поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.10.2020 Язмыш

“Алдыңа килеп тезләнер әле” (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Алсу атна-ун көн авызына ризык капмыйча, бик боек йөрде. Каенанасы белән каенатасының өстәл янына чакыруына “ашыйсым килми” дип җаваплады. Өлкәннәр кизүдер дип, киленнәрен артык бимазаламадылар, күптән кулларыннан төшкән дөнья дилбегәсен кабаттан кулларына алдылар. Мал карау да, өй-йорт җыештыру да, кер юу да кабаттан үзләренә калды.

Кыска гына вакыт эчендә Алсу унбиш килога ябыкты. Йөзе сулып калды, күзләре эчкә батты. Ә бер көнне эшеннән аякларын чак сөйрәп кайтып, урын-җиргә ауды да, шуннан торалмады. Кырык яшьлек алма кебек хатын шулай кисәк кенә урын-җиргә калгач, Сабир карт белән Хәтирә карчыкның котлары очты. Балалар да бар бит әле, алар бәхетенә тизрәк терелсен инде дип теләделәр.
 
Аптырап, авыл фельд­шерын чакырттылар. “Нә­рсә дип тә әйтәлмибез инде, Фируза сеңлем, Алсу­ыбыз юктан гына чирләп китте бит әле, йөгереп дөнья көткән җиреннән ки­сәк кенә аяксыз калды да куйды”, — диде Сабир карт фельдшерны каршылап.
 
“Юктан гына& ” Шул сүзләрдән Алсуның йөрәге тагы бер кат чеметеп куйды. Каенатасы өчен “юктан гына” инде. Ул да, бахыр каенанасы да берни белмиләр шул. Әнә бит, барып фельдшер Фирузаны чакырткан булганнар. Фируза дәвалый торган чир, ул арындыра торган газаплар булса икән! Алсу яшьле күзлә­рен каенатасына күрсәтмәс өчен, читкә борылды.
 
— Кызым (Сабир килененә һәрвакыт шулай үз итеп “кызым” дип дәште), менә врач килде, күрен әле, мин сезгә мишәйт итмим, малларга печән төшерәм. Хәтирә хәзер кайтып җитәр, кибеткә чәйгә генә киткән иде, — дип килененә эндәште.
 
Гадәттә бик аз сүзле картны килененең чире тәмам гаҗиз итте, хафага салды. Шулай булмый ни, кичә генә бит әле Алсудан да җитезрәк, матуррак кеше юк иде авылда! Эшендә дә җитешә, өйдә дә йө­гергәләп кенә тора. Соңгы берничә ел Сабирның кулыннан чалгы-балта төште. Абыйлары булмыйча, җыен кызлар гына үскәнгәме, Алсулары печәнен чабарга да, ат җи­гәргә дә, утын ярырга да оста иде. Шул ук вакытта пешеренергә дә маһир, хәзер генә коймак коеп ала, пәрәмәчен-пиругын пешерә, кышкылыкка дип җитмешәр банка тозлап-маринадлап куя. Улы Фирус өчен бик шат иде карт. Һәм менә кисәк кенә&
 
Хатын-кызның күңеле сизгер, улы Фирусның килене янына бик сирәк барганын, сөйләшүләрендәге салкынлыкны Хәтирә карчык сизде. “Килен, әллә ул-бу бармы, син яшер­мә, сөйлә?!” — дип, янына барып утырып та карады. Тик Алсу: “Юк, әнкәй, үзем дә аңлый алмыйм, аякларым тотмый. Фирусны үзең беләсең бит инде, ул әткәй кебек инде, аларның авызларыннан сүзне тартып алырга кирәк, эчтән генә борчыла торгандыр”, — дип кенә җаваплады.
 
Ә йөрәге янды. Янды­гынамы соң?! Аның халә­тен, ул авыртынуларны, күңел әрнүләрен, газап-тилмерүләрне, ул гарьлекне аңлатып буламы икән? Юктыр. Акылдан язмасам гына ярар иде, дип иртәле-кичле теләде Алсу. Балалары хакына Ходайдан сабырлык, сә­ламәтлек сорады.
 
Фируза да: “Уфага җибәрми булмас инде сине, Алсу. Болай күренеп торган бер чирең дә юк бит. Авыртынмыйм да дисең. Тикшеренергә кирәк сиңа. Ныклап тикшеренергә”, — диюдән уза алмады.
 
