҗат итәм.
— Синең кебекләр һәрчак игътибар үзәгендә. Син «сораулы» җырчы. Төп эшеңнән башка да тик ятмыйсыңдыр, шәт?
— Дөресен эйткәндә, буш вакыт аз. Чакырулар алып торабыз. Төрле чараларда катнашабыз.
— “...быз”, диеп сойләшәсең. Моңа, аңлавымча, гаиләң сәбәпче?
— Әйе инде. Төрле чараларга чакырып торалар. Гаиләбез белән еш катнашабыз.
— Әйдәле, гаиләң белән дә таныштырып үт?
— Тормыш иптәшем –Люция Мусина, җырчы. Улым Айратны инде профессиональ саксофончы дип атарга була, олы сәхнәләрдә чыгыш ясый бүгенге көндә. Кызым Миләүшә дә җыр сәнгатен үз итте. Музыкаль мәктәптә белем ала. Җырлый, төрле конкурсларда катнаша, шактый гына җиңүләре белән сөендерергә өлгерде инде
— Сиңа — авыл малаена мондый гаиләдә яшәү кыен түгелме соң?
— Барысын гадәти кабул итәм. Димәк, язмыш безгә җырлы-моңлы юл бүләк иткән. Улыма да, кызыма да олы сәнгати үсешләр насыйп булырына инанам.
— Улың бүгенге көндә хәрби хезмәттә. Берәүләр малайларын анда җибәрмәс өчен акчалар сарыф итә. Ә сез ялгышмасам аңа армиягә барырга фатыйханы үзегез биргәнсез?
— Егет кеше бу юлны үтәргә тиеш саныйм. Дөрес, Айрат армия хезмәтен үзе сайлады. Ялгышмагандыр дип уйлыйм. Бүгенге көндә частьнең оркестрында төп «музыкантларның» берсенә әверелде. Янында еш булабыз, үзе бик канәгать. Без икеләтә шатбыз.
— Син бик гади кеше. Синең белән аралашу җиңел. Югыйсә син бит инде дәрәҗәле шәхес. Гадилекне ничек шулай саклый аласың?
— Мин моны авыл белән якын булуда күрәм. Авылга еш кайтам. Һәр кеше үз казанында кайный. Күпләр нинди булуына карамастан, бер дәрәҗәдә кала бирә. Гадилек һавасы авыл капкасын ачып керүгә бәрелә сыман. Никадәр теләсәң дә халыктан югары булып булмый.
— Син авылның кунагы гына түгел, син бит авылның эшкуары да әле?
— Әйе, инде ничә еллар төп нигездә гаиләбез белән бәрәңге игәбез. Үзенә күрә бер кызыклы кәсеп.
— Пошалымны иҗатың белән мәңгелек иттең, Пошалым сине үзенеке саный диеп уйлыйсыңмы?
— Берәү дә идеал түгел. Хәтта, бер учак җылысында да салкыннан туңучылар табыла. Тик күпчелек авылым кешеләре белән аралашып яшәүемә сөенәм. Кайтып туктавыма яныма ашкынучыларым, гөрләшеп серләшер авылдашларым аз түгел. Шунысы олы бәхет. Иң кыйммәтлесе, мине улы итеп кабул итүче әнием бар. Абыем, аеруча аның җәмәгатенә рәхмәтлебез — кайчан гына кайтсак та якты чырай белән каршы алалар.
— Сәхнәгә кайтыйк әле. Син бүгенге республикакүләм сәхнә артистлары исемлегендә дәрәҗәле урын тотасың. Афәрин! Моны тамашачы таный, хөрмәтли. Үзеңнең дә фикереңне ишетәсе иде.
— Әйе, Аллага шөкер, сәхнәләребез баеды. Мине әлеге дә баягы, бер генә сорау борчый: без фонограмма белән тамашачыны алдаудан кайчан туктарбыз икән. Гафу, мин бу исемлеккә кермим.
— Фонограммага җырлаганың бармы?
— Ихлас җавап бирәм — юк.
— Инде аз гына гаилә тормышыңа кагылып үтик әле.
— Люция белән шактый гына йөреп кавыштык. Ул мине, мин аны аңлыйм. Иҗади тормышта иң мөһиме шулдыр диеп уйлыйм.
— Көнләшү бардыр бит инде? Иҗат кешеләре икегез дә. Әле балаларыгыз да шул юлны сайлаганнар?
— Ике бала, икесе дә инде зурлар. Бу мәсьәлә инде бездән артта калды дип уйлыйм. Арада ышаныч яшәде.
— Син гаиләдә кем?
— Мин — ир, Люциям — хатын.
— Син хатының сүзенә колак саласыңмы?
