|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2020 Җәмгыять
Корпоратив һәм банкетлар үткәрүне тыячакларБу хакта бүген хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте. “Бу норма популяр түгел, әмма без аны кабул итәргә мәҗбүрбез, – диде Радий Фәрит улы. – Рестораннарда һәм җәмәгать туклануының башка урыннарында төрле корпоративлар, ягъни массакүләм чаралар үткәрүне тыярга кирәк. Корпоративлар һәм банкетларны соңгарак вакытка кичектерәбез. Безгә үпкәләмәсеннәр. Югыйсә, соңыннан бу рестораннарны ябарга туры киләчәк, ә без моны эшләргә теләмибез”, ди ул.
Әйтергә кирәк, Башкортстан территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефенә бәйле югары әзерек режимы кертү турындагы указга үзгәрешләр бүген кертеләчәк.
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: svadba-msk.ru
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|