Посмотреть эту публикацию в Instagram
Дуслар!!! Ошанмагыз!!!Минем турында ялган информация йори!!!#ринатрахматуллин
---
Шәһри Казан
№ --- | 19.10.2020
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2020 Шоу-бизнес
Ринат Рахматуллин: "Имеш, мин авариягә эләгеп үлгән..." (ВИДЕО)Популяр җырчы Ринат Рахматуллин турында ялган мәгълүмат таралган. Янәсе, ул Буада юл һәлакәтенә эләккән. Җырчы әлеге хәлгә үзе ачыклык кертте. "Ике көннән бирле ватсабыма төрле эчтәлектәге смс-хәбәрләр килә. Хәлләремне сорашып язалар. Хәтта Россия төбәкләреннән хәбәрләр килә. Имеш, мин авариягә эләгеп үлгән, имеш, өч кешене үтергәнмен, имеш, яшүсмер баланы бәрдергәнмен. Кемдер Буада булган аварияне фотога төшереп, анда Ринат Рахматуллин да бар, дип ватсап аша тараткан. Ул фотоны үзем дә Буа төркемендә күрдем. Дөресен генә әйткәндә, мин "шок"та. Хәзерге вакытта бу эш белән тикшерү комитеты шөгыльләнә. Мәгълүмат чыганагын эзлиләр", - диде Ринат Рахматуллин.
Фото: Татар-информ
|
Иң күп укылган
|