— Әлбәттә, уртак фикер уртак фикерләүдән туа. Дөрес, башта һәркем үзенчә уйлый. Әмма соңрак телисеңме, теләмисеңме, бер фикергә киләсең.
— Сез еш бәхәсләшәсезме?
— Еш, тик уртак нәтиҗәгә килеп нокта куя алабыз. Ул да, мин дә дөрес юнәлешне күреп алып шуңа таба барырга яратабыз. Мин гомумән акыллы фикерне кабул итә алам.
— Син нәрсәдән куркасың?
— Хыянәттән, алдашудан, дус булган дошманнан. Әрсезләрне, нахалларны яныма якын җибәрмәскә тырышам.
— Рөстәм Закиров күбрәк ни өчен кыйнала дип саныйсың?
— Гадел, туры сүзле булуым комачаулый. Мин моны бик яхшы аңлыйм, тик инде үземне үзгәртә алмыйм.
— Һәркемнең үз кумиры бар, синең җыр дөньяңда кем ул?
— Газинур Фарукшин. Аның җырларында үстем, аны кабатларга хыялланганнарым әле дә истә.
— Бүгенге мәдәни мөнбәрдә кемнәр биеклегенә талпынасың?
— Татар эстрадасына яңа сулыш өргән Салаватның иҗаты сокландыра. Раяз Фасыйховны хуплыйм. Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллина кебек тавышы, моңы белән классик биеклекне тамашачыга җиткерә алучы җырчыларга сокланып яшим.
— Һәрбер җырың шедеврга тиң. Сере нидә моның?
— Беренчедән, сүзләргә, көйгә нык игътибар бирәм. Икенчедән, сузымлы, халык иҗатына якын җырларны сайларга тырышам.
— Синең репертуардагы җырларны башкаручыларга ничек карыйсың?
— Булдыралар икән — җырласыннар гына. Мине уздырып башкаралар икән: «Афәрин!» диячәкмен. Теләсә кайсы җырны теләгән җырчы башкарырга тиешле дип саныйм мин. Ул бит күмәк авторлар катнашында туган иҗат җимеше.
— Димәк, җыр минеке дип судлашып йөрүче түгел инде син?
— Юк, әлбәттә. Халык, тамашачы кемне хуп күрә, минем өчен шунысы мөһим.
— Шулай җиңел генә репертуарыңдагы җырларыңнан “колак” какканың булдымы?
— Беренче тапкыр сәхнәгә алып чыккан һәрбер җырым әлегәчә үземнеке булып кала бирә. Гүя, ул җырлар шәхсән минем өчен генә иҗат ителгәннәр сыман.
— Моның сәбәбе нидә диеп уйлыйсың?
— Югарыда әйтеп үткәнемчә, сүзләрнең, көйнең синең рухыңа туры килүендә. Минекен җырла дип кенә җыр тәкьдим иткән шагыйрь-шагыйрәнең, композиторның җырын үземнең күңел халәтем аша кичермичә алырга ашыкмыйм, ашыкмадым да.
— Белүемчә, син инде 28 ел эстрадада. Җырчы өчен аз гомер юлы түгел. Репертуарыңда ничә җыр бар һәм аларның кайсылары күңелеңә аеруча якын?
— Шушы чорда һәрчак үз җырларымны булдыру хыялы белән янып яшәдем. Хыялым тормышка ашты дип әйтә алам. Берничә дистәләгән җырым инде ничә еллар дәвамында минем сәхнә юлдашчыларым. Бәхетемә күрә ел саен яңалары өстәлеп торалар. Исемнәрен атамыйм, аларны тамашачылар бик яхшы беләләр.
Сүз уңаеннан. Әлеге язманы тагын да тулыландыра төшү максатыннан Рөстәмнең гомер юлдашы — җырчы Люция Мусинага мөрәҗәгать итмичә булдыра алмадым. Кыска булды ул сүзендә:
— Гаиләдә Рөстәмнең төпле, ышанычлы булуы, гаилә өчен барысын да эшләргә тырышуы аеруча игьтибарга лаек. Айрат улыбызның да, Миләүшә кызыбызның да әтисе кебек максатчан, үз-үзләренә нык ышанучан булуларын, иҗат сәхнәсендә Рөстәм кебек олы уңышларга ирешүләрен теләр идем.
Сөйләшүебез ахырына якынлашты, мин халкыбызның яраткан җырчысы, илһамлы сандугачы Рөстәм Закировка алдагы тормышында да зур иҗат уңышлары, гаилә бәхете, тормыш бәрәкәте теләп калам. Моңлы тавышы белән безне сөендерүен дәвам итсен.
Әңгәмәдәш — Вазыйх ФАТЫЙХОВ |
Иң күп укылган
|