Авыл фельдшерыннан могҗиза көткән Сабир карт бу сүзләрдән соң тагы да ныграк тәшвишләнде, урындык алып килеп, килене янына утырды. Тик аның табигатьтән килгән азсүзлелеге, кыенсынуы күңелендәге киче­реш­лә­рен әйтеп бирергә ирек бирмәде. “Хе-е-ем, юктан гына бит, юктан гына!” — дип, үзалдына кабатлады да кабатлады.
 
...Фирус белән Алсуны яратып өйләнештеләр дип булмый. Алсу 17 яшеннән Фәрит исемле үзеннән бер яшькә генә зур күрше авыл егете белән очраша иде. Армиягә дә озатып калды, хисләренә тугры булып, көтеп тә алды. Җәйләргә өйләнешербез дип торалар иде, яңа ел бәйрәмендә авылларына күрше авылдан бер төркем яшьләр килде. Араларында инде егерме җиде яшенә җитеп килгән Фирус та бар иде. Ул ап-ак йөз­ле, озын керфекләр арасына яшеренгән зур зәңгәр күзле, оялчан гына Алсуны бер күрүдә ошатты. Бер-ике озатып килеп тә, кыз сер бирмәгәч, тотты да, урлап алып кайтты. Башканы сөйгән, икенче планнар белән яшәп яткан кыз моны бик авыр кичерде, үзенең ризалыгыннан башка, песи баласы кебек, урлап алып китүлә­ренә кимсенде. Фирус исә сандугачтай сайрады: “Бездән дә бәхетле кеше булмас”, — дип тәкърарлады. Бераз югалып калган Хәтирә карчык белән Сабир карт та: “Кыз баланың язмышы шул инде, балам, әбижәйт итмәбез, бергә-бергә яшәрбез”, — дигәч, күнде. Күнми кая барсын инде — авыл җирендә Фирус күрше авыл Хатыйп кызын алып кил­гән дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралган иде. Фирусының күбрәк уңай якларын күрергә тырышты Алсу, әнә бит ул, аю ке­бек, пәһлеван гәүдәле, улым да шундый баһадир булыр дип уйлады. Фирусның янында бөтерелеп торуын да бәяләде, әлбәттә. Әмма тора-бара “яратам” дип күтәреп йөр­­түләр бетте, Фирус бик аз сүзле кешегә әйләнде. Алсу моны иренең тынгысыз эше­нә, арып кайтуына бәйләде. Кызы, аннан улы тууына бик сөенде Фирус, больницага чәчәкләр кү­тәреп килде. Балаларына артык күп вакыт бүләлмәсә дә, аларны яратуы сизелеп тора иде, мөмкинлек табып, башкалага циркка, бүтән күңел ачу урыннарына алып барырга тырышты. Эчеп йөрмәде ир, хатынына беркайчан да кул күтәрмәде, акчасын да тапты. Ә йорттагы бөтен эш Алсуга, каенатасы, каенанасына төшә иде. Соңгы елларда, алар картаеп, хәлсезләнеп калгач, хуҗалык бөтенләй үзенең генә җилкәсенә торып калды. Әмма хатын зарланмады, һәр эшне шатланып-куанып башкарды, иренең акча тапканына сөенде, үсеп килгән балаларына карап куанды. Шулай бер агымга гына яшәп ятканда, ярларны актарырлык бер вакыйга булды.
 
Гадәттә, шимбәләрне эш белән мәшгуль булган ире, җомга көнне үк кич­ләтеп кайтып керде.
 
— Иртәгә Петрович бе­лән балыкка барабыз, арыдым, ял кирәк, — дип, әзерләнеп, машиналарын юып куйды. Алсу аны “балык күп тот” дип озатып калды. Тик ни хикмәт, бер-ике сәгатьтән иренең балачак дусты Петровичны ул кибет каршында очратты. “Бәй, син балыкта түгелмени?” — ди­гәнгә тегесе ык-мык килде, ни дип җавап бирергә дә белмәде. Анда да Алсу берни дә шикләнмәгән иде әле. Якшәмбе ире бик соңлатып кына кайтып кергәч, ашап утырганда балык эләкмә­гәнгә зарланган иреннән: “Петрович та тотмадымы, әллә балыкның сиңа гына элә­гәсе килмәдеме?” — дип сорады. Фирустан: “Юк, ул бармады бит, кире уйлады. Мин фәлән фәләнеч белән киттем”, — дигән сүзләрне көткән иде ул. Әмма тегесе, күзен дә йоммый: “Петровичка да бер-ике шамбы гына капты, без аларны пешереп ашадык”, — димәсенме?!
 
