поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
17.10.2020 Шоу-бизнес

Җәвит Шакиров: "Беркемгә дә мондый язмыш язмасын!"

Җәвит Шакиров Инстаграмына әнисе белән төшкән фотоларын урнаштырган. Үзе әнисенә әз генә дә охшамаганлыгын күреп, тамашачылары аңа төрле сораулар җибәргәннәр. Җәвит хәлне аңлатып биргән.

"Хәерле көн, дуслар! Минем Әнкәй белән фотоларны кургәч, бик күп сораулар килде. Үз әниеңме дип сораучылар бик күп! Белмәгәннәр өчен генә әйтеп китәсем килә, безне, өч малайны якты дөньяга китергән Әниебез миңа (иң кечесе мин идем) 5 яшь чакта бакый дөньяга күчте. Бу безнең гаилә өчен иң авыр сынауларның берсе булгандыр. Әтиебез безнең ятимлекне тоймасыннар, кеше арасында ким- хур булмасыннар диеп күпме көч салганын үзе генә белгәндер! Урыннары җәннәттә булсын.
 
Безнең бәхеткә, шушы фотодагы Әниебез безне карап үстерде. Бик уңган, тырыш, бар яктан да килгән кеше ул! Бүген дә исән-сау, авылда йортыбызның утын сүндермичә, без кайтканны көтеп, Башкортостанның Чакмагыш районы, Әхмәт авылында гомер кичерә. Без кайтсак тәмле сыйларын әзерләп көтеп тора. Халыкта ,,үги әни" дигән гыйбәрә бар! Бу язмышның бер кыйссасы! Аны үз җилкәсендә татыган Әни кеше һәм бала гына белә.
 
Беркемгә дә мондый язмыш язмасын, һәркем үзе тапкан баласын үзе тәрбияләп үстерсен иде! Безнең өчен Әнкәй беркайчан да үги булмады, үз әниебез булды. Барсы өчен дә зур рәхмәтләр генә аңа! Ходай гомерләрен бирсен! Шул нәүбәттән туган шигьри юллар тәкъдим итәм:
 
 Үги әни

Үги ана яфрагына 
Кулларым тиде ялгыш. 
Үги ана кулларына 
Калдырды безне язмыш. 

Үги әни булуыңда 
Әйтче, кем соң гаепле? 
Ятим бала үстерүләр
 Бу дөньяда гаепме?

 Үги ана яфракларын 
Күрдем юл буйларында. 
Күпме сабый гомерләре 
Чит Әни кулларында!

 Үги диеп әйтмик әле, 
Ул да бит безнең Әни. 
Ятим бала, үги Әни - 
Бу сузләрдән җан әрни!"

Ләйсән КАСПРАНОВА
Өмет
№ --- | 17.10.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»