поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.08.2010 Авыл

ХӘЛЛӘР ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ, ӘММА БИРЕШЕРГӘ ИСӘП ЮК

Ким дигәндә биш миллион тонна уңышка өмет итеп башланган икмәк өчен көрәш ахыр чиктә республика буенча 700 мең тонна ашлык җыеп алу белән тәмамланды.

Татарстан үз тарихында бу кадәрле кыенлыклар кичергәнен хәтерләми. Казахстаннан кадәр салам ташыткан 1981 елда да уңыш бер миллион сигез йөз мең тонна иде.

Терлекләрнең саны буенча Россия Федерациясендә иң алдынгы урында барган Татарстан бүген тагын да зуррак сынаулар алдында. Гамәлдә инде башланып киткән кышлату чоры өчен терлек азыгын ничек җиткерергә? Хуҗалыкларда, әйтик, фуражга булган ихтыяҗ республика буенча бер миллион тоннадан артып китә.

 

Федераль үзәк ярдәмсез калдырмас анысы. Тик бүген үк шунысы ачык: без сораган күләмдә түгел. Ә инде печән, сенаж һәм силос турында тулысынча үзебезгә кайгыртырга туры килә. Салам турында әйткән дә юк. Авыл хуҗалыгында килеп туган ифрат дәрәҗәдә катлаулы проблемаларны ничек хәл итәргә? Мондый хәлдән чыгу юлларын таба алырбызмы? Әлеге һәм башка төрле сорауларга ачыклык кертү максатында без Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать иттек.

 

– Иң элек терлек азыгы әзерләү буенча республика хуҗалыкларында эшләнгән эшләргә тукталып узыйк әле...

 

– Татарстанда терлек азыгы әзерләү мәрәкәсе тәмамланып бара инде. Хуҗалыкларда нибары йөз мең гектар чамасы кукуруз урасы калды. Кызганычка каршы, кырларда җыясы җыелып беткән булса да, шактый гына хуҗалыкларда терлекләргә кышкы чорда кирәкле булган азык күләменең яртысы да әзерләнмәгән! Тулаем алганда, республика буенча нибары алтышар йөз мең тонна печән, силос, салам һәм ике милион тоннадан артык сенаж бар. Бу кадәрлесе бер баш терлеккә 16,9 центнер шартлы азык берәмлеге дигән сүз. Ә бит терлекләрне кыш буена ашатып чыгар өчен, ким дигәндә, бер башка 25 центнер азык берәмлеге кирәк булачак.

 

Корылык авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен зур сынау чоры булды. Чагыштырмача яңарак алынган белгечләр бер хәл, озак еллар дәвамында уңышлы гына эшләп килгән хуҗалык җитәкчеләре дә аптырашта. Махсус бригадалар оештырып, чит өлкәләрдә печән әзерләү түгел, үзләренең болын-кырларыннан, чокыр-чакыр һәм сазлыклы урыннарда булган кадәресен җыештырып алуны да оештырмауны башкача ничек аңлатасы?

 

Кемнеңдер каяндыр китереп бирүләрен өмет итү быелгысы елда зур ялгышлык, бушка вакыт исраф итү генә. Кышкы чорда исә терлек азыгы бермә-бер кыйммәткәрәк төшәчәк бит. Биектау, Актаныш, Нурлат, Кукмара һәм башка кайбер район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү буенча шактый нәтиҗәле эшләгән бер чорда, Азнакай, Чистай, Чирмешән, Яңа Чишмә, Менделеевск, Бөгелмә һәм Баулы районнары хуҗалыклары үзләрендә булган мөмкинлекләрне дә тулысынча файдаланмый.

 

– Чит өлкәләргә чыгып печән әзерләү дә зур чыгымнар сорый бит...

 

– Әлбәттә. Тик безнең өчен башка юл юк. Печәнне кыш көне кар астыннан казып алып булмас. Үзең барып әзерләсәң, ул барыбер арзангарак төшә. Чит регионнарга чыгып печән, силос, сенаж һәм салам әзерләүдә зур тырышлык куеп эшләүче Саба, Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Теләче һәм башка кайбер район хуҗалыклары белән беррәттән “Вамин”, “Рацин” кебек инвесторларның эшчәнлеген дә билгеләп үтәсем килә. Шул ук вакытта терлек азыгын үзләрендә бик аз күләмдә туплый алган Мөслим, Менделеевск һәм башка кайбер районнарның бу эшне ни сәбәпле эленке-салынкы гына башкаруларын аңлавы да, аңлатуы да кыен.