Шунда гына Алсуның күңеленә шик йөгерде. Юарга ыргыткан керләрен барып кат-кат иснәп карады. Фирус чынлап та балык тотарга ярата, әмма элек ул кайтып керү белән йортка елга, балык исе тарала иде. “Үзеңнән балык исе килә, сал инде тизрәк киемнәреңне!” — дип чишендерә торган иде аны Алсу. Ә хәзер&
 
Алсу ире йокыга киткәч, аның телефонын алып карады. Ул исә мә­хәббәт хатлары белән тулган иде. Ирина исемле хатынга иренең “яратам”, “сагындым” дигән смсларын укыганда, Алсуның аяк астындагы җир убылгандай булды. Әлбәттә, ире белән бу турыда сөйләшергә булды, тик тегесе Алсу сүз башлау белән акырырга: “Минем телефонны ник актарасың?” — дип Алсуны гаепләргә тотынды. “Әйе, мин Иринаны яратам. Аның янына китәргә уйлыйм!” — диде. Ни сөйләгәнен үзе аңламый дип уйлады хатын. Бу турыда иң якын ахирәтенә сөйләп бирде. “Син ул Ирина дигәннең үзенә чылтырат, бәлки синең Фирусың мин аерылган ир дип, ул хатынны алдап йөридер. Гаиләсе бар икәнен белсә, ул үзе аны ташлаячак!” — диде.
 
Беркатлы Алсу шулай итте дә. Тәвәккәлләп, иренең телефоныннан күчереп алган номерга чылтыратты. Тик аның гаҗәп­лә­нүенә, аптырау, гафу үте­нү сүзләре ишетелмәде. Хатын Фирусның гаиләле икәнен бик яхшы белә икән. Һавалы гына сөйләште. “Без аның белән дүрт ел очрашабыз инде. Фирус әле безгә йорт сала. Аның белән яшәргәме-юкмы, өй төзелеп беткәч үзем карармын. Барысы да мин теләгәнчә булачак! Син аны үзеңә кире бәйләргә, балаларны кыстырып, жәлләтергә тырышма. Бала миндә дә бар ул, алар тут ни при чем! Ми­ңа бүтән чылтыратма!” — дип, трубканы ташлады. “Дүрт ел?” “Йорт сала?” “Бала миндә дә бар?” Боларны ничек аңларга? Фирусның читтә дә баласы бар микәнни? Нишләп соң мин боларны сизмәгәнмен? Алсуның күз аллары караңгылана башлады, тезләре йомшарды. Аумас өчен, стенага сөялгән хатын көч-хәл белән чүгәләде, авыз эчләре кипте, йөрәге күкрәк читлегенә сыймас хәлгә килде. “Ходаем, Ходаем!” — дип ке­нә кабатлый алды. Кеше күзенә күренмәс өчен, юлны кыскартып, тар сукмактан турыга атлады, тик хәле бетеп, аягы абынды, әллә ничә егылды. Менә шул кайтып керүеннән — караватта. Әллә ничә тапкыр торып караса да, аяклары тотмый, урынына ава. Ире жәлләтергә телисең, цирк уйныйсың ди­гәндәй, беренче көннәрдә янына килмәде диярлек. Өченче көнне генә эштән кайтуына Алсуның һаман урын-җирдә ятуын күргәч, янына килеп утырды. Тик ни дип тә сүз катмады, бары тик хатынының тузган чәчләреннән тупас кына сыйпап чыгып китте. Икенче көнне аның дусты Хәлил килеп керде. “Фирус командировкада, озак кына кайтмас әле, миңа сине Уфага больницага алып барырга кушты”, — диде. Хатын нинди командировка икәнен аңлады инде&
 
