поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.10.2020 Мәдәният

Илһам Шакиров каберенә таш куелды (ФОТО)

Бүген татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе ​ Илһам​ Гыйльметдин улы Шакировның каберенә таш кую мәрасиме узды.

Мәрасимдә Татарстан Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов,  Татарстанның халык язучысы Разил Вәлиев,  Россиянең атказанган,  Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Илһам Шакировның абыйсы Кыямның улы Флүр Шакиров, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова чыгыш ясады. Мәрасимне Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин алып барды.
 
Ташны​ Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлаган​ талантлы скульптор Фәнил Вәлиуллин ясады.
 
Татар ​ музыка сәнгатенең үз вокал мәктәбен​ булдырган иң күренекле вәкилләренең берсе Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә​ Татарстанның хәзерге Тукай районы (элекке Вороршилов районы) Яңа Бүләк авылында туган. 2019 елның 16 гыйнварында Казанда бакыйлыкка күчте. Баритон тембрына ия җырчының халыкка мирас булып калган репертуарын​ халык җырлары,​ композиторлар әсәрләре, классик музыка җәүһәрләре, казах, үзбәк, әзәрбайҗан, каракалпак, башкорт халык музыкаль әсәрләре, үзе иҗат иткән җырлар тәшкил итә.
 
Илһам Шакиров 1960 елда​ Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. 1992 – 2012 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе була. Җырчы татар музыка сәнгатен үстерү, татар сәхнәсенә лаеклы алмаш тәрбияләү юнәлешендә зур хезмәт куя.
 
Мәрасимдә​ күренекле дәүләт эшлеклеләре, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, театр артистлары, язучылар катнашты.
 
 
 
 
 

Зимфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 16.10.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»