поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
14.10.2020 Мәдәният

Вакытсыз гомере өзелгән баянчы Айнур Фатыйховның әнисе: «Күмгәнен дә күрә алмыйбыз…»

Виртуоз баянчы, музыкант Айнур Фатыйховның үлем хәбәре бөтен кешене тетрәндерде. Башкортстан егете безнең эстрада җырчылары белән хезмәттәшлек иткән, бик күпләрнең якын дусты булган. Аның хакында җырчы Илсөя Бәдретдинова, бу хәбәрне ишеткәч, төне буе йоклый алмадым, ди.

– Иң профессиональ музыкант китте. Бөтен инструментта уйный белә иде. Гаиләләре белән сәнгать кешеләре иде. Әтисе дә, абыйсы да – виртуоз баянчы. Әнисе җырлый. Айнур бөтенесен дә уздыра иде. 16 яшендә Мәскәүдә бер бәйгедә җиңеп, аны чит илгә чакырганнар иде. Әтисе Халит абый, яшь бит әле, дип җибәрмәде. Аның китеп баруын ишетү үзәкне өзде. Әле бит күпме планнарыбыз бар иде. Төне буе иҗатташ дуслар белән языштык. Ирләрне дә елата торган хәбәр булды бу, – ди ул. – Шулкадәр кешелекле, ягымлы, елмаеп кына торучы егетебезне югалттык. Шалтыратуга телефонын алыр иде. Йолдыз чире белән чирләмәде. Урыны оҗмахта булсын.
 
Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов белән 8 октябрьдә бер сәхнәдә чыгыш ясаганнар. Айнур Казанга килгән булган.
– Дөнья буйлап танылган музыкант иде. Ул дүртенче урында торды. Аны заманында Илһам Шакиров алдында гына утыртып торган була. Мин аның белән ул Габделфәт Сафинда эшләгәндә танышкан идем. Минем күп кенә җырларыма аранжировкалар ясаган кеше ул. Бик авыр югалту, – ди.
 
Җырчы Мурат Гайсин да бу хәбәрне авыр кичерә. Елап утырам, ди ул.
– Мин Айнурны 20 елдан артык беләм. Безнең укытучылар да бер иде. Бергә музыка мәктәбен бетердек. Айнур талантлы кеше, әлегә башка андыйлар юк. Кичә аның белән телефон аша сөйләшкән идем. Каты йөткерсә дә, үләм, димәде. Татарстанда октябрь ахырында күрешкәнче дип саубуллаштык. Ул минем чын дустым иде, – ди Мурат.
 
Башкортстанның атказанган артисты Лилия Биктимерова, Айнур Фәдиснең күз алдында үскән бала, ди.
– Аларның гаиләсе белән бик якын таныш без. Әтисе белән бергә эшләдек. Фәдиснең аркасында үскән малай ул. Шулкадәр киң күңелле, яхшы кеше китеп барды. Беркайчан кеше сөйләмәде. Хәтта кайчак сәхнә артында берәр сүз башласак, ул торып чыгып китәр иде. Изге җан булды. Соңгы вакытта алар авырдылар. Айнур бик озак югары температура белән йөрде. Телефон аша: «Төшми бит. Бик авыр чир икән. Авыртуларга түзеп булмый», – дип тә әйткән иде. Әтисе белән әнисе дә – хастаханәдә. Улларының үлемен ишетү аларга бик авыр. Табиблар күзәтүендә, дарулар белән генә торалар. Әле бүген Лилия апага шалтырткан идем, елый. «Күмгәнен дә күрә алмыйбыз. Шулай булгач, үлде дип уйламам. Казаннан кайтмады әле дип торырмын», – ди. Бик авыр хәл. Якыннарына сабырлык телим, – ди Лилия.
Ул да сөйләшеп бетерә алмады, телефон өзелде. Айнурны иртәгә җирләячәкләр.
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.10.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»