 

– Урыннардан алган хәбәрләргә караганда, кайбер район хуҗалыкларында кышлатуга әзерлек сыйфаты түбән, терлек азыгы җитәрлек күләмдә түгел, министрлыкка бирелгән мәгълүматлар да дөреслеккә туры килеп бетми.

 

– Кайбер җитәкчеләр, чыннан да, кәгазь барысын күтәрә дип, саннарны “күпертергә” тырыша. Көндәлек мәгълүматларда моңарчы көн саен 0,1 центнер шартлы терлек азыгы әзерләүчеләрнең селектор киңәшмәсе алдыннан күрсәткечләре дистәләрчә тапкыр “артып” китүе дә шуны раслый. Бу кадәресе бигрәк тә Алексеевск, Питрәч, Чирмешән, Минзәлә, Аксубай, Лениногорск һәм Мөслим районнарына хас. Тик кыш көне терлекләргә кәгазь ашатып булмас шул. Бер баш терлеккә әлегәчә нибары 6-8 центнердан да кимрәк терлек азыгы әзерләгән Чистай районының “Родник” һәм “Луч”, Лениногорск районының “Победа” һәм “Йолдыз” хуҗалыгы җитәкчеләренә Мамадыш районы “Трудовик” яисә шул ук Чистай районы “Йолдыз” хуҗалыгына барып карарга киңәш итәр идем. Теләк булганда чарасын табып була ул.

 

– Узган елларда җәйге чорда сөт җитештерү шактый арта иде. Бигрәк тә август аеннан башлап. Быелгы корылык бу юнәлештә дә сизелми калмагандыр инде...

 

– Корылык нәтиҗәсендә кышлату чоры чагыштырмача бик иртә башланды. Авыл хуҗалыгының барлык юнәлешендә, аеруча терлекчелектә быелгы кыш иң озыны һәм иң авыры булачак. Республика Президенты безнең алга терлекләрнең баш санын саклап калу бурычын куйды. Бу кадәрлесе һәр җитәкче, һәр белгеч, һәр терлекче өчен намус эше дә ул.

 

Анализ күрсәткәнчә, соңгы елларда чыннан да җәй-көз айларында сөт һәм ит җитештерү күләме арта килде. 2009 елда узганы белән чагыштырганда август-декабрь айларында сөт җитештерү күләме – егерме, ә ит җитештерү унтугыз процентка кадәр артты! Терлекчеләребезнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә хәтта быелгы катлаулы чорда да нәтиҗәләр начар димәс идем. Әйтик, август аенда сөт җитештерү узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7 процентка артуы шуны раслый.

 

Кызганычка каршы, бу кадәресе дә төрле районнарда төрлечә шул. Менделеевск, Бөгелмә, Алексеевск, Кама Тамагы, Тәтеш һәм башка кайбер районнарда күрсәткечләр шактый түбән. Нәтиҗәдә, терлекчеләребез күпме генә тырышмасын, республика буенча сөт җитештерү соңгы елларда беренче тапкыр өч процентка кимеде. Шул ук вакытта Кукмара, Аксубай, Апас, Арча һәм Кайбыч районнары хуҗалыкларында сөт җитештерү узган елгыга караганда да күпкә югары. Без андый хуҗалыкларга элек тә кулдан килгәнчә ярдәм итә идек, киләчәктә дә шулай булачак. Дәүләт ярдәме булдыксызларга түгел, ә авырлыкларга карамыйча югары нәтиҗәләргә ирешүче хуҗалыкларга күрсәтеләчәк. Аерым алганда, баш санын киметмәгән, узган ел белән чагыштырганда югарырак нәтиҗәләргә ирешүче хуҗалыкларга сыер башына ай саен 220 сум, тана-бозауларга 130 сум, дуңгызларга 80 сум, сарык-кәҗәләргә 40 сум һәм кош-кортка 6 сум исәбеннән дәүләт ярдәме бирелә. Баш санын кәгазьдә арттырып күрсәтеп, дәүләт ярдәмен алырга теләүчеләргә җитди чара күреләчәк.