Алсуның хәлен белергә дип, үзе дә алар авылыннан кайчандыр шушында килен булып төшеп, биредә гомер иткән Фәгилә карчык килеп керде. “Фирусның хыянәте өчен син үзеңне болай бетермә. Әле яшисең бар. Ир-ат өчен шулай өзгәләнергә ярыймыни? Балаларыңны уйла бераз, ичмасам. Аны синең күз яшьләрең болай да бер тотар әле”, — диде ул, үзләре генә калуларыннан файдаланып. “Сез каян беләсез?” — дип сорады аптырашта калган Алсу. “Әй, кызым, хатын-кызның бәхете дә, сагышы да йөзендә бит аның. Ире әйбәт булганнары, әнә, чәчәктәй балкып тора. Ире кыерсытканнары синең сымак, сула. Тик син бирешмә. Хыянәттән дә авыр нәрсә юк, аңлыйм мин сине. Әмма балаларың хакына көчле бул. Гаиләсен таратып, күз яшьләре койдырып, бәхетле булган кешене җитмеш ел яшәп күргәнем юк әле. Фирусың да алдыңа килеп бер тезләнер, менә күрер­сең. Шу­шы вакытларны кү­рер өчен булса да, бирешмә, нык бул!” — диде Фәгилә карчык. “Больницадан монда кайтасың килмәсә, безнең нигездәге йорт энемнең вафатыннан соң буш тора, теләсәң шунда яшә”, — дип өстәде.
 
Әбинең шушы сүзләре Алсуга яшәргә көч бирде сымак. Больницада айдан артык ятты ул, аякларының йөрми башлавы тирән кичерешләрдән, нер­выдан булып чыкты. Култык таякларына таянып больницадан чыккач, ире йортына түгел, ә Фәгилә әбинең йозак эленгән өенә кайтып китте. Хәер, Фируста аның кайгысы юк та иде, больницага бер тапкыр да килеп карамады. Ахирәте Фирусның Ирина белән яши баш­лавын да җиткергән иде инде. Сабир карт улының шушы кадәр оятсызлы­гын күтәрә алмыйча инфаркт белән ауды да, озак та тормый, дөнья куйды. Абзар тулы калган малны карарга чыккан Хәтирә карчыкны сыер сөзеп, ул башы белән улакка бәрелеп, абзарда бер тәүлек диярлек яткач кына, күршеләре кереп тапты. Муены сынып, гарип­ләнгән карчык та озак тормады, Алсу аны соңгы көненә кадәр больницада карап ятты. Шөкер, улы белән кызы әниләренә кайгы-хәсрәт китермәде, яхшы укыдылар, югары уку йортларына керделәр.
 
Ә Фирус& Нәкъ Фәгилә әби әйткәнчә, беркөн килеп Алсуның алдына тезләнде. Байлыгы да, яңа йорт та, хәтта яңа хатыны да бәхетле итмәгән аны. “Алсу, гафу ит, зинһар өчен кабул ит мине, әйдә яңадан башлап карыйбыз!” — дип күз яшьләре белән елады. Тик алдына тезләнгән аю кебек пәһлеван ирне жәлләмәде Алсу. Бәгырьсез булганга түгел, аңа карата йөрәге суынган иде инде. Хыянәт барлык хисләрне дә үтерә шул ул& Башын аска иеп чыгып киткән ирнең артыннан карап калган Алсу үзенең теге вакыт чак кайтып егылганын исенә төшерде. Ул ирне бүтән күрмәде. Ахирәте генә Фирусның бизнесы челпәрәмә килүе, үзенең шактый вакыт эчеп йөрүе, аннан инсульт булып, аяксыз калуы ту­рын­да хәбәр җиткереп торды. Балаларын әти­ләре янына җибәрсә дә, әллә ничә кеше артыннан чакыртуына карамастан, үзе больницага хәл белергә бармады Алсу. Җирләргә барды, чөнки соңгы тапкыр кай­нана­ларының йортын кү­реп кайтасы килгән иде.
 
Кайчандыр бергәләп көлешә-көлешә чәй эчкән вакытларын искә алып, түгәрәк өстәл артында ялгызы бик озак утырды ул. Менә бит бер кешнең азгынлыгы ничә кешенең язмышын челпәрәмә китерде, вакытыннан алда гүргә керетте, дип уйланды. Коточкыч газапны җиңеп чыгарга үзендә көч тапканы өчен Ходайга рәхмәт укыды.
 
 

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА, Башкортстан
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.10.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»