 

– Шәхси хуҗалыгында терлек асраучылар Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов башлангычы белән сыерларның баш санын киметмәү максатында бирелүче 4130 сумлык ярдәмне зур рәхмәт хисе белән кабул итеп алды. Республика дөньякүләм кризис һәм дәвамлы корылыктан миллиардларча сум зыян күргән бер чорда мондый мөмкинлек табу күпмедер күләмдә көтелмәгәнрәк хәл булды...

 

– Рөстәм Нургали улы авыл кешеләренең проблемаларын бик яхшы аңлый. Белүемчә, мондый ярдәм Россиянең башка бер генә төбәгендә дә юк. Бүгенге көндә халыкка 452 миллион сумлык фураж, катнаш азык һәм печән өләшенде. Бер мичкә балга бер кашык дегет сыман, бу изге эшне тиешенчә башкарып чыга алмаучы хәсрәт җитәкчеләр дә табылды. Йә ашлык юк, йә бәяләр югары, йә халык алырга теләми дип бу мөһим эштән читләшү, тагын да аянычрагы – бирелгән акчаны тиешенчә тотмау фактлары да бар. Йә, әйтегез, Яшел Үзән районында шәхси хуҗалыкларга тиешле субсидияләрнең бүгенге көнгә кадәр нибары 19 проценты гына бирелүне ничек аңларга була? Питрәч, Лениногорск, Минзәлә районы авылларында да халыкка бушлай бирелә торган мондый ярдәмне түземсезлек белән көтәләрдер. Район җитәкчеләренең бу эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алмавында авылда сыер асраучының гаебе юк, билгеле.

 

Бүген терлек азыгы алыр өчен дип махсус бирелгән акчаларны башка максатларга тоту – үзе үк зур гөнаһ. Әлегә бит печәнне, сенаж, силос, фураж һәм саламны тирә-күрше регионнарда чагыштырмача арзанрак бәядән алу мөмкинлеге бар. Кышын аларның бәясе бермә-бер артмас диеп беркем ышандыра алмый. Терлек азыгы алырга дип бирелгән акчаларның 807400 сумын “Чиләбеснаб­комплект”ка, тагын әллә нинди почта чыгымнарына тоткан Чүпрәле районы “Заря” агрофирмасы җитәкчесе Фәрит Мөдәррисов яисә иминият, касса чыгымнары һәм башка хаҗәтләрне үтәүгә юнәлдергән Тәтеш районы “Татарстан” агрофирмасы (җитәкчесе Фәнил Ибраһимов) терлекләре кышкы чор өчен тулысынча терлек азыгы белән тәэмин ителгән булса бер хәер иде. Кызганычка каршы, мондый мисалларны тагын да китерергә була. Бу кадәрлесе инде җавапсызлыкның иң ахыргы чиге.

 

– Киләчәктә югары уңышка өмет итеп зур суммада кредит алганнарның, бигрәк тә кыска сроклы кредит рәсмиләштергән хуҗалыкларның хәле аеруча катлаулана түгелме?

 

– Андыйларга ярдәм итү чаралары күрелә-күрелүен. Беренче чиратта кыска сроклы кредит алучыларның бурыч түли башлау вакытларын кичектереп тору буенча. Андый хуҗалыклар бездә шактый. Кредит суммасы да унбиш миллиард сум чамасы. Бүгенгә кырык биш хуҗалык субъектларының, шул исәптән “Вамин-Татарстан” ачык акционерлык җәмгыятенең кредитларын кичектереп тору турында килешенде. “Татагролизинг” аша алынган техника өчен түләүләрне дә бер елга кичектереп торуга ирештек.

 

– Быел көзге ярминкәләр 7 августтан ук башланып китте. Башкала халкы һәрвакыттагыча авылга бик зур рәхмәтле. Бу эшләр киләчәктә дә дәвам итәр бит?

 

– Әлбәттә. Һәр атна саен республика районнары башкала базарларында үзләрендә җитештерелгән күп төрле яшелчә-җимеш, бәрәңге, кәбестә, ит-сөт продукцияләрен арзанрак бәядән китереп сатачак.


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 172 | 26.08.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»